Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №16 «Скворушка» г. Набережные Челны»
Визитная карточка
Адрес: | 423831, г. Набережные Челны, пр-кт. им Вахитова, д. 2А (53/04) |
Телефон: | +7(855)-259-84-99 |
E-Mail: | kmdoy-16@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Детский сад комбинированного вида №16 «Скворушка» г. Набережные Челны» |
Руководитель: | Миннегалиева Алсу Ильгизаровна |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 160 |
У нас учат: | 24 |
Авазларны ныгытуга уеннар
Авзларны ныгытуга уеннар.
Сөйләм потологиясе булмаган очракта, 4 яшендә бала алфавиттагы барлык авазларны дөрес әйтергә тиеш. Ләкин бу практикада расланып бетмәскә мөмкин, чөнки сөйләмгә тәэсир итүче башка күп төрле факторлар бар. Бу – сөйләм тирәлеге, ата-аналарның балага артык озак вакытлар кечкенә итеп акраулары һәм аның теле белән сөйләшүләре, бала сөйләменә өлкәннәрнең игътибарсызлыгы һ. б.
Алда әйтеп киткәнчә, баланың фонемаларны ишетеп кабул итү һәм аеру сәләтен үстерүгә дә зур игътибар бирергә кирәк. Бала үзенең ялгышын үзе ишетми. Ул “суа” дип түгел,...... “шуа” дип әйтәм дип уйлый. Шул ук вакытта кеше ялгышын ишетергә мөмкин.
Шулай ук тел торышы да авазның дөрес булмаган әйтелешенә җайлашкан була, махсус әзерлек күнегүләреннән башка дөрес сөйләмгә күчә алмый. Күпкенә очракта бу озакка сузылган шөгыльләр булырга мөмкин.Дөрес әйтергә кушып кына, хәтта фонемаларны ишетеп кабул итү һәм аеру сәләте яхшы булган бала да тиз генә тиешенчә әйтә алмас. Чөнки моның өчен тел күнегергә тиеш. Аның өчен күп төрле артикулчция күнегүләре бар, кирәк булганда, бу күнегүләргә мөрәҗәгатьтиәргә кирәк. Авазларны ныгытуга уеннарның бик зур ярдәме бар.
1. Бал кортлары һәм аю.
Максат:[ З] авазын ныгыту.
Җиһазлау. Бал кортлары һәм аю битлеге, төрле төстәге зур кублар.
Уен барышы. Бал корты битлекләре кигән балалар –умарталар зур кублар артында. Алып баручы аларга эндәшә: Бал кортларым, әйдәгез,
Бал җыярга китәбез.
Балалар- бал кортлары очып китәләр. Алар умарталыктан ерагаюга “аюлар” килә. Алып баручы, аларны күреп: Бал кортларым, күрәсез,
Аю килгән бит, юньсез!
Балыбызны алыр ул,
Очыйк өйгә тизрәк без!
Бал кортлары “безелдәп”, әйләнеп кайталар, “аю” ны куып җибәрәләр.
2. Без, без. Без идек....
Максат:[ З] авазын ныгыту.
Уен барышы. Балалр түгәрәктә. Бер бала уртада-“көлдерүче”. Балалар барысы бергә кабатлыйлар: Без, без, без идек,
Без унике кыз идек.
Базга төштек-бал ашадык,
Келәткә кердек- май ашадык,
Кап та коп,
Авызыңны ачта яп!
Түгәрәктәге балалар авызларын йомалар. Уртадагы бала лалрны көлдерергә тырыша. Беренче булып көлгән балалга җәза бирелә6 З авазы кергән өч сүз уйлап әйтергә. Дөрес итеп әйткәннән соң, “көлдерүче” белән урыннарын алышалар.
3. Урманда.
Максат [ш] [ж] [җ] [з] авазларын ныгыту.
Җиһазлау. Коңгыз, агач, бал кортлары битлекләре.
Уен барышы.Балаларныҗ кайсылары агач, кайсылары коҗгызлар, бал кортлары ролен алалар. Алып баручы: Җәен рәхәт урманда,
Әй, шаулыйлар агачлар.
Агач ролендәге абалалар”ш-ш-ш-ш” дип, агачлар булып чайкалалар.
Алып баручы: Үләннәр арасында
Зур, кечкенә коңгызлар
Выжылдашып йөриләр.
Зур коңгызлар “ж-ж-ж-ж”, кчкенәләре “җ-җ-җ-җ”дип, канатларын җәеп, үләннәр арасында “очалар” Алып баручы:Бал кортлары чәчәкләрдән
Бал җыя безелдәшеп.
Бал кортлары безелдәшеп “очалар” “з-з-з-з-з”
4. Кояш чыгу һәм баю.
Максат.[л] авазын ныгыту.
Уен барышы. Балалар түгәрәк ясап, җитәкләшеп, бер-берснә якын торалар. Табышмак алдан ук әйтеп куелаһәм,балалар таба алмаган очракта, аның җавабы тәрбияче тарафыннанаңлатыла.(чөнки табышмакта кояш чыгу һәм баюны тасвирлау алымнары балалар өчен катлаулы бирелгән).Сүзләрне барысы бергә кабатлыйлар:
Алтын капка ачыла,
Тәңкәләре чәчелә.
(балалр кулларны өскә күтәреп, баскан урыннарындаәйләнәләр.)
Алтын капка ябыла
Тәңкәләре җыела.
( кире кечкенә түгәрәккә җыелаларю)
5. Торыйк-торыйк, торналар....
Максат.[р] авазын ныгыту,игътибарлылык, җитезлек тәрбияләү.
Уен барышы.Балалар аркалары белән түгәрәк ясап,урындыкларга утыралар. Уртада алып баручы. Барысы бергә кабатлыйлар:
Торыйк-торыйк, торналар
Торкылдашып торалар.
Торганнары очып китә,
Тормаганны тоталар.
Әйтеп бетерүгә, алып баручы кулларын чәбәкли, балалар урындыкларыннан сикереп торалар. Алып барчы торып өлгермәгән балаларның аркасына кагылып ала, һәм алар урыннарын алышалар. Уен дәвам итә.
6. Теләк теләү.
Максат. [ң] авазын ныгыту.
Уен барышы.
Яңгыр, яңгыр. Яңгыр яу!
(сикергәлиләр)
Яңгыр безгә бик кирәк.
(әйләнәләр)
Яңгыр безгә бик кирәк.
(туктап, кулларны йскә күтәреп тартылалар.)
Яңгырдан соң агачлар,
Гөлләр үсә тизерәк.
(туктап, куллрны өскә күтәреп тартылалар.)
7. Кайтаваз.
Максат.[къ] [к] авазларының дөрес әйтелешен ныгыту.
Уен барышы. Тәрбияче [къ] авзы белән иҗекләр әйтә, балалар [к] авазы белщн җавап бирәләр: ка-кә, ак-әк, ку- кү, кый-ки. Аннары, киресенчә, тәрбияче иҗекләрне нечкә әйтелешле. ә балалар калын әйтелешле аваз белән кабатлыйлар.