Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение города Набережные Челны "Гимназия №76"
Визитная карточка
Адрес: | 423831, г. Набережные Челны, пр-кт. Чулман, д. 72 (42/25) |
Телефон: | +7(855)-252-42-57 |
E-Mail: | G76.Nc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАОУ «Гимназия №76» г. Набережные Челны |
Руководитель: | Плотникова Елена Владимировна |
Год основания учреждения: | 1981 |
У нас учатся: | 904 |
У нас учат: | 52 |
Новости гимназии
Нәүрүз –яз бәйрәме.
Опубликовано: 07.04.2017Нәүрүз –яз бәйрәме. Бу чара кешеләрне үзара якынайткан, яз җитүгә куаныч, шатлыкны белдергән, табигатьне яратырга һәм сакларга чакырган. Россиядә 2017 нче елның Экология елы икәнен искә алып, гимназиябездә дә Нәүрүз бәйрәме уздырылды. Бу эшкә татар теле һәм әдәбияты укытучылары Галиева Г. Ф., Галиева Г.И., Шәймәрданова Г.Р., Галләмова Ф.М. алындылар.
Вакытлары һәм хокуклары буенча тарткалашкан Көн белән Төнне тынычландырып, инде эри башлаган Кыш бабай мәйдан уртасына чыкты. Аны күреп, Яз кызы – Нәүрүзбикә дә тамаша кылырга ашыкты: Кыш бабайга төрле уеннар тәкъдим итеп, аны тизрәк озату ягын карады. Укучылар Кыш бабай яклы булса да, Табигать -Яз үзенекен итте: Кыш бабай риза булып, матур теләкләрен җиткереп, урынын Нәүрүзбикәгә бирде. Барыбыз да моның белән килештек. Чөнки Кыш бабай оештырган уеннар, кызыклы биюләр күңелләрне күтәрде, тагын бер елга җитәрлек истәлекләр белән баетты.
Бәйрәм барышында бер-бер артлы уеннар оештырылды. Алып баручылар шигъри юллары аша табигатьне, аның алыштыргысыз байлыкларын - урман-суларны, канатлы дусларыбыз - кошларны сакларга чакырды. Татар халкының җырлы-биюле уеннары да күңелләргә хуш килде. Бәйрәм сизелмичә дә үтеп тә китте.
Фоторепортаж:
Нәүрүз –яз бәйрәме.