Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение города Набережные Челны «Средняя общеобразовательная школа №4»/Яр Чаллы шәһәренең «4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423803, г. Набережные Челны, ул. Хади Такташа, д. 35 / Яр Чаллы шәһәре, Һади Такташ урамы, 35 йорт |
| Телефон: | +7(855)-246-55-02;+7(855)-246-56-28;+7(855)-246-56-13 |
| E-Mail: | S4.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАОУ "СОШ №4" |
| Руководитель: | Асаинов Айрат Абдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 807 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 47 учителя / укытучы |
Новости школы №4
Серле, хисле, моңлы шагыйръ Галиәхмәт Шаһи.
Опубликовано: 08.02.2014
Серле, хисле, моңлы шагыйръ Галиәхмәт Шаһи.
Бер дә юкка гына, зурдан кубып, җырчы шагыйрь, диеп атамыйбыз. Моның сәбәбе бик җитди. Шәһәребез мәктәпләрендә музыка укытырга да туры килә аңа. Әле хәзер дә музыка тынгылык бирми, ул бик монайган, уйланган чакларында кулына гармунын ала, өздереп уйный, ә шул вакытта туган хис-кичерешләрен кәгазь юлларына төшерә:
Безнең җырлар җырланмаган әле,
Куелмаган әлә соң нокта.
Шагыйрь –матурлык җырчысы, һәрнәрсәдән матурлык эзли. Якыннарына, дусларына әйтәсе сүзен шигъри юллар аша ишеттерә.
...Якын дусларым, безнең өметләр
Елның-елында иген кырында.
Яратам сезне, сагынам сезне.
Иркәлим сезне һәрбер җырымда.
Бүген Галиәһмәт абый 3Б, 4Г, 4А, 4В сыйныфларда әхләк дәресләре алып барды. Яңа китап җыентыгы белән таныштырды, үзенең балачак дөньясына әйләнеп кайтты.
Шагыйрь гел юлда, иҗади үсеш юлында. Юл кешесе юлда булса яхшы, - ди халык. Иншалла, шулай булсын. Шагыйрьнең елдан-ел ныгый барган каләменә иҗади озын юллар гына телисе килә.
К списку новостей












