Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад общеразвивающего вида №33" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 36в
Телефон: 8(555)30-14-29
E-Mail: sad33nk@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №33
Руководитель: Саляхова Раушания Зайнаковна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 179 воспитанника
У нас учат: 24 педагога

Ата-аналар балалары өчен җаваплы


 

Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын

салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим

бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.

Галимҗан Ибраһимов

 

 

 

Ата – аналар балалары өчен җаваплы.

     Балалар гаиләнең көзгесе. Шәхси үзенчәлекләре булуга карамастан, балаларда гаиләнең холкы чагыла.

    Гаилә дөньясы. Ул әти һәм әни, сеңел һәм энеләр яши торган дөнья. Һәр бала гаилә тормышы аша зур дөнья белән таныша. Бала анда яхшыны да, начарны да, вөҗданлык һәм тәрбиясезлекне дә күрә.

    Кешенең формалашуы авыр һәм күп көч сорый торган хезмәт. Тәрбия эшендә вак нәрсәләр юк, монда барысы да бала күңелендә күпмедер дәрә- җәдә эз калдыра. Аз гына күреп җиткермәдеңме – кеше туры юлдан читкә тайпылырга мөмкин.

    Үзара хөрмәт  һәм ышаныч хөкем сөргән, хезмәт яраткан гаиләләрдә яхшы яки начар эшләре өчен үзе җавап бирергә тиешлеген инанган кеше үсә. Бала, кечкенә чактан ук, ярамаган эшләр өчен җавап биреләчәген белергә тиеш. Әкренләп аның психикасында тыя торган киртәләр барлыкка килә, соңрак психик карашы формалаша.

    Законны хөрмәт итү гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Биредә әти белән әни – бала өчен беренче укытучы. Аларны үз эшләренә, әйткән сүзләренә, бурычларына мөнәсәбәте бала өчен үрнәк.  

Балалар  үсеп җиткәнче, вакытларының күп өлешен ата – аналары янында уздырган бер чорда аларга урамда ничек тәртипле булырга, табигатьне ничек сакларга, авыруларга, картларга ничек ярдәм итәргә кирәклеген турыдан – туры өйрәтергә зур мөмкинлекләр бар.

    Ата – ана мәхәббәте баланы киң күңелле, ягымлы, ачык йөэле итә. Шушы мәхәббәт җылысы балада намуслылык, йомшак күңеллелек тәрбияли.

Ләкин баланы бик нык ярата торган гаиләләр дә чама белергә тиеш. Югыйсә үзенең ихтыяҗларын канәгатьләндерүдән баш тарта алмый торган кеше үсәргә мөмкин.

    Яшүсмернең ничек гаепләнүчеләр эскәмиясенә эләгүен билгеләү кайвакыт читен була.Әмма күп очракта моңа китергән сәбәп – балага күз – колак булмау. Тәрбия һәм баланы күздә тоту, үзара нык бәйләнгән булсалар да икесе ике күренеш. Тәрбия һәрвакыт актив була, әмма аны күңел кайтаргыч-ка әйләндермәскә кирәк. Балалар тормышыннан аерылмау, аны кызыксынып һәм игътибар белән күзәтү, кирәк очракта гына катнашу зарур. Кечкенәләр моңа мохтаҗ.

Алар тормышта очрый торган куркыныч хәлләр белән таныш түгел. Яшүсмерне исә тагын да катлаулырак хәвефләр: кайчакларда зуррак малайларның шикле геройлыкларына охшарга тырышу, маҗараларга ашкынып тору, котырту сагалап тора. Яшүсмернең яшәвен күзәтмәсә, өлкән кеше катлаулы хәлдә кала, кыен мизгелләрдә аңа ярдәм итү мөмкинлеген югалта. Яшүсмер үз чиратында, өлкәннәрнең үзен күзәтмәвен белеп, кылган гамәлләре өчен кемдер каршында җавап бирү кирәклеген тоймый башлый.Чит кешеләр йогынтысына тиз бирелә.

    Баланың өлкәннәр күзәтүеннән башка ирекле тормышы аны мәктәптән аера, урам иркенә ташлый, тайгак юлга этәрә. Күзәтүсезлек тагын шуның белән дә куркыныч: яшүсмерләрнең кайберләре әхлакый яктан гарипләнгән хәлдә тормышка аяк атлый. Мондый очракларда ата – аналар үзләренең эштә булуларын сылтау итеп куялар. Ләкин һәммә кеше дә эшли бит, шуңа да карамастан, күп гаиләләр балалар белән мөнәбәсәтләрен үрнәк итеп оештыралар. Балалар ата – аналар тормышына комачаулык итә дип санаган гаиләләрдә әлеге дә баягы эш күплек аклану чарасы булып калкып чыга.
  Сорашып – белешүләр нәтиҗәсе шуны күрсәтә: яшүсмерләрнең закон бозуларының яртысыннан күбрәге 22 сәгатьтән соң, ягъни ата – аналар өйдә чакта эшләнә.

