Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №56 «Родничок» г.Набережные Челны
Визитная карточка
Адрес: | 423822, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, пр-т Чулман, д. 30 (31/14) |
Телефон: | +7(855)-251-75-90 |
E-Mail: | sad5631@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБ ДОУ "Детский сад №56 "Родничок" |
Руководитель: | Акрамова Резида Навадировна |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 188 детей |
У нас учат: | 23 |
Плоскостопие
Плоскостопие.
Нередко плоскостопие бывает одной из причин нарушения осанки. При плоскостопии резко понижается опорная функция ног, изменяется положение таза, затрудняется походка. Дети, страдающие плоскостопием, не могут долго стоять и ходить, быстро устают, жалуются на боли в ногах и спине.
Причинами плоскостопия обычно бывают: слабость мышц стоп, чрезмерное утомление их в связи с длительным пребыванием на ногах, а также ряд заболеваний.
В раннем детском возрасте маловыраженные формы плоскостопия обычно безболезненны, в дальнейшем же, по мере роста ребёнка, этот недостаток может увеличиваться и причинять много неприятностей. Поэтому важно предупреждать плоскостопие, а если оно всё-таки появилось, своевременно проводить лечение. Это несложно делать даже в домашних условиях, нужно лишь ежедневно выполнять несколько специальных упражнений для укрепления стоп, при выраженном уплощении, кроме этого, носить супинаторы (специальные стельки, вкладываемые в обувь). Только в случае резкой деформации стоп кроме гимнастических упражнений и стелек врач назначает тепловые процедуры: ванны, парафин, грязь, массаж ног.
Основным средством профилактики и главным методом лечения плоскостопия является специальная гимнастика, направленная на укрепление мышечно-связочного аппарата стоп и голеней, а также благотворно влияющая на общее развитие и укрепление организма.
Появление болей в области ступней и задних мышц голеней при выполнении упражнений не является причиной для остановки занятий, в этих случаях нужно просто несколько уменьшить нагрузку. Во время занятий широко используйте мелкие предметы: мячи, кубики, шарики, палочки, обручи, давая задания детям упражняться в захватывании их пальцами ног.
Чаще включайте в занятия ходьбу и бег. Эти виды движений не только хорошо воздействуют на весь организм, но и служат эффективным средством, предупреждающим образование плоскостопия.
Яссы табанлылыкны дэвалау.
Яссы табанлылык (плоскостопие) – табандагы мускул бәйләнгеч җайланмасының тумыштан ук яки тора-бара зәгыйфьләнүе нәтиҗәсе. Әйтик, берәүләрнең көн азагына таба аяклары авырта башлый, шешенә, аяк киеме кысанлана. Болар авыру башлануның беренче билгеләре. Яссы табанлылыктан котылуның иң үтемле чарасы – даими төстә дәвалау физкультурасы белән шөгыльләнү.
Аның төп максаты мускул-сеңерне ныгытуга кайтып кала. Табан астына, балтырларга массаң ясасаң, авырту кими төшә, күнегүләрнең тәэсире дә арта.
Авырту түзәлмәслек дәрәҗәдә көчәйгәндә физиотерапия процедуралары куллану киңәш ителә. Өй шартларында да дәваланырга мөмкин. Моның өчен көн саен аякларны 10-15 минутка 36-37 градус җылылыктагы суга тыгып утырырга кирәк. Ләкин парландырырга һич тә ярамый. Югыйсә, кайнар су табанның мускулларын йомшартканлыктан, авырту тагын да көчәя төшәргә мөмкин. Суда тотканнан соң тастымал белән тәмам кипкәнче корытып, аяк тиресенә туклыклы крем сөртәләр. Аннары инде дәвалау физкультурасына керешсәң дә ярый.
Күнегүләрнең төп хәрәкәтләре аяк табаннары белән үкчә “күчәре” тирәли әйләнмәле хәрәкәтләр ясау, тупны эләктереп алу һәм тәгәрәтү, бармакларны бөгү һәм язу, алар ярдәмендә кечерәк предметларны эләктереп алу, бармаклар һәм табан ярдәмендә резинканы тартып сузу, уклау әйләндерүдән тора.
Яссы табанлылыктан дәвалау күнегүләре.
Чалкан яткан килеш.
1. Табанның баш-башларын бер күтәреп, бер төшереп, урыныннан кузгатып торыгыз.
2. Аяклар тездән бөгелгән хәлдә табаннар белән идәнгә таянып, үкчәләрне алмаш-тилмәш күтәрегез һәм як-якка җәеп җибәрегез.
3. Табаннарыгыз белән бер яктан икенче якка таба үкчә “күчәре” тирәли әйләнмәле хәрәкәтләр ясагыз.
4. Бер табаныгызны икенче аякның балтырлары буйлап салмак кына йөртегез.
