• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Полилингвальная гимназия № 59 «Адымнар-Чаллы»/ "59 нчы күп телле гимназия "Адымнар-Чаллы" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: город Набережные Челны, проспект Чулман, здание 91
Телефон: +7(855)-247-71-32( вахта), +7(855)-247-71-52 (приемная)
E-Mail: gim59-chelny@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Адымнар-Чаллы»
Руководитель: Галиев Азат Тахирович
Год основания учреждения: 2021
У нас учатся: 1009 учащихся/ 1009 укучы
У нас учат: 72 педагога/ 72 укытучы

Новости «Полилингвальная гимназия № 59 «Адымнар-Чаллы»

«Федераль белем бирү программаларын гамәлгә кертү шартларында туган телне һәм әдәбиятны укыту» республикакүләм семинар-практикум

Опубликовано: 25.10.2023

25 нче октябрь көнне «Адымнар-Чаллы» гимназиясендә «Федераль белем бирү программаларын гамәлгә кертү шартларында туган телне һәм әдәбиятны укыту» республикакүләм семинар-практикум уздырылды. Әлеге чара Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты Мәгариф идарәсе, Яр Чаллы шәһәре мәгълүмати-методик үзәге һәм“Адымнар-Чаллы” гимназиясе  белән берлектә оештырылды. Семинар барышында ачык дәресләр күрсәтелде, мастер-класслар үткәрелде, чыгышлар ясалды.

     Семинарда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Гыйзәтуллина Энҗе Хәбир кызы  Татарстан Республикасы милли мәгариф системасындагы көнүзәк мәсьәләләр белән таныштырды, бирелгән сораулар буенча фикер алышулар булды.

  Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы өлкән укытучысы Һадиева Гөлнара Вәсил кызы Федераль белем бирү программаларын гамәлгә кую шартларында туган (татар) тел һәм әдәбият укыту үзенчәлекләре белән уртаклашты.

  Биккинина Э. М. ,  Имамова Г. Н. әзерләгән ачык дәресләрдә  укучылар эшчәнлекләре мавыктыргыч, кызыклы, файдалы итеп оештырылуы, укучыларның матур итеп туган телдә аралашулары игътибарга алынды. Гайсина Р.Ш, Вәгыйзова Г. Н. , Габбасова Г.Ү., Хәсәнова Г. К. уздырган мастер-классларның  тәрбияви яктан файдалы, методик яктан грамоталы төзелгән булуын ассызыкларга кирәк.

   Семинар Камаева Э. Р. әзерләгән  Габдулла Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичә белән тәмамланды. Укучыларның уйнавы искиткеч оста, чарада күтәрелгән проблемалар актуаль, теманың семинар эчтәлегенә аваздаш  булуы бик тә отышлы иде.

Семинарда катнашучылар семинарның бик файдалы булуы,фәнни-методик яктан үзләре өчен күп мәгълүмат алулары турында әйттеләр. Әлеге чара эшлекле атмосферада үтте.



К списку новостей