    Җинаять – ул кешенең үз – үзен тотышының чиге, соңгы баскычы. Ә бит барысы да ата – аналарның бала кечкенә чакта ук менә болай фикер йөртүеннән килеп чыга: ”Малайга мыек чыгып килә, нигә хәзер аның белән мәшәкатьнергә? Исең киткән икән, бераз шаярып алган...”Болай да була: малай начар укый, ялкаулыкка бирелә, урамда тәртип боза, берәр чит кеше аңа сүз әйтсә, әти белән әни шундук аны яклап чыга, Яклау тупас хурлауга һәм янауга кайтып кала. Ә малай боларның бөтенесен дә ишетеп тора. Ата – Аналарның үз балаларына карата таләпсез, юл куючан мөнәсәбәте зур зарар китерә, тотнаксызлыкка илтә. Кичә малай тупас җавап кайтарды, начар сүз әйтте. Бүген ачуланып, әбисенә кулын селтәде. Ә иртәгә кечкенәләрнең хәтерен калдырыр, үзеннән көчсезләрне кыйнар... Иң куркынычы шул:өйдә миһербансыз кеше үсә, аның өчен тормышта изге бернәрсә дә булмаячак.

    Әгәр сезнең балагызда эгоизм, ялкаулык, ялганлау кебек начар сыйфат-лар күренсә,бу – хәвефле сигнал. Әлеге сыйфатлардан шәфкатьсезлеккә  ерак калмый. Шәфкатьсезлек кансызлыкны китереп чыгара.

    Закон ата- аналарга балаларын тәрбияләү җаваплылыгын йөкли. Шул җаваплылык тойгысы әти һәм әнине тәҗрибәле педагогларга киңәш сорап мөрәҗәгать итәргә, өстәмә педагогик әдәбият укырга мәҗбүр итә. Педагогик белем булмау ата – аналарны бала тәрбияләү җаваплылыгыннан азат итми.

    Гаиләдә үзара мөнәсәбәтләрне җайга салганда әхлак һәм хокук нормалары бик тыгыз үрелә. Ата – аналарның хокуклары да, бурычлары да бар. Алар үзара бик нык бәйләнгән. Бурычларын үтәп, ата – аналар баланы шәхси тәр бияләү  хокукын тормышка ашыралар. Ата – аналарның хокуклары балалар мәнфәгатьләренә каршы килеп тормышка ашырыла алмый.

    Ата – аналар тәрбия эше белән шөгыльләнүне үз эшләре итеп кенә карый алмыйлар. Бу аларның иҗтимагый һәм дәүләткүләм бурычлары, моның өчен алар закон каршында шәхси җавап бирәләр. “Мине ничек тәрбияләгәннәр, мин дә шулай тәрбиялим” дигән караш һәрвакыт дөрес караш түгел. Әлбәттә, элекке тәҗрибә әһәмиятле, әмма шартларның үзгәрүен, мәгьлүматның артуын һәм башка нәрсәләрне исәпкә алмый ярамый

Балалар .үскән саен, аларның белемнәре дә, танышлары да арта. Мондый күренеш табигый хәл. “ Кечкенә баланың мәшәкате дә кечкенә, балалар зурайгач мәшәкате дә арта” дип халык бик дөрес әйткән.

Үз балаларының ни белән кызыксынуларын, аларның даими шөгыль һәм ял итү урыннарын белгән, укытучылары, иптәшләре һәм аларның гаиләләре белән бәйләнештә булган ата – аналар балаларының ничек яшәгәнен күреп торалар. Моңа үз гаиләңдәге ышаныч һәм дуслык халәте дә, яшьтән өйрәтелгән режим һәм тәртипкә гадәтләнү дә ярдәм итә.

    Ата – аналар балаларны хата ясаудан саклап калырга тели. Аларның омтылышлары табигый. Моны эшләргә мөмкинме? Күп нәрсәне мөмкин, ләкин бөтенесен дә түгел.

