ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Нижний Табын, ул.Школьная, 40а |
| Телефон: | +7(855)-563-96-06 |
| E-Mail: | stoy.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Нижнетабынская школа-интернат" |
| Руководитель: | Сайфуллина Гульназ Фирдавесовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 64 |
| У нас учат: | 18 учителей и 5 воспитателей |
ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Всероссийский Петровский урок 23.07.2021

Всероссийский Петровский урок,посвященный 350-летию со дня рождения Петра I.
-
Правила для родителей! 21.07.2021

Хөрмәтле ата-аналар, ачык сулыкларда йөзү һәм коену-балалар өчен иң яраткан шөгыльләрнең берсе. Һәр ачык сулык балалар өчен үлем куркынычына әверелергә мөмкин, әгәр элементар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәсәң. Бу кагыйдәләр сабыйлар өчен дә, олылар өчен дә бертигез актуаль. Баланы киләчәктә пляжда коенырга әзерләгез. Гаилә ялына яки пляжга барырга җыенганда берничә таныштыру әңгәмәсе үткәрегез. Балага су янында һәм суда ял итүгә һәм уеннарга бик җаваплы карарга кирәклеген аңлатыгыз.
-
Гаилә көне 07.07.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" челленджына безнең укучыларыбыз да бик теләп кушылды.
-
Сау бул лагерь 21.06.2021

Сау бул лагерь.
Бүген 7 көнлек сәламәтләндерү лагере үз ишекләрен япты.Ә алда укучыларның кояшлы,кызыклы һәм мавыктыргыч җәйләре дәвам итә. -
Артмастер 18.06.2021

Өлкән отряд кызлары "Артмастер"түгәрәгендә психолог белән бергә, страз һәм бисердан браслетлар ясау техникасы белән таныштылар. Һәркем үзенең кабатланмас бизәген бизәү өчен уйлап тапкан һәм рәхәтләнеп браслетлар ясаганнар.
-
Укучыларыбыз аттестат алдылар! 17.06.2021

Парталар атында калдылар
Калдылар балачак еллары.
Аттестат-кулларда
Зур тормыш чакыра,
Сезне зур,җаваплы юлларга.
Юлларыгыз уң булсын! -
ДОЛ "Шифа" 15.06.2021

ДОЛ "Шифа"
Бүген, 15 нче июнь көнне, интернат мәктәптә оештырылган «Шифа» сәламәтләндерү лагеры үз эшен башлап җибәрде. Лагерьга 1-9 нчы сыйныфлардан 50 бала йөри. Алар 3 отрядка берләштеләр. «Непоседы», «Авокадо», «Pop-it» отрядлары инде дуслашып та өлгерделәр. «Уйныйбыз да, жырлыйбыз, укуга көч туплыйбыз!» дигән девиз белэн көн дәвамында кызыклы чаралар уткәрелә, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйныйлар, шулай ук мавыктыргыч экскурсияләр оештырылачак. Әле лагерьның беренче көне генә, алда тагы да кызыклы һәм күңелле булачак…Отрядларда иртәгәсе көнгә әзерлек бара, җыр-биюләр өйрәнәләр. Балаларның күңелләре бик шат, ашханәдә 5 мәртәбә җылы ризык белән тукланалар. -
Covid-19 10.06.2021

Һәркем үз сәламәтлеген кайгыртып яшәргә тиешле. Мөслим район үзәк хастәханәсе баш табибы урынбасары Рәйханә Рәшит кызы интернат коллективы каршында Covid-19 вакцинациясен ясатуның кирәклеге турында лекция укыды, аңлату эшләре алып барды.
-
Кагыйдәләрне синдә бел 07.06.2021

Балаларның җәйге яллары вакытында куркынычсызлыгын тәэмин итү, аларга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен өйрәтү безнең, өлкәннәр бурычы.
-
Безнең җиңүләр. 02.06.2021

Мөслим сәңгать мәктәбе "Кояшлы Ык" дип исемләнгән региональ рәсемнәр конкурсы игълан иткән иде. Барлык килгән эшләргә бәя бирелеп, жюри әгъзалары жиңүчеләр исемлеген атады. Безнең укучыларыбызны да әлеге конкурста лаеклы урыннар яулавы белән чын күңелдән тәбрик итәбез!







