Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №4 «Веселинка» г. Набережные Челны»/Яр Чаллы шәһәренең «Шаянкай» 4 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, г. Набережные Челны, Сармановский тракт, д. 24 (18/20)/Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Сарман тракты, 24нче йорт |
Телефон: | 8(8552)46-66-91, 8(8552)46-57-49 |
E-Mail: | 51150000843@edu.tatar.ru, sad4@inbox.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Детский сад комбинированного вида №4 «Веселинка» г. Набережные Челны» |
Руководитель: | Нагимова Лейсан Аскаровна |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 277 детей/277 бала |
У нас учат: | 24 педагога/24 педагог |
Новости/Яңалыклар
Балалар шагыйре Рафис Корбан турында...
Опубликовано: 01.01.2019
“Мин бәләкәй чакта рәсем ясарга бик ярата идем, әмма рәссам булып китәргә язмады. Аның өчен, башлангыч сәнгать мәктәбен үтәргә кирәк икән шул. Ә менә шагыйрь булыр өчен, Аллага шөкер, махсус мәктәпләр кирәк түгел. Шигырьне мин икенче сыйныфта укыган вакытта ук яза башладым. Хәер, ул язмаларым шигырь булудан шактый ерак иде. Ләкин беренче укытучым Фәнзия апа аларны укып: «Бу бит шигырь. Син шагыйрь булачаксың!» — дип, мине үсендереп, иңнәремә канатлар куймаган булса, мин шигырь яза башлаган булыр идем микән?! Ә шигырь язу сәләте әниемнән күчкәндер. Миңа шагыйрь җанын әнием биргән. Мин аның дәвамы. Мин әнием алдында рәхмәтле дә, бурычлы да. Әгәр дә әдәбият сөючеләр, Рафис Корбан атлы балалар шагыйре бар дип таныйлар икән, аларны минем әниемә дә рәхмәтле дип саныйм. Менә күр, әнием, күпме кеше сиңа рәхмәт укый! Син нинди бәхетле!”
К списку новостей