    Ата – ана кайвакыт үзенчәлекле, кабатланмас шәхес тәрбияләүнең әһәмиятен аңлап бетерми. Балаларны еш кына үзләре теләгән калыпка кертергә, башкалар кебек итеп тәрбияләргә тырыша. Иҗади шәхес тәрбияләү балаларда үз - үзенә, үз теләкләренең тормышка ашыру мөмкинлегенә, кеше-нең язмышы үз кулында икәнлегенә, уңышсызлыкның күбесенчә ялкаулыктан килүенә ышаныч тудыра.

    Гуманистик  психологиянең талантлы вәкилләренең берсе булган А. Маслов узган гасырның урталарында шәхесне актуальләштерү һәм камилләштерү турындагы тәгълиматка нигез салган. Аның фикеренчә, кешенең эчке табигате  яхшылыкка, изгелеккә омтыла. Шуңа күрә балаларның  терәк – уйлары ата – аналар, педагоглар тарафыннан басылырга дучар булмаска, кире кагылмаска тиеш.

    Балаларга үткән буыннарның белемнәрән, осталыкларын һәм күнек- мәләрен  тапшыру белән бергә, алардан иҗади шәхес тәрбияләргә мөмкинме? А. Маслов раслаганча, мөмкин. Чөнки һәр бала талантлы булып туа. Гаиләнең, мәктәпнең һәм җәмгыятьнең бурычы – аның  сәләтен, иҗади эшчәнлеген үстерергә этәргеч бирүче шартлар тудыру.    

    Шәхеснең иҗади эшчәнлеген үстерүгә комачаулык итүче берничә сәбәп бар. Мәсәлән, мәктәптә укыту программалары да уртача укучыга исәпләнгән. Ләкин барлык кешеләр дә бер төрле осталыкка ия булмый бит. Укучылар белән үткәрелгән дәресләрдә бертөрле методлар, алымнар, күнегүләр куллану иҗади шәхес үстерүгә комачаулык ясаучы икен че сәбәп булып тора. Бу уңайдан кайбер психологлар, педагоглар стресс халәте, вакыт җитмәү, этәргеч булмау, курку,үзеңнең көчеңә ышанмау һәм башка шундый сәбәпләрне аерып күрсәтә. Ләкин иҗади эшчәнлеккә басым ясаучы әлеге сәбәпләрнең барысы да бала яшәгән җәмгыять тарафыннан тудырылган бит.

    Әйтелгәннәрдән нәтиҗә ясап, ата аналар да, педагоглар да баланың  үз үсешенә булышлык итүче түбәндәге идеяләрне күздә тотып эшләргә тиеш:

    - әзер калыплардан баш тартып, үз юнәлешләреңне эзләүгә этәргеч  би рү;

    -һәр фәнне өйрәнгәндә берничә төрле методтан, алымнан, күнегүләрдән файдалану;

    -нинди дә булса карарларны кабул иткәндә катгый чикләүләрне кире кагу;

    -бурычларны мөстәкыйль хәл итү, нәтиҗәләр ясау өчен шартлар тудыру;

    -эшкә иҗади карашны һәрдаим хуплау;

    -иҗади кешеләрнең тормыш тәҗрибәсе белән таныштыру.

    Әлбәттә, бүгенге шартларда боларны эшләү кыен, әмма мөмкин. Моны АКШ һәм Көнбатыш илләре педагогларының эш тәҗрибәсе ачык күрсәтә. Соңгы елларда анда балаларның иҗади сәләтләренә этәргеч бирүче методлар актив кертелә.

    Әйе, тормыш белән бәйләнешне һәр кеше үзенчә кичерә. Тормышта үпкәләү, уңышсызлыклар, күңел кайтарулар була. Берәүләрне ул читкә алып ташлый, күтәреп торгыза. Икенчеләрне исә уңышсызлыклар көрәшергә мәҗбүр итә, батырлыкка һәм кыюлыкка өйрәтә, чын кеше ясый. Мондый кешеләр тормышның йөзенә туры карый беләләр, алар чыдамнар, аларны гаиләдә шуңа өйрәткәннәр.

         Еш кына, киләчәк бүген төзелә диләр. Ата – аналар аны төзүдә катнашып, тагын бик әһәмиятле бер эш башкара – яшь буынга тәрбия бирә, иртәгесе көн төзүчеләрен әзерли. Әйе, иртәгесе көн өчен барыннан бигрәк ата – аналар җаваплы.

Ата-аналарга  киңәшләр

 

1. Балагызның  үзегез кебек яки сез теләгәнчә булуын көтмәгез.Аңа үзегез кебек булырга түгел, ә үзенчә булырга ярдәм итегез.

