Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Полилингвальная гимназия № 59 «Адымнар-Чаллы»/ "59 нчы күп телле гимназия "Адымнар-Чаллы" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | город Набережные Челны, проспект Чулман, здание 91 |
| Телефон: | +7(855)-247-71-32( вахта), +7(855)-247-71-52 (приемная) |
| E-Mail: | Chally.Adymnar@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Адымнар-Чаллы» |
| Руководитель: | Галиев Азат Тахирович |
| Год основания учреждения: | 2021 |
| У нас учатся: | 1054 учащихся/ 1054 укучы |
| У нас учат: | 63 педагога/ 63 укытучы |
Новости «Полилингвальная гимназия № 59 «Адымнар-Чаллы»
Габдулла Тукай исемендәге XV махсус нәфис сүз бәйгесе дәвам итә!
Опубликовано: 25.10.2025Габдулла Тукай исемендәге XV махсус нәфис сүз бәйгесе дәвам итә!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан 1 сентябрьдән XV махсус нәфис сүз бәйгесе старт алды. Быелгы бәйгенең темасы Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.
Хәзерге вакытта бәйгенең икенче туры — район этабы уза. 2 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасының 45 районында сайлап алу турлары үткәрелә.
"Адымнар-Чаллы" мәктәбеннән Шәрипова Сөембикә икенче турда катнашып, лаеклы беренче урынны яулады.
Бәйгенең финалы Казанда узачак:
• 10–12 ноябрь — «Идел» лагерында район турларында җиңүчеләр өчен форум;
• 2026 елның 20–23 апреле — М. Сәлимҗанов исемендәге актерлар йорты сәхнәсендә республика этабы;
• 23 апрель — Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Гала-концерт һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы.
Г. Тукай исемендәге махсус нәфис сүз бәйгесе гади ярыш кына түгел. Ул иҗатны һәм буыннарны берләштерүче сүз көче үрнәге.Шәрипова Сөембикәгә һәм аның җитәкчесе Эльмира Рөстәм кызына шушы бәйгенең дәвамында уңышлар теләп калабыз!
К списку новостей














