• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение города Набережные Челны "Гимназия №76"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423831, г. Набережные Челны, пр-кт. Чулман, д. 72 (42/25)
Телефон: +7(855)-252-42-57
E-Mail: G76.Nc@tatar.ru ; gim76_chelny@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАОУ «Гимназия №76» г. Набережные Челны
Руководитель: Плотникова Елена Владимировна
Год основания учреждения: 1981
У нас учатся: 892
У нас учат: 60

Новости гимназии

Апрель ае Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган чараларга бай булды

Опубликовано: 05.05.2016

      Апрель ае Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган чараларга бай булды. Һәрберсенең максаты бөек шагыйрьнең исемен һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү иде. Безнең  гимназия укучылары һәм укытучылары да  бу зур вакыйгадан читтә калмады. Мәктәп  күләмендә оештырылган барлык чараларда, конкурс-бәйгеләрдә бик актив катнаштылар. Тукай иҗаты турында кичәләр, бәйрәмнәр генә түгел, ә  төрле темаларга рәсемнәр, макетлар ясадылар, проект эшләре башкардылар, газеталар чыгардылар: “Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары”, “Габдулла Тукайга багышлаган истәлекле урыннар”, “Тукай иҗатына сәяхәт”. Бу укучыларның иҗади эшчәнлеген, сәләтен үстерүгә зур юнәлеш бирде. Укучылар кызыксынып, үзләренең  сәләтләрен күрсәттеләр.

      Атналыкны йомгаклап, “Шигърият бәйрәме” үткәрелде. Төрле сыйныф укучылары көче  белән әзерләнгән бу чара Тукай шигырьләренә язылган җырлар һәм шигъри әсәрләр белән үрелеп барды.

 

      Шулай итеп, Тукай шигырьләре, әкиятләре аша, Тукай геройлары ярдәмендә туган халкыбызның үткәненә һәм киләчәгенә, туган телебезгә мәхәббәт   тәрбияләргә  тырышабыз. Тукайның бөек иҗатына мәдхия җырлыйбыз, үзен олылыйбыз. Тукайга багышланган  бу күркәм гамәлебез һәр язның  апрель аенда кабатлана һәм кабатланачак



К списку новостей