Электронное образование в Республике Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Визитная карточка

Адрес: 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20)
Телефон: +7(855)-234-70-72
E-Mail: G2.Nc@tatar.ru; gim2_chelny@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова»
Руководитель: Аюпова Фирдуса Фанависовна
Год основания учреждения: 1989
У нас учатся: 860 учащихся/ 860 укучы
У нас учат: 61 педагог/ 61 укытучы

Бай тарихлы гимназия

Яр Чаллы шәһәре Мулланур  Вахитов исемендәге 2 нче гимназия

Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче татар гимназиясе – Чаллы шәһәрендә генә түгел, Татарстан республикасында иң өлкән уку йортларының берсе. Аның тарихы тирәнгә китә. 1905 елгы милли азатлык хәрәкәте йогынтысында татар зыялылары патша хөкүмәтенә мәчет каршында мәдрәсә ачуны сорап мөрәҗәгать итәләр. Рөхсәт алынгач, Чаллыда 1906 елда мәдрәсә ачыла. Бу мәдрәсә Октябрь инкыйлабына кадәр халыкның милли, дини, сәяси аңын үстерүдә зур роль уйный, татар милли тормышының үзәген гәүдәләндерә.

1919 елда ике баскычлы татар мәктәбе эшли башлый. Ул Хәлфин конторасында урнашып, тора-бара татар халкының мәдәни һәм мәгърифәт үзәгенә әверелә.

Мәктәпкә 1920 елда татарның күренекле шәхесе, Мөселман Үзәк комитеты рәисе Мулланур Вахитов исеме бирелә. Шул елдан башлап атаклы юлбашчысы исеме гимназиянең тарихына гомерлеккә кереп кала. Егерменче елларда татар җәмәгатьчелеге зур күтәрелеш чорын кичерә. 1931 елдан мәктәп  7 еллык итеп үзгәртелә. Ватан сугышы алдыннан мәктәп яңа бинага күчә, ә 1943 елда урта белем алган укучыларның беренче чыгарылышы була.

Авыр сугыш елларында мәктәп коллективы һәм балалар сугышчыларга җылы оекбашлар бәйлиләр, акчалата ярдәм оештыралар, Ленинград балаларын үзләренә сыендыралар, Калинин фронтына ярдәм итәләр. Самолет колоннасы төзүгә өлеш кертәләр. “Красный ключ” совхозыннан җир алып, мул уңыш үстерәләр.

Мәктәп балалары Иске Чаллы паркы бакчасына, ГЭС бистәсендә Муса Җәлил аллеясына, Сидоровкада алма бакчасына нигез салганнар. Соңрак шәһәрнең 32 нче бистәсендә агачлар утыртканнар. Мәктәп куяннар, чебиләр үстерү белән дә шөгыльләнгән. Шул елларда укучыларга хезмәт тәрбиясе бирүгә игътибар зур була.  Югары класс укучылары автомобиль йөртүче, тегүче, штукатур һөнәрләре үзләштерәләр.

1969-1970 нче уку елын мәктәп яңа, 960 урынлы бинада башлап җибәрә. Түбән Кама ГЭСы төзүчеләре бүләге була ул. Мәктәп кабинет системасы буенча укытуга күчә. Проблемалы укыту мәсьәләсе беренче планга куела, әледән-әле семинарлар үткәрелә. КамАЗ төзелеше чорында пионер, комсомол оешмалары актив эшли.

1989 елны мәктәп, 45 нче мәктәпнең татар класслары белән берләшеп, Королев урамында бик яхшы бинага күчә. Татар мәктәбен саклауда, аны үстерүдә татар җәмәгатьчелегенең, татар иҗтимагый үзәгенең зур ролен билгеләп үтәргә кирәк. Мәктәп 1990 елдан мәктәп-гимназия, ә 1998 елдан гимназия статусы белән эшли.

Мулланур Вахитов исемен йөрткән 2 нче гимназия – ил, халык тарихында абруйлы, лаеклы урыны, зур үткәне, бай традицияләре булган милли белем бирү учреждениесе. 110 ел яшәү дәверендә мәктәп илебезгә бик күп танылган шәхесләр бирде һәм халык хуҗалыгына югары әзерлекле кадрлар әзерләүгә булышлык итте. Мәктәпне тәмамлаган укучылар:

ü   Мирсәет Төхвәтуллин – Дан орденнарының тулы кавалеры;

ü   Кашапов  Мансур Кашапович -  Чаллы халык театры директоры, Хезмәт Даны ордены кавалеры;

