Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида с приоритетным осуществлением деятельности по познавательно-речевому направлению развития детей №57 «Веснянка» города Набережные ЧелныЯр Чаллы шәһәренең «Яз кызы» 57 нче балаларның танып-белү-сөйләм үсешен өстенлекле гамәлгә ашыручы гомүмүстерешле балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, тәрбияче.

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423803,Республика Татарстан, город Набережные Челны, улица Хади Такташа, дом.30,
Телефон: +7(855)-246-23-11
E-Mail: sad57.68@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Детский сад № 57 "Веснянка"
Руководитель: Патракова Маргарита Михайловна
Год основания учреждения: 1982
У нас учатся: 86
У нас учат: 8

Татарча сөйләшәбез. Говорим по-татарски

Татарча сөйләшәбез. Говорим по-татарски.

 

2012-2013 нче уку елы истәлекле вакыйгадан башланып  китте. Татарстан Республикасының барлык балалар бакчалары яңа укыту-методик комплектлар белән тәэмин ителде. Бу комплектлар балаларны ике дәүләт теленә өйрәтү, шул телләрдә сөйләшү, аралашу бурычларын үз эченә алды һәм татар теле тәрбиячеләре өчен көтеп алынган ярдәмлек булды.

         Сентябрь аеннан һәр балалар бакчасында рус балаларын татар теленә өйрәтүдә укыту комплектлары кулланыла башлады. Балалар белән эшчәнлекнең төп максаты инфомацион-коммуникатив технологияләр, уен-ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып тел өйрәтү,аралашу теләге тудыру. Чынлап та комплект һәрбер эшчәнлекне оештыру өчен төсле матур күргәзмә һәм таратма рәсемнәр, битлекләр, аудиоязма , бармак театрын үз эченә ала. Болар барысы да балаларның сүз байлыгын , сүзләрне отып калу аша хәтер, зиһенен үстерә һәм иң дә отышлысы гади диалогта катнаша белү күнекмәсен үстерә.                           

            Укыту-методик комплектларның төп компонетларыннан берсе –эш дәфтәрләре. Алар балаларга татар сүзләрен истә калдырырга, аларны сүзтезмәләрдә һәм җөмләләрдә дөрес кулланырга бик нык ярдәм итә. Шулай ук тәрбиячегә дә материалны ныгытырга, эшчәнлеккә кызыксыну уяту, вакытында баланың хаталарын төзәтергә мөмкинлек бирә. Күп кенә ата-аналар дәфтәр белән эшне өйдә дә оештыралар. Бу баланың гына түгел, ә ата-аналарның  да, балаларны өйрәтү сәләтләрен үстерү процессында активлыгын арттыра башлады.

Балаларны татар теленә өйрәтү сыйфатлы, уңышлы булсын өчен, өйрәнгән материалны төркемдә кабатлый һәм ныгыта алсыннар өчен, төркем тәрбиячеләре һәр эшчәнлектә катнашалар, материалны башка белем бирү өлкәләрендә дә кулланалар.Төркем тәрбиячеләре татар теленә өйрәнү курсларында булдылар һәм балалар бакчаларында оештырылган түгәрәкләрдә тел байлыгын үстерүне дәвам итәләр.

 Бүгенге көндә Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан балалар бакчаларын методик комплектлар белән тәэмин ителү бара  һәм бу өлкәдә эш киләчәктә дә дәвамлы булыр дип көтелә.

                                                                                                                   

                                                                                          Координацион совет