• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №41«Подснежник»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423832, г. Набережные Челны, пр-кт. Сююмбике, д. 19
Телефон: +7(855)-258-58-61;+7(855)-258-11-32
E-Mail: sad41.00@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ «Детский сад комбинированного вида №41«Подснежник»
Руководитель: Расулова Маргарита Хамитовна
Год основания учреждения: 1985
У нас учатся: 226 воспитанников
У нас учат: 20 педагогов

Новости ДОУ

"Татар телендә сөйләшәм..."

Опубликовано: 04.04.2019

Балалар бакчасының  иң зур бурычы – һәрьяклап үскән, белемле, укымышлы, көчле   ихтыярлы, иҗади фикер йөртә, матурлыкка омтыла белә торган камил шәхес тәрбияләү. Шушы бурычларны тормышка ашыру өчен бакчабызда барлык шартлар да булдырылган: җылы, якты, иркен, барысы да күңелгә ятышлы итеп җиһазланган, бизәлгән.  Программа таләпләреннән чыгып, дәүләт телләрен өйрәтү өчен дә шартлар тудырылган.

           Безнең 41 нче “Умырзая” балалар бакчасында нәниләр татар һәм ана телләрен теләп өйрәнәләр, шәһәркүләм шигырь бәйгеләрендә дә актив катнашалар, татар телендә кечкенә күләмле шигырьләрне, җырларны, мәкаль һәм табышмакларны  рус балалары да теләп өйрәнә, әкиятләр дә сәхнәләштерәбез.

            Ана теле эшчәнлекләрендә балалар логик фикер йөртергә, гади гомумиләштерүләр ясарга, бәйләнешле итеп сөйләргә, үз фикереңне билгеле бер эзлеклелектә эйтеп бирергә, үзләренең кичерешләрен, күзәтүләрен сүзләр белән аңлатырга өйрәнәләр. Рус балаларын татар теленә өйрәткәндә, өйрәнелә торган материалны бала үзләштерә ала торган дәрәҗәдә генә биреп, баланы диалог төзергә өйрәтәбез. Балалар өчен фигыльләрне истә калдыру катлаулырак. Шуңа күрә,мәктәпкә әзерлек төркемендә балалар үзләре “син нишлисең?” соравына җавап бирердәй рәсемнәр  ясыйлар. Мондый рәсемнәрне алар бергәләп әти-әниләре белән дә  ясыйлар һәм нәтиҗәдә өйдә дә татар телен кабатлыйлар.  Бу рәсемнәргә карап балалар горурлык белән сөйлиләр: мин утырам, мин сикерәм, мин җырлыйм, мин биим... Шулай итеп, үзләре дә сизмәстән, гаилә белән татар телендә өйрәнгән материалны кабатлыйлар. Мондый рәсемнәрне әти-әниләре фотога төшереп тә алып киләләр. Фигыльләрне белдергән, үзләренең төрле хәрәкәттә төшерелгән фотоларын күреп, бала кызыксынып, үзе турында һәм нинди хәрәкәтне белдерүе турында  сөйли, мәсәлән: “Бу –мин . Мин – Коля. Мин – зур малай. Мин сикерәм”.  “Танышу” темасына план-схема төзү баларга бигрәк тә кызыксындырырлык чара булды.  Шул схемага карап, ике бала диалог төзи. Ә уку елы азагында  бу рәсемнәрне һәм фотоларны  кулланып, тәрбиячеләребез иҗади газета эшлиләр. Бакчабызда бу чара традициягә әверелде. Газета исемнәре, эчтәлеге татар һәм ана телен өйрәнүгә ихтирам һәм кызыксыну булуын күрсәтеп тора: “Татарча сөйләшәбез”, “Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел”, “Татар телем – иркә гөлем”, “Туган телдә сөйләш, балам...”, “Күңелле пешекчеләр”, “Татарча уйный, җырлый өйрәнәбез”, “Туган телле балам”.  Шул иҗади газеталарны берсен сезгә дә тәкъдим итәбез.



К списку новостей