ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Нижний Табын, ул.Школьная, 40а |
| Телефон: | +7(855)-563-90-17 |
| E-Mail: | stoy.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Нижнетабынская школа-интернат" |
| Руководитель: | Гилязева Дамира Ахтамовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 |
| У нас учат: | 18 учителей и 5 воспитателей |
ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Класс сәгате 08.09.2021

Бүген барлык сыйныфларда да велосипед,самокатларда йөрү кагыйдәләре буенча класс сәгатьләре узды.
-
08.09.2021

Интернат мәктәбендә гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркырнычсызлыгын булдырмау буенча оештырылучы профилактик эшләр дәвам итә. Янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен тикшерү максаты белән мәктәпкә Мөслим һәм Сарман районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлегенең начальник урынбасары Алмаз Афлятунов килгән иде. Тикшерү эшләреннән кала, ул укытучылар коллективы белән очрашып, гадәттән тыш хәл булган очракта үз-үзеңне тоту тәртипләрен аңлатты, эвакуацияләү үзенчәлекләрен аңлатты,эвакуация уздырды.
-
Әңгәмә 07.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, терроризмга каршы көрәшү айлыгы кысаларында участок полициясе җитәкчесе Бухаров Р.Р. белән әңгәмә оештырылды. Әңгәмә барышында укучыларга куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелеп узды, үз-үзеңне саклау чаралары искәртелде.
-
Мин тынычлык яклы 06.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, терроризмга каршы көрәш айлыгы уңаеннан китапханәче Халимова Г.М. "Мин тынычлык яклы"исеме астында китап күргәзмәсе оештырды. 9 класс укучылары белэн берлектэ"Беслан мәнге безнен йөрәктә" дигэн темага китапханә сәгате күрсәтелде.
-
"Су тамчысы" акция 06.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, терроризмга каршы көрәшү айлыгы кысаларында башлангыч сыйныф укучылары белән "Су тамчысы" акциясе уздырылды.Акция барышында балалар террор актлары корбаннарының теләктәшлеге йөзеннән, мәктәп территориясендә үсә торган чәчәкләрне, шулай ук хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хокук саклау органнары хезмәткәрләрен бер тамчы су" эчерттеләр".
-
06.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы,террорчылыкка каршы көрәшү айлыгы кысаларында укытучы Хөсәенов А.Р. укучыларга экстремизм,гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатылып узды.
-
Беслан 03.09.2021

2004 елның сентябрендә кечкенә Осетин шәһәре исеме бөтен дөнья буйлап очып китте. Беслан куркыныч фаҗига һәм Үлемсез газап символы гына түгел, ә террорчыларга каршы торучыларның гаҗәеп каһарманлык үрнәге дә булды. «Үткәнне истә тотарга. Киләчәк турында уйларга...». Бу сүзләр янә Беслан фаҗигасенең бер еллыгына багышланган чараларның лейтмотивына әверелде.
Сәләмәтлек мөмкинлекләре чикләнгән Түбән Табын интернат-мәктәбендә " Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган чаралар үтте. Һәр сыйныфта «Беслан фәрештәләре», «Беслан кайгысы кайтавазы», «Беслан фаҗигасе», «без Сезнең белән Беслан балалары»темаларына сыйныф сәгатьләре үткәрелде. 1-9 сыйныф укучылары фаҗиганең масштабы белән таныштылар һәм 2004 елның 1 сентябрендә Беслан шәһәрендә мәктәпне басып алганда террорчыларның вәхшиләрчә эшләре турында белделәр. Сыйныф җитәкчеләре балаларның игътибарын «терроризм» һәм «террорист»төшенчәләренә юнәлттеләр. Сыйныф сәгате ахырында балаларга урамда һәм җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. -
Эшлекле визит 02.09.2021

Эшлекле визит белән мәктәбебезгә Мамадыш муниципаль районы башлыгы Иванов А.П. килде Анатолий Петрович коллектив белән очрашып, кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Мәктәп эшчәнлегеннән канәгатъ калуын белдерде.
-
Белем көне 01.09.2021

Бүген Түбән Табын интернат мәктәбендә «Белем көне» бәйрәме узды.
Мәктәп директоры Илшат Рафис улы барысын да шушы көн белән котлады. Тантаналы бәйрәмдә Мөслим районы
депутаты,картлар һәм инвалидлар йорты җитәкчесе Шакирянова Г.Г,, Түбән Табын авыл җирлеге башлыгы Киаметдинов Р, мәгариф идарәсе бүлегенең уку һәм укыту эшләре буенча директор урынбасары Әхмәтҗәнова Э.Ф. катнаштылар. Бу көнне бик күп җылы сүзләр, изге теләкләр әйтелде. -
Класс сагәте 01.09.2021

Бүген барлык сыйныфларда да ""Современная российская наука" исеме астында Бөтенроссия ачык дәрес узды.







