Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Полилингвальная гимназия № 59 «Адымнар-Чаллы»/ "59 нчы күп телле гимназия "Адымнар-Чаллы" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | город Набережные Челны, проспект Чулман, здание 91 |
| Телефон: | +7(855)-247-71-32( вахта), +7(855)-247-71-52 (приемная) |
| E-Mail: | Chally.Adymnar@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Адымнар-Чаллы» |
| Руководитель: | Галиев Азат Тахирович |
| Год основания учреждения: | 2021 |
| У нас учатся: | 1054 учащихся/ 1054 укучы |
| У нас учат: | 63 педагога/ 63 укытучы |
Новости «Полилингвальная гимназия № 59 «Адымнар-Чаллы»
"Адымнар-Чаллы" мәктәбендә укучылар өчен чын әдәбият бәйрәме узды – танылган язучылар белән очрашу булды!
Опубликовано: 21.11.2025Чара бик җанлы һәм эчтәлекле үтте. Беренче чиратта, халкыбызның сөекле композиторы һәм җырчысы Сара Садыйкованың тормышына һәм иҗатына багышланган бик тә гүзәл спектакль тәкъдим ителде. Укучылар татар теле һәм әдәбият укытучысы Эльмира Рөстәм кызы әзерләгән спектакльны зур соклану белән карадылар, Сара Садыйкованың моңлы дөньясына чумдылар.
Аннан соң укучыларны күренекле язучыларыбыз – Вазыйх Фатыйхов, Руслан Сабыр, Фәрит Имамов, Фатыйх Котлы белән очрашу көтте. Язучыларга сораулар бирелде. Язучылар исә һәр сорауга ихлас җавап бирделәр, укучыларны китап укырга, татар телен һәм әдәбиятын яратырга өндәделәр.
Бу очрашу укучыларның күңелендә әдәбиятка карата яңа мәхәббәт орлыклары салгандыр, дип ышанып калабыз!
К списку новостей














