• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение города Набережные Челны "Гимназия №76"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423831, г. Набережные Челны, пр-кт. Чулман, д. 72 (42/25)
Телефон: +7(855)-252-42-57
E-Mail: G76.Nc@tatar.ru ; gim76_chelny@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАОУ «Гимназия №76» г. Набережные Челны
Руководитель: Плотникова Елена Владимировна
Год основания учреждения: 1981
У нас учатся: 892
У нас учат: 60

Новости гимназии

14.05.2013 Алтын каләм

Опубликовано: 24.05.2013

Җиңеп кайттылар. Республикабызда талантлы балаларны барлау, аларның сәләтен үстерү максатыннан күп кенә чаралар үткәрелә. Шуларның берсе: “Алтын каләм” –балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты XVIII Республика фестивале -нең финалы 14-18 май көннәрендә Казанның “Идел” яшьләр үзәгендә булып узды. Фестивальнең төп максаты: талантлы яшь журналистларны барлау, аларның игътибарын социаль әһәмияткә ия булган проектларга тарту һәм аларга үсәргә ярдәм итү иде. Быелгы форум , июль аенда Казанда узачак , XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага багышланды. Бу дәрәҗәле конкурста 76 нчы гимназиянең 9а сыйныф укучылары Галиева Әдилә, Мортазина Альмира һәм Сәлимова Мәдинә дә үз көчләрен сынап карарга булдылар. Алар бирелгән тема буенча телевизион тапшыру әзерләп хөкемдарлар тикшерүенә җибәрделәр. Озак та үтми, аларның эшенең финалга үткәнлеге билгеле булды һәм Казанга чакыру алдылар. Шушы көннәрдә кызлар зур җиңү белән шәһәребезгә кайттылар. “Иң яхшы телевизион алып баручы” номинациясендә аларга тиңнәр булмаган. Фестивальдән кызлар канатланып, күңелле тәэсирләр белән кайттылар. Биш көн эчендә алар дуслашырга, аралашырга, иҗади төркемнәрдә эшләргә, телевизион сюжетлар төшерергә дә өлгергәннәр. Аеруча, тәҗрибәле журналистларның мастер –классларын карау, КФУның абруйлы профессорлары, укытучылары белән очрашулар аларда җылы тәэсир калдырган. Без дә аларны бу иҗади җиңүләре белән котлыйбыз. Киләчәктә тагын да югарырак үрләр яулауларын телибез! Афәрин, кызлар! фотоотчет в разделе "Медиатека"



К списку новостей