• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение города Набережные Челны «Детский сад комбинированного вида №99 «Дулкын»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: Республика Татарстан, г. Набережные Челны, пер. Гайдара, д. 9, индекс 423800
Телефон: +7(855)-271-32-67
E-Mail: sad99pochta@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАДОУ "Детский сад комбинированного вида №99 "Дулкын"
Руководитель: Борисова Людмила Юрьевна
Год основания учреждения: 2010
У нас учатся: 245 детей
У нас учат: 29 педагогов

Урыс телле балаларны татар теленә өйрәтү.

Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү.
Бүгенге социолингвистик ситуациядә һәм гомуми белем бирүнең федераль дәүләт стандартлары тормышка ашу кысаларында рус телле балаларны татарча сөйләшергә өйрәтү буенча яңа укыту-методик кулланмалар эшләү зарурлыгы килеп басты.
 Билгеле булганча, телгә өйрәтүнең максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы шәхес тәрбияләү.
 Рус телле балаларга татар теле өйрәтү максаты киңкырлы һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.
 Балаларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, балалар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.
 Баланың сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге белемнәргә ия булуы күздә тотыла:
·       бирелгән үрнәк диалоглар буенча охшаш диалоглар төзү, әңгәмәдә катнаша алу;
·<span times="" new="" roman'"="">       терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү.
 Телне аралашу аша өйрәнү принцибы.
 Атаклы психологлар А.Н.Леонтьев, П.Я.Гальперин хезмәтләре күрсәтүенчә, белемнәрне үзләштерү аларны нинди дә булса эшчәнлектә куллану аша бара. Башта белемнәр суммасы булдырып, аннан соң аны практикада кулланырга мөмкин дип уйлау хәзерге дидактик таләпләргә җавап бирми. Сөйләмгә өйрәтү процессы башта аерым сүзләр, грамматик категорияләр өйрәнеп, аннан шулар нигезендә сөйләм оештыру аша барса, бу бик әйләнгеч, нәтиҗәсез юл булыр иде. Коммуникатив технология нигезендә эчтәлек сайлау стратегиясе һәм тактикасы түбәндәгедән гыйбарәт була: башта балаларның яшь үзенчәлегенә карап, аларның аралашү сфералары,   ситуацияләре ачыклана, аннан соң ул сфераларда сөйләшүне оештыра алырлык лингвистик материал сайлана. Бу процесс түбәндәге схемада күрсәтелә:
 
 
Лингвистик материал сайлау схемасы
 
Социаль контактлар, аралашу сфералары, ситуацияләрне ачыклау
 
Сөйләшү, сөйләм предметын билгеләү
 
Сөйләм бурычларын ачыклау
 
Тиешле лингвистик материалны сайлау.
 
 Әлбәттә, эчтәлек сайлаганда сөйләм материалының күләмен билгеләү өчен балаларның психо-физиологик мөмкинлекләрен исәпкә алу зарур.
 Югарыда әйтелгәннәрне искә алып сайланган материал балалар бакчасында телгә өйрәтү шартларын телне тормышта куллану шартларына якынлаштыру мөмкинлеген тудыра.
 
 Телне өйрәнү процессын индивидуальләштерү принцибы.
 Мәктәпкәчә яшьтәге балалар эмоциональ, хәрәкәтчән, тиз арыйлар. Бала материалны үзе өчен кызык булса гына, үзенең шәхси ихтыяҗларына туры килсә генә кабул итә һәм фикерли башлый.
 Телне өйрәтү процессында әкияти, фантастик сюжетлар, кызыклы геройлар белән очрашу, уен элементларын куллану – тел материалын өйрәнүнең мотивлашкан булуын тәэмин итә.
 Материалны кат-кат кабатлап, ятлап өйрәнүгә караганда, аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик – грамматик материалны балаларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе – тел өйрәнү өчен күп мәртәбә нәтиҗәлерәк алым.
Димәк, эчтәлектә аралашу ситуацияләре һәм ситуатив күнегүләр системасы булу мәҗбүр. Телне аралашу ситуацияләренә бәйләп өйрәнгәндә балалар тел өйрәнүнең практик әһәмиятен шундук тоялар, эмоциональ күтәренкелек туа һәм тел өйрәнү процессының мотивлашкан булуын тәэмин ителә.
 Икенче телне өйрәнү вакытында бала, ихтыярсыз рәвештә, лингвистик материалны ана теле күренешләре белән чагыштыра. Бу –телне үзләштерү процессын җинеләйтә. Димәк, һәр эшчәнлеккә программа материалын сайлаганда, балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу зарур. Эшчәнлекләрдә ситуатив кагыйдәләрнең рус һәм татар телендә бирелүе балаларның белем сыйфатын күтәрүгә зур этәргеч булып тора.