2. Баладан аңа эшләгән эшләрегез өчен түләү таләп итмәгез.Сез аңа тормыш бирдегез, ә ул моны ничек түләсен? Ул башка кешегә тормыш бирәчәк һәм бу –табигать законы.

3. Аның проблемаларына югарыдан карамагыз, аңа яшәү сезгә караганда да авыррак булырга мөмкин, чөнки баланың тормыш тәҗрибәсе бик аз була.

4. Бала - тормыш биргән иң кыйммәтле бүләк.Аны сакларга һәм камилләшергә ярдәм итәргә кирәк.

5. Балагыз нинди булуына карамастан яратыгыз -  талантсыз булса да, уңышларга ирешә алмаса да.Аның  белән бергә булуыгызга куаныгыз, чөнки бала – иң зур шатлык.

6. Баланы йокыдан тыныч кына уятыгыз, ул сезнең елмаюыгызны күрсен  һәм йомшак тавышыгызны ишетсен, иртәдән үк баланы юк-бар өчен шелтәләмәгез.

7. Балагызны ашыктырмагыз. Вакытны  дөрес бүлү - сезнең эшегез.

8. Баланы мәктәпкә иртәнге ашны ашатмыйча озатмагыз. Аны алда авыр хезмәт –уку хезмәте көне көткәнен онытмагыз.

9.Баланы  мәктәпкә озатканда аңа уңышлар теләгез, ягымлы сүзләр әйтегез.

10.Баланы  мәктәптән тыныч каршы алыгыз.Әгәр  ул ни өчендер ярсыган, сезнең белән борчуларын бүлешергә тели икән, аны тыңлагыз.

11.Баланың  борчылганын күрсәгез, тик ул борчылуын сезнең белән уртаклашырга теләмәсә, сорашмавыгыз хәерлерәк. Бала тынычлансын, үзе үк барысын да сөйләр.

12.Мәктәптән кайткач та баланы  дәрес әзерләргә утыртмагыз, 2-3 сәгать  ял итеп алсын( 1сыйныфлар 1,5 сәгать йоклап алсалар, тагын да яхшырак).Дәрес әзерләү өчен иң яхшы вакыт – көндезге сәгать 3 тән 5 кә кадәр , ә кич белән дәрес әзерләргә бөтенләй киңәш ителми.

13.Дәрес  әзерләгәндә балага мөстәкыйль шөгыльләнергә мөмкинлек бирегез.Әгәр сезнең ярдәм кирәк булса, сабыр булыгыз.Аңа борчылмаска кушыгыз, уңышларын күрегез, мактап  алыгыз.

14.Җыелган ачуыгызны баладан алмагыз, картлык көнегезгә  әче икмәк  әзерләмәгез.Чөнки  ни чәчсәң, шуны урырсың.

  Баланың шәхес булып  формалашуы, иң беренче чиратта, гаилә тәрбиясенә бәйләнгән.Ата-ана -төп тәрбияче. Тәрбия  кылу өчен үзеңә тәрбияле булырга кирәк.

Ата-ананы cөендерүче һәм мәңге хәтердә калучы мизгелләрнең берсе – балалар тарафыннан әйтелгән беренче сүз. Кайбер ата-аналар сабыйның сөйләшә башлавын аның усеш дәрәҗәсе бәйлиләр. Бу бик үк дөрес түгел.

    Балалар психологиясе буенча белгеч, профессор Ларри Ферсон тарафыннан 2 мең  бала арасында үткәрелгән тикшерүне 1 яшьлек балаларның 0-50 сүз белүләрен, ә 2 яшь тулган сабыйның сүзлек хәзинәсе 50-600 сүз тәшкил итүен күрсәтте. Профессор, шулай ук, баланың лексикасын баетуда ата-ананын һәм тирәлекнең роле зур дигэн нәтиҗә ясаган. "Әгәр көн буена баланы телевизор каршында утыртып, аның белән сөйләшмәсәгез, әлбәттә, баланың теле ачылмас”,-ди ул.

  

              Балалар белән сөйләшкәндә ата-аналар түбәндәгеләргә игътибар итергә тиешләр:

1.Балагыз сүзне дөрес әйтмәгән очракта, мисал өчен, груша урынына алма дисә, "Бу груша түгел, алма” дип кискән итеп әйткәнче, аны ”Груша ашыйсы киләме әллә?”- дигән сораулар ярдәмендә төзәтеп куегыз.

2.Сөйләмегез төзек һәм кыска җөмләләрдән булсын. Әкрен сөйләшегез, ашыкмагыз. Кайбер гайләләрдә сөйләм темпы кызу булганлыктан балалар сүзләрен аңламый кала.

