• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета г. Набережные Челны

Визитная карточка

Адрес: 423805, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, пр. Х.Туфана, д. 23
Телефон: 8(8552)30-55-60
E-Mail: uochelny@inbox.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК г. Набережные Челны
Руководитель: Хузин Рустем Ниязович
У нас учатся: 65298 учащихся
У нас учат: 6789 педагогов

Новости

Республикакүләм семинар-практикум

Опубликовано: 25.10.2023

Әлеге чарада Казан, Әлмәт, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләренең “Адымнар” мәктәбе директорлары, директор урынбасарлары һәм татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Яр Чаллы шәһәре барлык мәктәпләреннән  милли  белем һәм тәрбия бирү буенча директор урынбасарлары катнашты.

    Семинарны  59 нчы “Адымнар-Чаллы” күп телле гимназиясенең директоры Галиев Азат Таһир улы чыгышы һәм укытучылар коллективы “Кунак” биюе белән ачып җибәрде. Аннары кунаклар ике төркемгә бүленеп дәресләр, мастер-класслар, чыгышлар карадылар.

Имамова Гөлназ Нәсим кызы, Яр Чаллы шәһәре «Адымнар-Чаллы» гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы «Мәкальләр», 2 нче сыйныф, әдәби уку дәресе, Биккинина Эльвина Миргазиан кызы, Яр Чаллы шәһәре «Адымнар-Чаллы» гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы «Антонимнар», 6 нчы сыйныф, татар теле дәресе күрсәтте.

Габбасова Гөлнар Үзбәк кызы, Яр Чаллы шәһәре 21 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы “Укучыларны Төп дәүләт имтиханнарына әзерләү”, Гайсина Рәмзия Рәшид кызы, Яр Чаллы шәһәре 76 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы “Җиңүчене әзерләү җиңелме?”татар теле буенча олимпиадага әзерләнүне оештыру юллары буенча чыгыш ясадылар.

Вәгыйзова Гөлия Наил кызы, Яр Чаллы шәһәре 41 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы “Менталь карталарны куллануның отышлы юллары” темасына мастер-класс,  Хәсәнова Гүзәл Камил кызы, Яр Чаллы шәһәре 84 нче гали Акыш исемендәге мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы «Дөнья кафесы” методы – әти –әниләрне актив фикер йөртүгә тарту» темасына ата-аналар җыелышы үткәрде.

Семинарның йомгаклау өлешендә Һадиева Гөлнара Вәсил кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы өлкән укытучысы Федераль белем бирү программаларын гамәлгә кую шартларында туган (татар) тел һәм әдәбият укыту үзенчәлекләре турында сөйләде.

Гыйзәтуллина Энҗе Хәбир кызы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Татарстан Республикасы милли мәгариф системасында көнүзәк мәсьәләләргә басым ясады.

Семинар “Килер гасырларның аръягына Илең белән бергә уз, Тукай” дигән темага Габдулла Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичә белән  “Туган тел” җырын җырлап тәмамланды. Җитәкчесе Камаева Эльмира Рөстәм кызы.

Семинарны оештырган, әзерләгән 59 нчы “Адымнар-Чаллы” күп телле гимназия директорына, администрациягә, укытучылар коллективына, шәһәребез укытучыларына ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Сезнең белемегез, сабырлыгыгыз, балаларга һәм туган телегезгә булган мәхәббәтегез – укучыларның һәм мәктәп уңышының нигезе.



Фоторепортаж:
Республиканский семинар в полилингвальной гимназии

К списку новостей