Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Полилингвальная гимназия № 59 «Адымнар-Чаллы»/ "59 нчы күп телле гимназия "Адымнар-Чаллы" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | город Набережные Челны, проспект Чулман, здание 91 |
| Телефон: | +7(855)-247-71-32( вахта), +7(855)-247-71-52 (приемная) |
| E-Mail: | Chally.Adymnar@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Адымнар-Чаллы» |
| Руководитель: | Галиев Азат Тахирович |
| Год основания учреждения: | 2021 |
| У нас учатся: | 1054 учащихся/ 1054 укучы |
| У нас учат: | 63 педагога/ 63 укытучы |
Новости «Полилингвальная гимназия № 59 «Адымнар-Чаллы»
Бүген, 14 ноябрьдә, "Адымнар-Чаллы" мәктәбендә “Татарча диктант” акциясе узды!
Опубликовано: 14.11.2025Быел ул унынчы мәртәбә үткәрелә. Акциядә катнашучылар өчен Каюм Насыйри һәм Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләреннән өзекләр тәкъдим ителде.
"Татарча диктант" – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыручы белем бирү акциясе.
Чарада танылган кунакларыбыз да диктант яздыртты:
Зөләйха Мөхит кызы Минһаҗева – язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Россия Федерациясенең Театр берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре, бик күп конкурслар җиңүчесе.
Лилия Фаис кызы Гыйбадуллина – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты, Халыкара "Белла" лауреаты.
"Татарча диктант" язылып беткәч,акция җыр,бию,шигырь уку белән дәвам ителде.
К списку новостей














