ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Нижний Табын, ул.Школьная, 40а |
Телефон: | +7(855)-563-90-17 |
E-Mail: | stoy.mus@tatar.ru, stoy.mus@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГБОУ "Нижнетабынская школа-интернат" |
Руководитель: | Хабибуллин Ильшат Рафисович |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 76 |
У нас учат: | 20 учителей и 10 воспитателей, 1 педагог-психолог |
ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Подготовка к Новому году. 14.12.2023
Яңа ел- бөтен кеше көтеп ала торган сихри бэйрэм. Әле шактый вакыт булса да, балалар бәйрэмгэ әзерлекне күптән башлады: кыш бабайга хатлар язылды, чыршылар бизәлде. Бүген бүлмәләрне бизәүгә әзерләнәбез.
-
13.12.2023
Индивидуаль программа нигезендә укучы балалар бик телэп Яна елга эшләнмәләр ясадылар. Яна ел бары тик шатлык-куанычлар гына алып килсен иде. -
День Конституции. 12.12.2023
День Конституции-отмечается в нашей стране ежегодно 12 декабря-одна из значимых памятных дат российского государства.Конституция Российской Федерации- основной закон страны,который закрепил охраняемые государством права,свободы и обязанности человека и гражданина.
К этой дате дистанционно состоялись беседы,патриотические и информационные. -
«Волшебство своими руками». 08.12.2023
«Мизгел” яшьләр үзәгендә тәрбиячелэр hэм педагоглар белән берлектэ ,инвалидлар декадасы кысаларында «Үз кулларым белэн могжизалар” дигән иҗади эшләр күргәзмәсе оештырылды. Эшләр гадәти түгел, һәр мастерның эчке рухын һәм энергетикасын тапшыралар, алар җылы hэм игелекле эшлэрен бэян итэлэр.
-
Спортивное мероприятие. 07.12.2023
Инвалидлар декадасына багышланган чаралар планын тормышка ашыру кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Мизгел" яшьләр үзәге каршындагы "Игелек уят" волонтерлар отряды белән берлектә балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар өчен "Сәламәтлекләре чикләнгән Түбән Табын мәктәп-интернаты" дәүләт бюджет учреждениесендә анимацион спорт чарасы оештырдылар.
Ярышлар бик күңелле һәм җылы шартларда узды, балигъ булмаганнар бик күп уңай эмоцияләр алды, һәр команданың җанатарлары барлык ярышлар дәвамында үз командаларына актив ярдәм итте.
Чара ахырында барлык катнашучылар да татлы бүләкләр алдылар. -
«Мы вместе». 07.12.2023
Ел саен инвалидлар декадасы кысаларында "Без бергә" хәйрия марофоны үткәрәлә. Безнең мәктәп тә бу чарада читтә калмый. Җыелган матди ярдәм үзебезнең мәктәп укучысының сәламәтлеген ныгыту өчен тапшырылды.
-
"Учитель года". 06.12.2023
4 нче декабрьдә "Ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының муниципаль туры старт алды. Конкурс өч этаптан тора: дәрес, класс сәгате һәм мастер-класс. Безнең педагог Рахимова Гөлчәчәк Мөхәррәм кызы 5 нче класс укучылары белән "Борынгы көнчыгыш" дигән темага дәрес һәм "Яхшылык һәм начарлык" темасына класс сәгате күрсәтте. Комиссия әгъзалары безнең педагог эшеннән канәгать калды һәм Түбән Табын интернат-мәктәбендә иҗади, үз эшенең профессионаллары эшләвенә яңадан инандылар.
-
"Добрые сердца". 05.12.2023
5 декабрьдә Бөтендөнья волонтерлар көне билгеләп үтелә. Волонтерлык кайгырту төшенчәсе белән бәйле.
Бүген "Игелекле йөрәкләр" отряды волонтерлары Түбән Табын авылында яшәүче өлкән яшьтәге тыл хезмәтчәннәре Сабирова Разина, Гәрәев Фәрвәзетдин, Вәгыйзов Әмирҗанга шефлык ярдәме күрсәттеләр. -
“Мәрхәмәт ягына сәяхәт” . 05.12.2023
5 декабрьдә, инвалидлар декадасы кысаларында, безнең мәктәптә Мэллэ Тамак китапханәчесе Людмила Игошева “Мәрхәмәт ягына сәяхәт” дигән темага яхшылык дәресе үткәрде. Балалар китапханәче белән “яхшылык”, “мәрхәмәтлелек”, “Мәрхәмәтле гамәлләр” дигән сүзләрнең мәгънәсен карадылар. “Нәрсә ул яхшылык?”, “Мәрхәмәтле булу җиңелме?” дигән сорауларга җаваплар эзләделәр. Дэрес ахырында балаларны татлы сюрприз котте. -
Тотальный тест "Доступная среда". 04.12.2023
1 нче декабрь көнне мәктәбебез "Уңайлы мөхит" гомүмрәсәй акциясендә катнашты. Акция төрле инклюзия мәсьәләләренә һәм мөмкинлекләре чикле кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә, шулай ук үзара хезмәттәшлеккә, аралашу этикасына һәм һәркем очен аңлаешлы мөхит тудыру мәсьәләләренә юнәлтелгән иде.