• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное автономное общеобразовательное учреждение города Набережные Челны «Средняя общеобразовательная школа №4»/Яр Чаллы шәһәренең «4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423803, г. Набережные Челны, ул. Хади Такташа, д. 35 / Яр Чаллы шәһәре, Һади Такташ урамы, 35 йорт
Телефон: +7(855)-246-55-02;+7(855)-246-56-28;+7(855)-246-56-13
E-Mail: Основной: S4.Nc@tatar.ru; Запасной sch4_chelny@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАОУ "СОШ №4"
Руководитель: Асаинов Айрат Абдулхаевич
Год основания учреждения: 1981
У нас учатся: 807 учащихся / укучы
У нас учат: 47 учителя / укытучы

Новости школы №4

15 февраль - герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне

Опубликовано: 15.02.2024

15 февраль - герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Милли каһарманыбыз Муса Җәлил һәм җәлилчеләр узган данлы юл - халкыбызның горурлыгы ул. Тамчыда кояш чагылгандай, анда милли яшәешебезнең тарихы да аеруча калку булып гәүдәләнә. Шуңа күрә, герой-шагыйрьнең һәм җәлилчеләрнең үлемсез иҗаты, тиңдәшсез героик көрәше безнең өчен бүген дә бик зур әһәмияткә ия.

Ел саен бөек шагыйрьнең туган көне кысаларында бик күп чаралар үткәрелә. 12 февраль көнне мәктәбебездә Муса Җәлилнең туган көненә багышланган класс сәгатьләре белән  “Җәлил  атналыгы” башланып китте.  10 нчы а сыйныфы укучысы Галиева Илсинә Үзәк китапханәдә оештырылган “Моңлы ягым-Татарстан” VI региональ нәфис сүз осталары бәйгесендә Муса Җәлилнең “Яшь  ана” шигыре белән чыгыш ясады һәм  1 дәрәҗәле дипломга лаек булды.

 “Гомерем минем моңлы бер җыр иде...”– , дип язган герой шагыйрь. Безнең өчен аның исеме дә җырга әверелде, республикабыз чикләрен үтеп, бөтен дөньяда яңгырады. Аның иҗаты, үлемсез шигырьләре халкыбыз тормышында бүген дә актив катнаша. Ул якты һәм матур тойгылар тәрбияли. Кешеләрдәге hәм тормыштагы матурлыкны күрергә hәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.



К списку новостей