ü    Ибраһим Нуруллин  - язучы, тел галиме, 

ü   Галина Казанцева - халык артисты;

ü   Вениамин Григорьев Демьянович – 1949 нчы елгы чыгарылыш укучысы,  академик,  Социалистик Хезмәт Герое;

ü   Надежда Кибардина – велоспорт буенча 4 тапкыр - дөнья,47 тапкыр СССР  чемпионы;

ü   Рзаева Гөлзада Мухаметовна- 1966 нчы  елгы чыгарылыш укучысы, “Энергитик”МС директоры, Шәһәребезгең Мактаулы гражданы, “Алтын йөрәкле кеше” премиясе лауреаты, РСФСР ның атказанган мәдәният хезмәткәре;

ü   Республиканың халык җырчысы Галина Казанцева;

ü   Швецов Владимир Александрович - 1972 нче елгы чыгарылыш укучысы, экономик фәннәр  докторы, ТР ның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры булып эшләде;

ü    Валерий Дмитриев –  дүрт иптәшен коткарып үзе һәлак булган әфганчы; “Кызыл Йолдыз” ордены кавалеры;

ü   Бәдретдинов  Фәрит Тазиевич  - 1968 нче елгы чыгарылыш укучысы, автоспорт буенча8 тапкыр Россия чемпионы,РФ һәм РТ ның атказанган спорт мастеры, Париж- Дакар халыкара узышларында катнаша.

ü    Метшин Р. – атказанган нефтехимия хезмәткәре;

ü    Шакирҗанов Гаделҗан  Галимҗанович – “Холод” ААҖ генераль

директоры, ТРнең азык индустриясенең атказанган, “Росмясмолторг” ның атказанган хезмәткәре.

Гимназияне соңгы елларда тәмамлаучылар:

  Гатин Рузил – җыр, шигырь сәнгате буенча күп тапкыр халыкара, Рәсәй, Татарстан бәйгеләрендә җиңүче. “Йолдызлык” республика бәйгесендә Гран-Прига лаек булган укучы. Галактикада бер планета Рузил исемен йөртә. ГИТИС һәм берүк вакытта консерватория тәмамлаган М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында эшли. Универсиада көннәрендә куелган “Ташпулат” татар операсында төп рольне башкарды.

 Габдрәшитов Булат – Президент Дәүләт беркетмәсенең төп киңәшчесе.

  Фәннур Гарифуллин - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә икътисад секторының җитәкчесе. Татарстанга инвестицияләрне кертүгә, Республикабызның халыкара мөнәсәбәтләрен ныгытуга зур хезмәт куя.

  Салахов Илдар – Президент Департаментының дин мәсьәләләре буенча төп киңәшче.

  Харисов Айдар - “Яңарыш” фонды каршындагы “Татинвестгражданпроект” та эшли, Дәүләт премиясе лауреаты,  Свияжск  һәм Болгарны торгызу буенча җаваплы белгеч.

Татарстанда оештырылган “Йолдызлык” бәйгесендә Гран-При яулаган

 Хөснетдинов Динар бүгенге көндә Әлмәт татар дәүләт театрының танылган артисты, “Ак чәчәкләр” телевизион фильмында туп рольне башкаручы;

Фахразиев Зөлфәт һәм Сәйдәш – бертуган музыкантлар.

Закирова Гөлназ – яшь җырчы һәм композитор,  Россия, республика бәйгеләрендә җиңүче.

Бәдретдинов Ирек – Патрис Лумумбо Дәүләт университетын тәмамлап, Мәскәү шәһәрендә Вишневский исемендәге фәнни медицина иститутында эшли.

Гафиятов Рамил һәм Гарнышев Марат физика һәм математика өлкәсендә яшь галимнәр.

Бүген биредә шәһәребезнең төрле бистәләреннән йөреп, 955 бала белем ала. Гимназиядә укыту гуманитар юнәлештә.Татар теле һәм әдәбияты татар мәктәпләре, рус теле рус мәктәпләре өчен программага нигезләнеп укытыла. 1 нче сыйныфтан инглиз теле дәресләре факультатив буларак, 5 нче сыйныфтан укыту планы нигезендә  тирәнтен үзләштерелә. 8 нче сыйныфта “Сәнгать”  (Искусство) предметы инглиз телендә алып барыла. 

Гимназиядә  барлыгы  86 хезмәткәр,  шуларның  63е  укытучылар һәм өстәмә белем бирү  педагоглары.

Коллективта 30 югары категорияле, 18 беренче категорияле  педагог эшли.

