ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Нижний Табын, ул.Школьная, 40а |
Телефон: | +7(855)-563-90-17 |
E-Mail: | stoy.mus@tatar.ru, stoy.mus@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГБОУ "Нижнетабынская школа-интернат" |
Руководитель: | Хабибуллин Ильшат Рафисович |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 76 |
У нас учат: | 20 учителей и 10 воспитателей, 1 педагог-психолог |
ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Дуслык акциясе 17.01.2022
Суицидаль тәртипне профилактикалау декадасы кысаларында "Тонус" отряды активистлары педагог-психолог җитәкчелегендә "Дуслык!" акциясе үткәрде. Акция барышында балалар үзара сәламәт дустанә мөнәсәбәтләр дә сәламәт яшәү рәвешенең мөһим өлеше икәнлеге турында сөйләштеләр .
-
"Я ценю свое здоровье!" 15.01.2022
В рамках декады по профилактике суицида с целью формирования у школьников позитивной адаптации к жизни и своему здоровью психолог провела с учащимися начальных классов "Я ценю свое здоровье!". На уроке ребята тренировались с массажными мячиками. С помощью мячей «ёжиков» детям нравится массировать пальцы и ладошки, что оказывает благотворное влияние на весь организм. Регулярный массаж помогает справится с усталостью, улучшает кровообращение, обменные процессы, способствует расслаблению организма.
-
"Мультфильмография" 14.01.2022
"Мультфильмография" проекты кысаларында укучылар "җиңел пластилин" (Воздушный пластилин) белән таныштылар. Гади пластилиннан аермалы буларак, әлеге төр пластилин тиз арада катып кала һәм кабат куллануга ярамый. Һава пластилины белән эшләүне балалар бик ошатты. Дәрестән соң эшчәнлектә укучылар "Шалкан", "Теремок"әкият-геройларын әвәләделәр.
-
Искечә Яңа ел 13.01.2022
13 нче гыйнвар көнне, Иске Яңа ел алдыннан, Түбән Табын интернат- мәктәбендә ,Әлмәт шәһәре иганәчеләре ярдәмендә укучылар өчен бәйрәм чарасы уздырылды. Мәктәп-интернатта тәрбияләнүчеләр кызыклы, мавыктыргыч тамаша кылдылар .
Балалар бәйрәменә– Кыш бабай белән Кар кызы, Юлбарыс һәм Убырлы карчык әкият геройлары килгән иделәр. Укучылар үзешчән сәнгать номерлары күрсәттеләр, конкурсларда катнаштылар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, күңел ачтылар. Бәйрәм программасыннан соң балаларга татлы бүләкләр тапшырылды. «Мөмкинлекләре чикле балалар өчен Түбән Табын интернат-мәктәбе» директоры Илшат Рафис улы Әлмәт шәһәренең барлык иганәчеләренә уңышлы хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде. -
Искечә яңа ел! 13.01.2022
13 гыйнвар көнне укытучы-тәрбиячеләр белән берлектә мәктәп укучылары өчен «Искечә Яңа ел» бәйрәме үткәрелде, укучылар актив рәвештә төрле конкурсларда катнаштылар, табышмакларга җавап бирделәр,җырлап-биеп күңел ачтылар.
-
Матбугат журналистлары бездә кунакта 12.01.2022
12 гыйнвар көнне мәктәбебездә эшлекле сәфәр белән "Мәгариф", 'Гаилэ һәм мәктәп" матбугаты журналистлары кунакта булдылар. Кунаклар, интернат мәктәп эшчәнлеге белэн якыннан таныштылар.
-
"Хайваннар сәяхәте" 12.01.2022
Бала өчен уен-табигый ихтыяҗ, чөнки нәкъ менә уен формасында балалар дөньяны, якын -тирәне таныйлар. Башлангыч сыйныфларда да белемнәр уен формасында яхшырак үзләштерелә. Психолог белән бергә беренче сыйныф укучылары "Хайваннар сәяхәте"уенын уйнап белемнәрен ныгыттылыр. Уен игътибарлылыкны, танып-белү кызыксынучанлыкны, киң фикерләүне, сөйләмне үстерә. Уен барышында укучылар"сулга", "уңга" төшенчәләрен, йорт һәм кыргый хайваннарның исемнәрен атап, белемнәрен ныгыттылар.
-
участок уполномоченные, полиция майоры А.В. Фәхразиев белән очрашу 12.01.2022
12 гыйнвар көнне мәктәптә өлкән сыйныф укучылары өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим район бүлегенең өлкән участок уполномоченные, полиция майоры А.В. Фәхразиев белән очрашу узды. Очрашуның максаты: балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү, хокукый белемнәрне пропагандалау һәм мөстәкыйль рәвештә җаваплы карар кабул итү күнекмәләрен формалаштыру.
Әңгәмә барышында балаларга «хокук бозу» һәм «җинаять»төшенчәләре, аларның төрләре аңлатылды. Моннан тыш, полиция майоры тәмәке тарту, алкоголь эчемлекләрне куллану һәм наркотик чараларның зыяны турында да бәян итте. -
Кеше тормышында Цифрлы технологияләр 11.01.2022
Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә 2022 ел цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Бүген "цифрлаштыру" төшенчәсе һәм җәмгыять үсешендә цифрлаштыру роле белән таныштыру максатыннан укучылар белән "Кеше тормышында Цифрлы технологияләр"дигән әңгәмә үткәрелде.
-
Тренинг 11.01.2022
2022 елның 11 гыйнварында мәктәп педагог-психологы Г.Г. Гыйльфанова тарафыннан яшүсмерләрнең суицидаль тотышын профилактикалау буенча сыйныф җитәкчеләре өчен тренинг үткәрелде.