Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение города Набережные Челны "Детский сад общеразвивающего вида с приоритетным осуществлением деятельности по познавательно-речевому направлению развития детей №73 "Огонёк"/ Яр Чаллы шәһәренең “Кечкенә ут” 73 нче балаларның танып белү-сөйләмү үсешен өстенлекле гамәлгә ашыручы гомүмүстерешле балалар бакчасы” муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423821, Республика Татарстан, город Набережные Челны, проспект Сююмбике, дом 62 |
Телефон: | +7(8552)54-44-74 |
E-Mail: | sad73@inbox.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №73 "Огонёк" |
Руководитель: | Багманов Марат Рашитович |
Год основания учреждения: | 1977 |
У нас учатся: | 226 детей |
У нас учат: | 23 педагога |
Новости Детского сада
Семейный праздник
Опубликовано: 23.11.2016Сценарий семейного праздника посвященного ко дню Матери для детей 4-5 лет (на татарском языке)
Максат: Балалар бакчасы белән гаиләнең бердәм эшчәнлеген күрсәтү, тәҗрибә уртаклашу.
Бала тәрбияләүдә буыннар бәйләнешен күрсәтү, гаилә статусын күтәрү.
Гаилә традицияләренә, гаиләдә якын кешеләргә ихтирам, хөрмәт, ярату хисләре тәрбияләү.
Гаилә бәйрәмнәрен, шул исәптән Әниләр көнен дә гаиләләр белән бергәләп үткәрү мөмкинлеген күрсәтү.
Алдан эшләгән эшләр: Гаилә гәзитләре чыгару, фоторәсемнәрдән гаилә альбомы төзү, кул эшләре күргәзмәсе, гаиләләрнең презентацияләр һәм чыгышлар әзерләве.
Атрибутлар: экран, компьютер, бизәкле сандык, борынгы кул эшләре, “хатлар”, уеннар оештыру өчен балалар киемнәре.
Катнашалар: әти-әниләре белән 25 бала, тәрбиячеләр.
Бәйрәм барышы.
Залда курай көе Галиябану яңгырый.
1 нче алып баручы: Хәерле кич, хөрмәтле кунаклар!
2 нче алып баручы: Добрый вечер, дорогие гости, дети!
1 нче алып баручы: Бәйрәмсез күңелсез бит,
Күңелсездер сезгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Кирәк һәммәбезгә дә.
2 нче алып баручы: У нас для каждого найдется и местечко, и словечко. Припасли мы для вас забавушек на всякий вкус: кому-песенку, кому-стих, кому-загадки.
1 нче алып баручы: Җирдә миңа ни кирәк?
Без яшәгән өй кирәк.
Җирдә миңа ни кирәк?
Әти дә әни кирәк.
Җирдә миңа ни кирәк?
Әллүкиле җыр кирәк
Җирдә миңа ни кирәк?
Мәңге имин ил кирәк.
Ә безнең балаларга ни кирәк икән? Әйдәгез, үзләреннән сорыйк әле.
(Музыканы сүндерергә)
Балалар: Когда мы вместе - ты и я,
Печали нет: душа в покое,
Как хорошо, что есть семья –
На свете самое родное.
П е с н я п р о с е м ь ю
Дети садятся
2 алып баручы: Кешенең иң зур байлыгы – аның гаиләсе. Нәрсә соң ул гаилә? Гаилә - тормышыбызның нигезе. Гаилә нык, тату икән, димәк, дәүләт тә нык, тату дигән сүз. Гаиләләр төрле булалар һәм төрле кешеләрдән торалар. Бу бала дөрес тәрбия алсын өчен, гомернең асылына төрле кешеләрдән күреп төшенсен өчендер. Арабызда үрнәк гаиләләр бик күп. Гаилә тормышы – озын, авыр юл ул. Шушы юлдан дөрес үтәргә тырышып, бер – берсенә юл куеп яшәүче гаиләләрне күреп сокланабыз һәм алардан үрнәк алырга тырышабыз. Без бүген бирегә шундый гаиләләрне чакырдык. Әйдәгез, берничәсе белән танышып үтик.
1 нче алып баручы: Предлагаем вашему вниманию презентации подготовленные семьями нашей группы.
___________________ _______________________
___________________ _______________________
2 нче алып баручы: Балалар, әйдәгез “Карусель” уенын уйнап алыйк.
Әл-лә-лә, әл-лә-лә,
Карусель әйләнә.
Матур курчак әйләнә,
Зур-зур аю әйләнә,
Кечкенә куян әйләнә.
Ак әби керә.
