Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №33» г. Набережные Челны РТ/Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәренең «33 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423825, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, Новый город, ул. Татарстан, д. 14 (25/22) / Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, Татарстан урамы, 14нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-254-95-03;+7(855)-254-95-12 |
| E-Mail: | S33.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Средняя школа №33" |
| Руководитель: | Валеева Диляра Равилевна |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 822 из них 1 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 43 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №33» г. Набережные Челны РТ/Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәренең «33 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 191 ( 192 ) 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
“Тукай яши, Тукай мәңгелек!”әдәби- музыкаль кичә 26.04.2016

Бүген мәктәбебездә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган “Тукай яши, Тукай мәңгелек!” исемле әдәби- музыкаль кичә узды.
-
“Тукайга чәчәкләр китерик” 26.04.2016

Бүген бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен зурлап билгеләп үттек. 3а,4а сыйныфы укучылары белән Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салырга бардык. Һәйкәл янында шигырьләрен тыңладык, җырлар җырладык.
-
«Тукайның әкияти дөньясы» 21.04.2016

Башлангыч сыйныфларда «Тукайның әкияти дөньясы» исеме астында рәсем конкурсы оештырылды.
-
“Тукай эзләре буйлап” 21.04.2016

“Хатирәләр” музее җитәкчесе Абунагимова З.А. мәктәп укучыларын Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗат юлы буенча эшләнгән сәяхәткә чакырды. Укучылар “Тукай эзләре буйлап” һәр пәнҗешәмбе сәяхәт кылдылар.
-
“Нәфис сүз остасы” бәйгесе 21.04.2016

Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган “Нәфис сүз остасы” шәһәр бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Бәйге нәтиҗәләре буенча татар төркемнәре арасында 4а сыйныфы укучысы Шәрәфетдинова Сабина 1нче урынны, рус төркемнәре арасында Саталкина Екатерина 2нче урыннарны яуладылар. Җиңүче кызларыбызны һәм аларның укытучылары Сибгатуллина Фәүзия Нәҗип кызын чын күңелдән котлыйбыз!
-
Бердәм Тукай дәресләре 20.04.2016

Бүген мәктәбебездә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел булу уңаеннан барлык сыйныфларда да “Бердәм Тукай дәресләре” үткәрелде. Бу дәресләрнең максаты укучыларны Г.Тукайның иҗаты белән таныштыру, әдипнең язган әсәрләрен, китапларын искә төшерү, аларны өйрәнү, шагыйрь иҗатының кабатланмас бөеклегенә соклану, кызыксыну, мәхәббәт хисләре уяту.
-
«Татар кызы – таң йолдызы 2016» 18.04.2016

«Татар кызы – таң йолдызы 2016» регион бәйгесендә җиңү яулап 1нче урынга лаек булган Шәмсемухаметова Рәмилә Илдар кызын чын күңелдән котлыйбыз! Афәрин,Рәмилә,булдырдың! Син иң чибәр,иң гүзәл, иң затлы Татар кызы!
Озын синең толымнарың, зифа синең буйларың!
Серле синең күз карашың, чишмә синең тавышың!
Сокланабыз, сокланмыйча, һич карау мөмкин түгел,
Сөбханалла күз тимәсен, бәхетле бул, акыллым!
Син чын милли татар кызы, син иң затлы нәселдән!
Шушы затлылыгыңны син, югалтма мәңгелеккә!
-
“Татар малае 2016” 16.04.2016

4а сыйныфы укучысы Нигмәтуллин Адель “Татар малае 2016” шәһәркүләм бәйгесенең финалында катнашып II урынга лаек булды. Адельне һәм аның укытучысы Сибгатуллина Фәүзия Нәҗип кызын чын күңелдән котлыйбыз! Уңышлар телибез!
-
“Мин татарча сөйләшәм” республикакүләм акциясе 14.04.2016 14.04.2016

“Мин татарча сөйләшәм” республикакүләм акциясенең “Яхшы сүз җанга дәва” дигән турына нәтиҗәләр ясалды. Әлеге чарада шәһәр мәктәпләреннән, “15 нче санлы Балалар иҗат йортыннан” – 49 команда, 700 гә якын укучы, 66 укытучы катнашты. Безнең мәктәптән 20 кешедән торган “Зирәкләр” командасы катнашты. Укучылар үзләренең башкарган эшләре турында бик матур һәм тулы итеп әзерләнгән фото, видеоматериаллар, презентацияләр әзерләделәр. Акциянең нәтиҗәләре буенча мәктәп командасы 1нче урынга лаек булды.Татар теле һәм әдәбияты укытучыларын, укучыларны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Неделя Космонавтики. Акция «108 минут вместе с Юрием Гагариным!» 12.04.2016

С 11 апредя в нашей школе проводится неделя Космонавтики.
11-12 апреля в нашей школе в рамках республиканской акции «108 минут вместе с Юрием Гагариным!» были проведены различные мероприятия, посвященные дню космонавтики.
55 лет назад, 12 апреля 1961 года, наш легендарный соотечественник Юрий Алексеевич Гагарин первым в истории человечества совершил полёт в космос! В тот день он облетел Землю на космическом корабле «Восток» и благополучно приземлился у деревни Смеловка Саратовской области. Этот уникальный полёт продолжался всего 108 минут (1 час 48 минут), но он открыл людям дорогу в космос.
Акция «108 минут вместе с Юрием Гагариным!» проводилась впервые с целью патриотического воспитания детей и молодёжи на примере героических достижений отечественной космонавтики, первооткрывателей космоса, для привлечения внимания педагогов и учащихся к космической тематике и содействие её возвращению в содержание школьного образования.
Благодарим учеников, педагогов, принявших активное участие в акции!
Огромное спасибо учителю физики Потаповой Ханузе Рауфовне за подготовку и организацию недели Космонавтики в нашей школе!
Фотогалерея недели Космонавтики, Акции «108 минут вместе с Юрием Гагариным!»