Утырган килеш.
1. Тезләр бөгелгән. Үкчәләрегезне әле бергә, әле алмаш-тилмәш күтәрегез. Табаннарыгызны бергә яки алмаш-тилмәш турайтыгыз, җәегез.
2. Турайтылган аякларнын табаннарын бөгәргә һәм язарга.
3. Аяк бармаклары белән вак әйберләрне эләктереп алырга һәм аларны икенче табанга күчерергә. Шуның ук киресен эшләргә.
Аяк өстендә килеш.
1. Табаннар бер-берсенә параллель тора, куллар - билдә. Ике аяк белән берьюлы һәм аерым-аерым аяк очларына күтәрелергә. Үкчәгә баскан хәлдә аяк бармакларын берьюлы һәм алмашлап күтәрергә.
2. Аяк очларына гына чүгәләп, төрле күнегүләр ясарга.
3. Табанның бер як чите белән басып торырга һәм яңадан башлангыч хәлгә кайтырга.
Йөреп ясала торган күнегүләр.
1. Аяк очларына һәм табанның бер як кырыена баскан көе йөрергә.
2. Үкчә әле тышкы якка, әле эчкә карап торырлык итеп аякларны борырга.
3. Чүгәләп аяк очларында йөрергә.
4. Авыш яссылыкта аяк очларында йөрергә.
Күнегүләрне көн саен бер тапкыр ясарга кирәк. Шулай иткәндә ул күнегелгән гадәткә әйләнеп китәр. Онытмагыз: бу бердәнбер котылу чарасы!
Дәвалау массажы.
Ул дүрт алымнан тора: сыйпау, сылау, баскалап изү, тапалау.
Массажны аякларны уч белән сыйпаудан башлыйлар. Бу вакытта куллар тән тиресе буйлап йөриләр.
Сылау (спираль сыман хәрәкәтләр белән) – тире һәм тире асты тукымаларын кузгаткач яки уяткач, бармак очлары яки йодрыкланган кул сырты ярдәмендә башкарыла.
Изү – мускулларга тәэсир итү өчен кулланыла. Нәтиҗәдә мускул җепләре сузыла. Баш бармак калган бармакларга каршы куела. Мускул бармаклар белән чолгап алына. Бармаклар мускулны кысып тора, аннары бераз бушайта. Шул чагында кул мускул буйлап алга этәрелә. Һәм шул рәвешчә кабатланып тора. “Эскәк сыман” эләктереп алу юлы белән бөтен мускуллар кулдан уза.
Тапалау – бармакларны аерып, очлары белән мускул тирәли бәргәләү.
Һәр алым 3-4, 6-8 тапкыр кабатланырга тиеш. Һәм, әлбәттә, иң соңыннан сыйпау юлы белән массажны тәмамлыйлар.
Утырып массавж ясаганда аяклар тездән бөгелә. Бер аяк икенчесенә атландырып куела. Аяк очларыннан башлап үкчәгә кадәр сыйпап чыгалар. Сылаганда йодрыкның сөякле чыгынтылары белән бөтен табан өслегеннән йөриләр. Аяк очыннан табанга тикле спираль сыман хәрәкәтләр ясала. Аннары тагын сыйпау алымы белән чиратлаша, изү табанның ян-якларына туры килә. Табанның чит-читләре бармаклар белән уратып тотыла һәм, эскәк сыман эләктереп массаж ясала. Соңыннан табанны сыйпарга онытмагыз. Тапалау юлы белән 30-40 секунд бөтен табан өслеген бэргәлисең һәм, ахырда сыйпап, массаж белән дәвалауны төгәлләп куясың.
Утырган килеш балтырга массаж ясау.
Балтыр – табаннан алып тез буыннарына кадәр массаж ясала. Сыйпау ике кулның да учлары белән башкарыла. Бер кул ал як кырыйны сыйпаса, икенчесе – арттан сыйпап килә. Балтырның алгы һәм арткы өлешләрен спираль сыман хәрәкәтләр белән ышкырга кирәк. Аннары чиратта – сыйпау.
Изү менә болайрак башкарыла: балтыр мускуллары бер яки ике кулның да бармак араларында кала. Балтыр буйлап астан өскә таба тирене эскәк сыман чеметеп-чеметеп менәләр. Соңыннан сыйпау алымы килә. Тапалап һәм кабат сыйпап, массажны тәмамлыйлар.
10-15 көн шөгыльләнгәннән соң, 20-30 конлек ялга туктап торырга кирәк. Аннары процедураларның яңа курсын башлап җибәрсәң дә була.
Бик тырышып, зур теләк белән тотынсагыз, ярты яисә бер елдан мускулларыгыз ныгыр, авырту-сызланулар да кими төшәр. Исәнлек телибез!