Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Полилингвальная гимназия № 59 «Адымнар-Чаллы»/ "59 нчы күп телле гимназия "Адымнар-Чаллы" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | город Набережные Челны, проспект Чулман, здание 91 |
Телефон: | +7(855)-247-71-32( вахта), +7(855)-247-71-52 (приемная) |
E-Mail: | gim59-chelny@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Адымнар-Чаллы» |
Руководитель: | Галиев Азат Тахирович |
Год основания учреждения: | 2021 |
У нас учатся: | 1009 учащихся/ 1009 укучы |
У нас учат: | 72 педагога/ 72 укытучы |
Новости «Полилингвальная гимназия № 59 «Адымнар-Чаллы»
«Гасырлар аша эндәшәм...» регионара шигырь укучылар бәйгесе
Опубликовано: 25.04.2023Гимназиябездә 24 нче апрельдән 29 нчы апреленә кадәр татар теле атналыгы бара. Татар теле атналыгы кысаларында 25 нче апрель көнне гимназиябездә Чаллы шәһәре мәктәпләре һәм республикабызның төрле район мәктәпләре укучыларын “Гасырлар аша эндәшәм” исемле I регионара шигырь сөйләүчеләр бәйгесе үтте. Беренче сайлап алу турына килгән йөздән артык эш арасыннан иң яхшы 70 эш сайлап алынды. Икенче турга узган укучылар тантаналы рәвештә диплом тапшыру кичәсенә чакырылды. Кичәдә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге премияләре лауреаты язучы, публицист Ф.Сафин, А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Илфат Аскаров катнашты. Кунаклар укучыларга җиңүче һәм призерлар дипломнарын тапшырдылар. Кичә гимназиябез укучылары катнашында театральләштерелгән тамаша белән алып барылды.
К списку новостей