• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида с приоритетным осуществлением деятельности по познавательно-речевому направлению развития детей №72 «Антошка» / Яр Чаллы шәһәренең "Антошка 72 нче балаларның танып-белү-сөйләм үсешен өстенлекле гамәлгә ашыручы гомүмүстерешле балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: Республика Татарстан, 423821 г. Набережные Челны, п-т Сююмбике, д. 76(24/07)
Телефон: +7(885)-254-46-61
E-Mail: sad0072@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Детский сад №72 "Антошка"
Руководитель: Альмухаметова Ландыш Гилемяновна
Год основания учреждения: 1976
У нас учатся: 284 воспитанника
У нас учат: 20 педагогов

Әткәм- әнкәмнең теле

Әткәм- әнкәмнең теле

 

  ХХI гасырга аяк бастык. Аның нинди булуы билгеле, безгә дә, педагогларга, һәм ата-аналарга бәйле. Чөнки балалар бакчасы белән гаиләнең бурычы бер үк. Без физик яктан, әхләкый һәм рухи яктан хасил, шәфкатьле, ихтирамлы, эш сөйгән шәхес тәрбияләргә тиеш һәм шуңа һәрвакыт омтылабыз да.

Һәркем баласының тулы әти-әниле гаиләдә тәрбияләнүен телим.

Ә сабыйга беренче көннән үк әти-әни кирәк, аның теле “Әти, әни” дип ачыла, ул шушы иң кадерле сүзләрне әйтүдән мәхрүм булырга тиеш түгел, һәрдаим ата-ана җылысын, назын тоеп, аларның тәрбиясендә яшәргә тиеш. Баланың бер генә якын кешесе булмаса да, ул үзен ятим тоячак. Һәм шушындый хәләт гаилә тәрбиясендә дә үзен тискәре яктан гына күрсәтәчәк. Менә шуңа күрә без, педагоглар, гаиләне игелектә саклап калырга тырышабыз һәм шушы максатта ата-аналар белән төрле эшләр алып барабыз. Безнең максат – әти-әниләрне балаларны тәрбияләргә җәлеп итү, күп проблемаларны бергәләп чишү, һәм без моңа ирешергә тырышабыз да. Күренекле педагоглар фикеренчә, “Мәхәббәт, ихтирам, яхшылык” кебек сүзләр гаиләдә барлыкка килгән. Үз халкыңның гаиләнең тарихын белү моның бер мисалы булып тора. Ата-аналар белән үткәрелгән күңел ачулар, уеннар, «Сабантуй», «Әбием сандыгы», « Боз озату» кебек бәйрәмнәр халкыбызның милли киемнәре, көйләре, биюләре, гореф-гадәтләре, кыскасы, бай мирасы белән танышырга мөмкинлек бирә. Гаиләдә нинди кыенлыклар кичерсәгез дигән сорауга, нинди кыенлыклар бар, “вакыт җитми”, “бернәрсә дә комачауламый”, башка төрле сәбәпләр кебек җавап алынды. Һәм бер генә әти-әни дә педагогик белемнең җитәрлек булмавын сәбәп итми.

Тагын бер үзенчәлек, ул ата-аналар белән балаларның сирәк очрашуы. Аларның күбесе болай уйлый: төрле уенчыкларны җитәрлек итеп аласың, һәм бала өлкәннәрне борчымый башлый, шулар белән үзе генә мәш килә. Ләкин алар иң мөһим бер нәрсәне оныталар: бик кыйммәтле уенчыклар да әти-әнине алыштыра алмый. Гаиләсендә җылылык күрмәгән бала хиссез, бөтен нәрсәгә битараф, тормышка яраксыз булып үсәчәк. Яшерен-батырын түгел, ата-аналар арасында төрлесе бар. Яхшысы белән беррәттән баласы белән шөгыльләнергә кирәк, тәрбия мәсьәләсенә битараф караучылар да шактый. Андыйлар белән аерым эш алып барырга, мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышабыз. Гаилә тәрбиясенең дәрәҗәсен күтәрүдә һәм бакчабызда барлыкка килгән проблемаларны хәл итүдә ата-аналар комитеты безнең ышанычлы ярдәмчебез. Аның составына актив, инициатив, ихтирамга лаеклы башкаларга үрнәк булырлык әти-әниләрне сайлыйбыз. Замананың тагын бер тискәре ягы бар. Хикмәт шунда, гаилә өлкәнннәрдән аерым яшәргә омтыла. Нәтиҗәдә балалар әби-бабайларның кыйммәтле рухи мирасыннан мәхрүм кала, элек-электән саклап калган гаилә традицияләрен гореф-гадәтләрен белмичә үсә.

   Кыскасы, барлык өлкәләрдә ирешкән уңышларыбызның төп сере – балалар бакчасының гаилә белән бердәм булып, хезмәттәшлек итеп, ярдәмләшеп эшләвендә һәм яшәвендә.