Муниципальное автономное учреждение дополнительного образования города Набережные Челны «Дом детского творчества №15» / Яр Чаллы шәһәренең «№ 15 балалар иҗаты йорты» муниципаль автоном өстәмә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423802, Республика Татарстан, город Набережные Челны, улица Столбовая зд.53 |
Телефон: | +7 (8552) 23-14-49 |
E-Mail: | Dt15.Nc@tatar.ru; ddt15_chelny@mail.ru; direktor.ddt15@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАУДО "ДДТ № 15" |
Тип УДО: | Многопрофильные |
Руководитель: | Грачева Светлана Николаевна |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 2700 |
У нас учат: | 42 |
Новости ДДТ № 15
“Мин татарча сөйләшәм” республикакүләм фестиваль-акция
Опубликовано: 27.03.2017Акцияне үткәрү бурычлары һәм максаты
Акция укучыларның, яшьләрнең, шәһәр халкының татар телен куллану
Сферасын, интернетта татар телендә аралашуны киңәйтү, туган як тарихы, мәдәнияте белән кызыксынуын арттыру, толерантлылык тәрбияләү максатыннан үткәрелә.
Чараны үткәрү вакыты: Акциягә 13 нче март көнне старт бирелде. 2017 елның 13 – 26 мартына кадәр шәһәребез мәктәпләре үзләре тирәсендәге җәмәгать урынарында уздырдылар.
Акцияне оештыручылар: - Яр Чаллы шәһәре мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе
- Муниципаль автономияле өстәмә белем бирү оешмасы
“15 нче санлы Балалар иҗат йорты”
-Яр Чаллы шәһәре гомуми урта белем бирү мәктәпләре
Чараны үткәрү тәртибе:
Гомуми белем бирү мәктәпләрендә урта сыйныфларда укучы балалардан 15 – 20
кешелек командалар төзелде; Һәр команданың акция темасына туры килә торган
эмблемасы, үзләренә хас (футболка, галстук, баш киеме ) аерымлык билгеләре бар иде. Командалар 13 марттан 26 нчы мартка кадәр үзләре укый торган мәктәп тирәсендәге
җәмәгать урыннарында: базар, зур сәүдә үзәкләре, кибетләр, даруханәләр, парк һәм скверлар янында халык белән аралашып, алдан әзерләнгән сорауларны бирделәр, иң киң кулланыла торган татар сүзләреннән төзелгән “Татар телендә синең 150 сүзең” дип аталган сүзлекләр, “Мин татарча сөйләшәм” республика акциясенең эмблемасын тараттылар, оешмаларга эш сәгатьләрен, исем – атамаларын күрсәтүче эленмәләрне ике дәүләт телендә дә ясарга тәкъдим итүче хатлар тапшырдылар. Акция барышын фотога, видеога төшерделәр
“Мин татарча сөйләшәм” республика күләм акциясенең бу туры “Тел – бетмәс хәзинә” дип аталды. Әлеге чарада № 1,4,5,6,10,11,13,18,19, 20,21 (4 команды), 23(2 команда), 24, 29,30,31(2 команда),33,34,36,37,40, 43,45,46,47, 49,50,51,58,60,76,77, 82,84 нче шәһәр мәктәпләреннән, “№ 15 нче санлы Балалар иҗат йортыннан” –
38 команда 760 укучы, 49 укытучы катнашты. Катнашкан мәктәпләр үзләре башкарган эш турында бик матур һәм тулы итеп әзерләнгән фото, видео материаллар әзерләрделәр. 3800 гә якын кеше белән аралаштылар.
Акция кысаларында уку елы дәвамында эзлекле эш алып барылды.
К списку новостей