МБОУ «Салауз-Муханская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423991, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Салауз-Мухан, ул. Кооперативная, д. 85А |
Телефон: | +7(855)-563-13-60 |
E-Mail: | ssmuh.mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Салауз-Муханская ООШ" |
Руководитель: | Магалимов Динар Низаметдинович |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 43 учащихся и 12 воспитанников |
У нас учат: | 8 учителей и 2 воспитателя |
Яңалыклар
Волейбол
Опубликовано: 23.02.2011
Һәр елны традициягә әверелгән волейбол буенча район ярышлары быел да үз вакытында, үз көнендә үткәрелде.
Бу ярышлар, Сал.Мухан авылында туып үскән, шушы мәктәптә белем алган һәм шунда ук физкультура укыткан Гатауллин Шәһит Мәхмүт улының якты истәлеген искә алып ,үткәрелде.
Ярышларны Сал, Мухан мәктәбенең ТИН укытучысы Тимергалиев М.М. ачып җибәрде. Спортчыларны Мөслим районы спорт, туризм һәм яшьләр белән эшләү бүлеге мөдире Әхмәтҗанов А.М., Мәктәп директоры Ханнанов М.М., “Яшьлек” спорткомплексы тренеры Җиһаншин А.Х. котладылар.
Быелгы ярышларда12 команда катнашты һәм көч сынашты.Ярышларга Актаныш районының Әнәк авылы яшьләре командасы да килгән иде.
Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә булды:
I урын “Яшьлек” спорт комплексы
II урын Метрәй авылы
III урын Әнәк авылы(Актаныш)
IV урын Симәк авылы
Ярышларда җиңгән командалар һәм иң яхшы уенчыларны бүләкләү өчен бүләкләрне, Гатауллин Шәһитнең абыйсы Мәкъсүт һәм әтисе Мәхмүт абый , Мадъяров Илдар, Гыйздатов Раушан һәм Шәһитнең классташлары, укучылары алып килде.
Фоторепортаж:
Волейбол ярышы-2011