МБДОУ «Ташлиярский детский сад «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 423975, РТ Муслюмовский район, с. Ташлияр, ул. Урожайная, дом 78б |
| Телефон: | +7(855)-563-66-40 |
| E-Mail: | DTash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ляйсан" |
| Руководитель: | Гайсина Диляра Зиннуровна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 7 |
| У нас учат: | 2 |
МБДОУ «Ташлиярский детский сад «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
"Без бергә"марафон.
06.12.2023
Инвалидлар декадасы кысаларында ,"Без бергә"хәйрия марафонына кушылып ,балалар бакчасына йөрүче Раянның әнисенә пакет тапшырылды.
Приняли участие в марафоне "МЫ ВМЕСТЕ",приготовили продуктовый пакет семье воспитанника Нуретдинова Раяна.
-
"Ярминкә". 05.12.2023

Бүген авыл мәдәният йортында,"Сәламәтлек буенча,мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр"ункөнлеге кысаларында,хәйрия сатып-алу ярминкәсе оештырылды.Бу чарада безнең балалар бакчасы хезмәткәрләре дә актив катнашты.
Приняли активное участие в ярмарке,посвященное декаде инвалидов
-
"Кунак кызы". 04.12.2023

Балалар белән кунак каршылаганда пешерелә торган татар халык ашлары,кунакчыллык,үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләре турында танышуны дәвам иттек.Пластилинны ике уч арасында әйләндерү хәрәкәтләре ясап ,тәрлечә тоташтырып крәндильләр ясадык.
С детьми побеседовали по нравственному воспитанию на тему "Гости пришли".Цель: формировать у детей навыки культурного поведения в гостях.
Закрепили навыки работы с пластилином.
-
"Китаплар дөньясында". 30.11.2023

Балалар Ташлыяр китапханәсендә булдылар.Китапханәче Гүзәлия апалары китапның барлыкка килү тарихы,китапханә кагыйдәләре,матур журналлар белән таныштырды.
Сегодня были на экскурсии в сельской библиотеке. Дети с большим интересом рассматривали иллюстрации новых книг, узнали когда появились книги.Закрепили правила аккуратного использования книжек.
-
"Әниләр көне". 28.11.2023

Барлык әниләрне "Әниләр көне"белән котлыйбыз. Нәниләребез әниләренә яратып,тырышып матур кул эшләре ясадылар.
Сегодня праздник самый дорогой и родной "Мамин день".Мамам в подарок изготовили праздничные открытки.
-
"Кар,кар,кар ява".Рәсем шөгыле. 27.11.2023

Бүгенге рәсем шөгыленең темасы"Кар,кар,кар ява".Балалар сызык,штрих,тимгел-тимгел тапларны ритмик рәвештә төшерергә өйрәнделәр.Р.Миңнуллинның "Кар ява"шигырен дә яратып тыңладылар.
На занятие закрепили приёмы рисования кисточкой точки и мазки ,равномерно распределяя их по всему листу.
-
"Төсләр". 22.11.2023

Балаларның шөгыль вакытында саннар буенча предмет төркемнәрен аера белүләрен ныгыттык, төсләрнең исемнәрен кабатладылар ,сорауларга җавап бирүләрен үстердек.
-
"Бухгалтерлар көне"День бухгалтера". 21.11.2023

"Бухгалтерлар көне"уңаеннан балалар шушы профессия турында таныштылар,үзләрен кечкенә бухалтерлар итеп сынап карадылар.К "Дню бухгалтера"дети познакомились с данной профессией,узнали для чего нужен бухгалтер,что используют в работе,Дети тоже попробывалипобыть бухгалтерами.
-
"Сәламәт булыйк"."Будьте здоровы". 20.11.2023

Сулыш юлы һәм грипп авыруларыннан саклану чаралары турында видео карадык ,соңыннан балаларга авыруга бирешмәүнең гап гади ысуллары аңлатылды."Санпросвещение"подготовило информационный материал по профилактике простудных заболеваний.Дети внимательно просмотрели видео материал.Затем провели беседу об увиденном.Берегите себя и детей!
-
"Каз өмәсе". 16.11.2023

балаларны халкыбызның күркәм гореф-гадәтләре ,йолалары белән таныштыру максатыннан,бакчабызда мәдәният хезмәткәрләре катнашында"Каз өмәсе"уздырылды.Балалар каз мамыгыннан, канатыннан ясалган эшләнмәләр белән таныштылар,"Чума үрдәк,чума каз"уенын да яратып уйнадылар.