2011-2015 нче елларда  34 укытучыбыз  республиканың  “Безнең иң яхшы укытучыбыз” бәйгесендә  катнашып  грантка ия булдылар.

2015-2016 уку елында 1 укытучыбыз  “Укытучы-тикшерүче”, бер укытучыбыз “Укытучы- мастер” бәйгеләрендә җиңү яуладылар.

Укучыларыбыз бердәм дәүләт имтиханнарында югары уңышларга ирешәләр:

2013 елда 1 укучыбыз биологиядән 100 балга ия булды.

2015 елда:

-1 укучы биологиядән  93 балга;

 - рус теленнән 11 укучы 84-95 балга;

 -инглиз  теленнән 1 укучы  80  балга;

  -математикадан   2 укучы 80-84 балга;

2016 елда:

- рус теленнән 14 укучы 84-98 балга;

-  инглиз  теленнән 4  укучы 80-94  балга,

- җәмгыять белеменнән 1 укучы 88 балга ия булды.

99,9 %   укучы  гимназия ашханәсендә җылы аш белән тәэмин ителә.

2014  нче елда гимназиябез  “Һөнәрләр дөньясы” шәһәркүләм бәйгесендә җиңеп, 100 меңлек сертифатка, “Яшьүсмерләр арасында тәртип бозуларны булдырмау ” бәйгесендә  җиңеп,  25 меңлек сертифатка ия булды.

2015 нче елда  укучыларыбыз  «Татар кызы - 2015», «Татар малае - 2015» бәйгеләрендә җиңү яуладылар.

2016 елда  «Татар малае - 2016»  шәһәркүләм бәйгесендә  2 нче урынга  ия булган, «Сәхнә көзгесе» регионара  бәйгедә  җиңүче, «Ел укучысы» шәһәркүләм бәйгесендә 2 нче урынга ия булган , «Живое слово»  бөтенрәсәй бәйгесендә  җиңүче  укучылырыбыз бар.

Бөтенрәсәй олимпиадаларының шәһәр этабында нәтиҗәләр:

 2013-2014  нче  уку елында  -5 җиңүче, 8 призер;

2014-2015  нче  уку елында  - 9җиңүче,  10 призер;

2015-2016  нчы  уку елында  -7 җиңүче, 23 призер;

Республика  этабында:

2013-2014  нче  уку елында  -3 призер ( татар теле-2, рус әдәбияты-1);

2014-2015  нче  уку елында  -  3призер ( татар теле-1, рус әдәбияты-1, рус теле-1);

2015-2016  нчы  уку елында  - 3 призер ( татар теле-1, математика -1, физкультура-1).

 

Гимназия югары һәм махсус уку йортлары, өстәмә белем бирү учреждениеләре һәм төрле уку йортлары белән тыгыз элемтәдә эшли.  Укыту һәм тәрбия эше фәнни нигезгә салына. Кадрларның һөнәри осталыгы арта. Укытуның сыйфаты күтәрелә, яхшы һәм бик яхшы билгеләренә генә укучылар саны арта. Гимназияне тәмамлаучыларның  100%ы югары уку йортларына керүе гадәти хәлгә әйләнде.

Гимназиядә 13 нче татар сәнгать мәктәбе филиалы эшли.  Укучылар рәсем һәм музыка буенча өстәмә белем алалар.

Гимназиядә милли көрәш, шахмат, курай, театр,  дин һәм әхлак, туризм, техник  түгәрәкләр, “Экспрессия” бию коллективы, “Әллүки” фольклор ансамбле уңышлы эшләп, әйбәт нәтиҗәләр күрсәтәләр. Татар көрәше белән шөгыльләнүчеләр ярышларда җиңеп, һәрвакыт беренчелекне алалар. Бу түгәрәккә йөрүчеләрнең күбесе физкультура институтына укырга керә. Яшүсмерләр арасында татарча көрәшне пропагандалау ягыннан да гимназияне үрнәк итеп куярлык, һәртөрле спорт чаралары биредә үткәрелә.

 

Шәһәр уеннарында гимназистлар башлап йөри. Алар татарча КВНга нигез салдылар, һәрвакыт призлы урыннар яулыйлар. Милли бәйрәмнәребезне үткәрүдә дә актив катнашалар. Татарча нинди генә башлангыч туса да, ул 2 нче гимназиядә ныгый, сынау үтә, аннары шәһәр күләменә чыга, үстерелә һәм баетыла. Гимназистлар шәһәр күләмендә үткәрелгән  бәйгеләрдә даими җиңүләр яулыйлар.