Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение города Набережные Челны "Гимназия №76"
Визитная карточка
Адрес: | 423831, г. Набережные Челны, пр-кт. Чулман, д. 72 (42/25) |
Телефон: | +7(855)-252-42-57 |
E-Mail: | G76.Nc@tatar.ru ; gim76_chelny@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАОУ «Гимназия №76» г. Набережные Челны |
Руководитель: | Плотникова Елена Владимировна |
Год основания учреждения: | 1981 |
У нас учатся: | 883 |
У нас учат: | 60 |
Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган "Туган тел" мастер-класс бәйгесе
Шакирова Миңлегөл Исламгәрәй кызы Яр Чаллы шәһәре “76 нчы гимназия” муниципаль гомуми белем бирү учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Үз белгечлеге буенча 30 ел хезмәт итә.76 нчы гимназиядә 1997 елдан эшләү дәверендә үзен эзләнүчән, яңалыкка омтылучы, һәр нәрсәгә җаваплы рәвештә иҗади якын килеп эшләүче, үз эшенә гашыйк, сәләтле педагог буларак танытты. Ул үзенең педагогик эшчәнлегендә яңа буынга белем бирүнең төрле ысулларын, алымнарын, яңа технологияләрне, мәгълүмәти- технологик ресурсларны оста кулланып, дәүләт стандартлары программасына нигезләнеп эшли. Яңалыкны алга сөрүче педагог буларак, үз эшендә “Поликультурная образовательная модель”- федераль проектына нигезләнеп эшләнгән эксперименталь программа буенча дә нәтиҗәле хезмәт итә. Бу проект кысаларында үткәрелгән ачык чаралар, дәресләр, мастер-класслар аның заман белән бер сулышта яшәве, эшләве, конкурентсәләтле шәхес формалаштыруда күп көч-энергиясен куеп эшләүче педагог булуын исбатлый .
13 ноябрьдә 3 Б сыйныфында В.Н. Мещерякова, Р.Р.Нигъматуллинаның “Татарча да яхшы бел”- кече яшьтәге мәктәп балалары өчен аудиокурс программасына нигезләнеп үткәрелгән ачык дәрес күрсәтте. Бу дәрес кече яшьтәге укучыларның психофизиологик үзенчәлекләрен искә алып, бу яшьтәге эшчәнлекнең төп төре- уенга корылган иде. Дәрестә үстерелешле уенның 2-3 минут саен алмашынып торуы укучыларның игътибарын фәкать уку процессына гына юнәлтергә мөмкинлек бирүен раслады. Дәрестә программаның нигезенә салынган төп принциплар сакланды: психологик рәхәтлек, иркенлек, баланы тел мохитына чумдыру, чит тел өйрәнү процессын баланың шәхси үсешенә, иҗади сәләтен ачуга юнәлтелде. Дәрестә барлык укчылар да актив булдылар, укытучы аларда чит тел өйрәнүгә зур кызыксыну хисе уята алды. Гомумән, Шакирова Минлегөл Исламгәрәй кызы үзен компетентлы, максатчан, белем бирү системасының бурычларын үтәү алдында торган проблемаларны чишә алуы, заман таләпләрен алга куеп балаларга аң-белем бирүдә кулай алымнар кулланып эшли белүен күрсәтте.