• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Нижний Табын, ул.Школьная, 40а
Телефон: +7(855)-563-90-17
E-Mail: stoy.mus@tatar.ru, stoy.mus@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГБОУ "Нижнетабынская школа-интернат"
Руководитель: Хабибуллин Ильшат Рафисович
Год основания учреждения: 1983
У нас учатся: 76
У нас учат: 20 учителей и 10 воспитателей, 1 педагог-психолог

Новости / Яңалыклар

Закрытие лагеря ДОЛ "Шифа"

Опубликовано: 30.06.2019

Кояш, җәй, балалар көлүе, каникуллар-барлык укучыларның иң яраткан чоры. Вакыт сизелмичә үтеп китте. «Шифа» мәктәп яны лагере ябылу көне җитте. Безнең лагерь 17 июньнән 30 июньгә кадәр эшләде, анда 7-15 яшьлек 50 бала ял итте. Тәрбиячеләр тарафыннан төрле конкурслар һәм спорт чаралары үткәрелде, район музейлары да онытылып калмады.  Укучылар дельфинарийдан бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Лагерь эшләү дәверендә отрядлар төрле түгәрәкләрдә дә үзләрен сынап карадылар  «Үз кулларым белән могҗиза», «Тылсымлы курай», «Минем хобби» . Һәм ябылу көнендә балалар тәрбиячеләр белән үз эшләреннән күргәзмә ясадылар .

Аннары лагерь сменасын ябуга багышланган бәйрәм концерты булды

Йомгаклау линейкасында һәр отряд «Иң тату отряд», «Иң спорт отряды», «Иң күңелле отряд» кебек грамоталар алды. Шулай ук балаларга төрле номинацияләрдә бирелгән шәхси грамоталар тапшырылды. Лагерь начальнигы Шакирова Д. З. балаларны лагерь сменасы тәмамлану белән котлады, каникулларның күңелле һәм файдалы дәвам итүен теләде, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү кирәклеген искәртте.

Мәктәп яны лагерында үткәрелгән вакыт эчендә балалар дус булырга, бер-берсен хөрмәт итәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәнделәр. Лагерьда үткәрелгән көннәр балаларга бик күп шатлыклы минутлар китерелер һәм озак сакланыр дип ышанабыз. Сезгә бәхетле, ваемсыз һәм куркынычсыз җәй, балалар! Һәрвакыт шундый акыллы, шат күңелле булып калыгыз!

Быел «Шифа» мәктәп яны лагерында эшләүчеләргә, тәмле иртәнге аш һәм төшке аш әзерләүчеләргә, биналарда ямь һәм чисталык тудыручыларга, кызыклы чаралар оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә!



К списку новостей