Ак әби: И-и-и. Бигрәк җитез инде үзегез, балакайларым! Кай арада җыелып өлгердегез?
1 нче алып баручы: Иртәрәк килгәнбезме әллә, әби?
Ак әби: Ю-у-у-к. Бик вакытлы килгәнсез! Ишек алдында эшемне төгәлләдем, өс-башымны алыштырырга да өлгердем. Самовар да куеп җибәрдем. Мин сезгә бүген үземнең сандыгымны күрсәтмәкче булам(Ак әби хатлар чыгара башлый). Дорогие гости! Здесь у меня сегодня оказались письма-подсказки.
1 нче хат: Скоро мы отметим праздник “День матери”. Давайте для наших мам поставим видео-песню.
2 нче хат: Ш и г ы р ь л ә р: (әниләргә багышланганнары)
_________________ _________________ ___________________
_________________ _________________ ___________________
3 нче хат: Якын дуслар җыелганнар
Безнең бәйрәмгә бүген
Җырның иң матурларын гына
Җырламый мөмкин түгел.
(Диләрә әнисе белән җыр җырлый.)
4 нче хат: Т а б ы ш м а к л а р: Алинаның шигыре
(табышмаклар әйтешәбез)
5 нче хат: У е н н а р:
1. “Исемең матур, кемнәр куйган?”
2. “Балаңның буен, авырлыгын әйт”
3. “Баланы бакчага әзерләү”
6 нчы хат: Ш и г ы р ь л ә р:
___________________ ____________________ ____________________
___________________ ____________________ ____________________
7 нче хат: Әйдә, әйдә, катырак бас,
Бу кем бии дисеннәр
Баскан җирдә ут чыгара
Безнең Сәгъдия дисеннэр.
(Сәгъдия әнисе белән бии.)
8 нче хат: (Әби үзе укый) Ой, как весело сегодня друзья. Какие мы посиделки устроили?! Вот так в тихие зимние вечера молодые люди собирались. Там они песни пели, плясали, вышивали и угощались разными блюдами. Вот у меня в сундуке сохранилась какая красота (показывает старинные вышивки, поделки).
2 нче алып баручы: Ак әби, безнең Тимерхан түбәтәе турында бик матур шигырь өйрәнгән бит әле.
Тимерхан: Йөзләремә килешәсең
Кайлардан гына белгән
Туган көнгә дәү әтием
Түбәтәй алып килгән.
Түбәтәемне кидем мин
Көзге каршына килдем :
- Менә шундый була ул,
Татар малае!-дидем.
Ак әби: Шушы кич утыруларда яшьләр тәмле ризыклар әзерләп бер-берсен сыйлаганнар. Сезнең арада да тәмле пешерегә яратучылар бар икән. Алар белән дә танышып үтик әле.
(Нәзилә әнисе белән өчпочмак пешерә)
________________________________
1 нче алып баручы: Нишләп без озак утырабыз әле. Әйдәгез, бергәләп уйнап алыйк. Уеныбыз “Матур уен” дип атала. Әти-әниләрне дә чакырабыз!
Сез уртада, без кырыйда,
Әйләнәбез түгәрәк
Уеныбыз матур булсын,
Күңел ачыйк бергәләп.
Таянабыз билләргә,
Тотынабыз биергә.
Тыпыр-тыпыр тыпырдатып,
Әйләнәбез без бергә.
9 нчы хат: На таких посиделках всегда пели песни, прибаутки. Среди нас тоже есть те, которые любят песни петь. Сегодня они споют для нас. Песня “Улыбка”
(Сергей поёт со своей мамой)
1 нче алып баручы: Хушлашырга вакыт җитте.
Тәмамланды темабыз.
Мондый сөйләшүләр бик еш булыр
Сез бик теләп катнашыгыз.
Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле
Күңелләрдә калсын уелып.
Соңгы кабат булмас, кем белә.
Гөрләшербез кабат җыелып.
2 нче алып баручы. Хөрмәтле тамашачылар, дуслар! Хөрмәтле тату гаиләләр! Бүгенге бәйрәмдә катнашучылар! Барыгызга да бик зур рәхмәт! Сезгә гаилә бәхете, тазалык-саулык, озын гомер телибез. Бала тәрбияләү кебек авыр эшегездә зур уңышлар, сабырлык телибез. Балаларыгызны саклагыз!
В и д е о – р о л и к “Берегите детей”
Ак әби: Самовар шумит, баранки
На скатерте-самобранке.
И конфеты и печенье
И душистое варенье. Әйдәгез, хәзер бергәләшеп рәхәтләнеп чәй эчик!
Фоторепортаж:
Семейный праздник