муниципальное автономное общеобразовательное учреждение города Набережные Челны «Средняя общеобразовательная школа №4»/Яр Чаллы шәһәренең «4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423803, г. Набережные Челны, ул. Хади Такташа, д. 35 / Яр Чаллы шәһәре, Һади Такташ урамы, 35 йорт |
Телефон: | +7(855)-246-55-02;+7(855)-246-56-28;+7(855)-246-56-13 |
E-Mail: | Основной: S4.Nc@tatar.ru; Запасной sch4_chelny@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАОУ "СОШ №4" |
Руководитель: | Асаинов Айрат Абдулхаевич |
Год основания учреждения: | 1981 |
У нас учатся: | 807 учащихся / укучы |
У нас учат: | 47 учителя / укытучы |
Новости школы №4
Татар дәүләт «Әкият» курчак театры балаларга "Мактанчык әтәч" ( Аманулла) спектаклен күрсәтте.
Опубликовано: 20.03.2017
Татар дәүләт «Әкият» курчак театры балаларга "Мактанчык әтәч" ( Аманулла) спектаклен күрсәтте.
Башлангыч сыйныф укучылары бүген спектакль карарадылар.Бу әкият күпләргә инде кече яшьтән үк таныш, балаларның йөрәк түренә урнашып калган әсәр. Ул тамашачы тарафыннан яратып кабул ителде һәм бүгенге көндә театрның репертуарында үзенең лаеклы урынын биләп тора.
Әсәрне сәхнәгә куюычы режиссер – Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ильдус Зиннуров,рәссам – Россиянең атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Валентина Губская, композитор – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Луиза Батыр-Болгари, пластика – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гүзәл Маннапова.
Әлеге сәхнәләштерелгән спектакльдә – Татарстанның халык артисты Рәмзия Фәйзуллина, Татарстанның атказанган артистлары Юрий Чуктиев, Ришат Гыйздәтуллин, Гөлнур Габдрахманова; артистлар Марс Гайфуллин, Миләүшә Фәйзрахманова катнаша.
Балалар сәхнәдән күз да алмадылар. Һәр бер артистны алкышлар белән каршы алдылар.Музыкаль әкиятнең геройлары - Әтәч, Үрдәк, Тавык, Каз,Чеби, Каз бәбкәсе. Мактанчык әтәч һәм башка йорт кошлары «Оҗмах кошлары» ял йортында яшиләр. Комсыз Тилгән кош-кортларны кыерсыта, чебиләрне чүпләп кенә тора. Каз һәм Үрдәк чебиләрне коткарырга юлга чыгалар, ләкин явыз Тилгәнне бергә генә җиңәргә мөмкин. Араларанда булган ызгыш-талашларны, үпкәләрне онытып кош-кортлар барысы бергә Тилгәнгә каршы көрәш башлыйлар һәм җиңеп чыгалар.
К списку новостей