• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лицей-интернат №79» города Набережные Челны / Яр чаллы шәһәре муниципаль гомум белем бирү учреждениясе "79нчы лицей-интернат"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423826, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, Новый город, ул. Татарстан, д. 27 (48/19)
Телефон: +7(855)-254-84-76
E-Mail: L79.nc@tatar.ru<br>Lic79_chelny@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Лицей-интернат №79"
Руководитель: Сафиуллин Ралиф Равилович
Год основания учреждения: 1992
У нас учатся: 281 ученик / 281 укучы
У нас учат: 28 учителей / 28 укытучы

В Лицее...

2023 елның 25

Опубликовано: 26.10.2023

2023 елның 25 нче октябрендә Яр Чаллы шәһәренең 59 нчы “Адымнар-Чаллы” күп телле гимназиясендә «Федераль белем бирү программаларын гамәлгә кертү шартларында туган телне һәм әдәбиятны укыту» темасына республикакүләм семинар-практикум үтте. Әлеге чарада Казан, Әлмәт, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләренең “Адымнар” мәктәбе директорлары, директор урынбасарлары һәм татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Яр Чаллы шәһәре барлык мәктәпләреннән милли белем һәм тәрбия бирү буенча директор урынбасарлары катнашты. Семинарны 59 нчы “Адымнар-Чаллы” күп телле гимназиясенең директоры Галиев Азат Таһир улы чыгышы һәм укытучылар коллективы “Кунак” биюе белән ачып җибәрде. Яр Чаллы шәһәре «Адымнар-Чаллы» гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары дәресләр күрсәттеләр, 76 нчы гимназия, 21 нче мәктәп укытучылары татар теленнән төп дәүләт имтиханына һәм олимпиадага әзерләнүне оештыру юллары буенча чыгыш ясадылар. 41 нче мәктәп, 84 нче лицей, укытучылары мастер-класс һәм ата-аналар җыелышы үткәрделәр. Семинарның йомгаклау өлешендә Һадиева Гөлнара Вәсил кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы өлкән укытучысы Федераль белем бирү программаларын гамәлгә кую шартларында туган (татар) тел һәм әдәбият укыту үзенчәлекләре турында, Гыйзәтуллина Энҗе Хәбир кызы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Татарстан Республикасы милли мәгариф системасында көнүзәк мәсьәләләргә басым ясады. Семинарны оештырган, әзерләгән 59 нчы “Адымнар-Чаллы” күп телле гимназия директорына, администрациягә, укытучылар коллективына, шәһәребез укытучыларына ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Сезнең белемегез, сабырлыгыгыз, балаларга һәм туган телегезгә булган мәхәббәтегез – укучыларның һәм мәктәп уңышының нигезе.


К списку новостей