3.Балага шунда ук сүзне кабатларга кушмагыз. Истә тотарга кирәк: башта аңлау һәм соңыннан гына сөйләм процессы  барлыкка килә.

4.Балагыз белән фантазияне үстерүче уеннар уйнагыз. Телевизор карау сәгатләрен чикләгез.

5.Бу чаралардан соң да балагыз сөйләшмәсә, паникага бирелмәгез. Бала сезнең әйткәнегезне ишетә һәм аңлый икән, димәк, аның усешендә җитешсезлекләр юк.

 

Ата-аналарга киңәшләр

 

1нче киңәш.. Баланың билгеләренә мөнәсәбәт.

      * Начар билгесе өчен баланы ачуланмагыз. Сезнең алдыгызда ул яхшы булып күренергә тели. Шуның өчен дә ул алдаша башларга мөмкин.

      * Балагыз күп көч куеп та, нәтиҗәсе югары түгел икән, аны аңларга тырышыгыз. Нәтиҗәнең һәрвакыт югары була алмавын аңлатыгыз. Иң кирәге – белем!

      * Балагызның проблемалары өчен, сәбәпсезгә башка балаларны һәм зурларны гаепләмәгез.

      * Яхшы якларын күреп, аны мактап алыгыз.

 

2нче киңәш . Өй эшләрен эшләгәндә балага ничек ярдәм итәргә?

      * Балага эш өстәле булдырыгыз. Лампа элегез, дәрес расписаниесен, кызыклы шигырьләр, теләкләрне өстәлгә куегыз.

      * Дәресләрне бары тик шушы эш өстәлендә генә эшләргә өйрәтегез.

      * Эш өстәлен һәрвакыт тәртиптә тотарга өйрәтегез. Бала арыган, яки аңа өй эшләрен эшләргә авыр икән, булышып алыгыз. Күпмедер вакыттан соң, ул үзе җыештыра башлар.

      * Өй эшләрен мөстәкыйль эшләүне иртәрәк өйрәтегез. Бик кыен хәлдә генә сезгә мөрәҗәгать итәргә өйрәнсен.

 

 

Ата – аналар көндәлегенә.

      Кайбер ата – аналарның телләреннән түбәндәге сүзләр төшми: ”Мин нәрсә әйттем?..”, “Нәрсә кушсалар, шуны эшлә” һ.б. Бу гади сүзләр генә түгел. Бу -тәрбияләү методлары (алымнары). Әти - әниләр үзләрен боерык бирүче дип, ә баланы гаепләргә кирәк дип уйлыйлар.

      Гаилә “колы”н ирекле шәхес булып формалаша алмавын алар белмиләр, яки уйлап та карамыйлар.

      Җәза бирү һәм аны мәҗбүр итү тәрбия өлкәсендә бары тик начарлык кына китерә. Аңа боерык биреп буйсынса да, ул үзенең фикерендә кала. Ул  чын күңеленнән эшләмәсә, алдар, үзенең чын йөзен яшерер (битлеген билгеле бер вакытка кадәр салмас).

      Шулай итеп ул тормыштан ямь, тәм таба алмас, ул үз туган йортында барысыннан да үзенең серен яшерер; яшерен, астыртын булыр, иптәшләре белән аралашудан качар, укытучыдан читләшер (ялгыш сүз әйтермен дип курка).

      Тәрбия өлкәсендә төп алым – ул ышандыру. Моның өчен аны ышандырырлык итеп, үзегезнең яхшы якларыгызны күрсәтергә тырышыгыз, аның белән аралашыгыз. Шул вакытта гына сезнең уегыз аның уе белән, сезнең теләкләрегез аныкы белән тәңгәл киләчәк.

 

 

 

Әти - әниләргә киңәшләр.

      Гаиләдә балага ничек ярдәм итәргә?

  • Балага елмаюлы караш белән карагыз: ул табак – савыт юамы, дәрес хәзерлиме, үзенең уенчыклары белән уйныймы, барыбер;
  • Аны мактагыз, аркасыннан сөегез, башыгызны җилкәсенә куегыз,...;
  • Аның тәртибендә кечкенә генә яхшылык күренсә дә телдән мактагыз;
  • Һәрвакыт : “Син дөрес”, “Синең белән килешәм”, диегез. Бу балада хөрмәт тәрбияли;
  • Аңа бүләк бирер алдыннан, бүләкне дөрес кабул итүен булдырыгыз.

сурә