Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Муслюмовская детская школа искусств"
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Хафизова д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-562-52-63 |
| E-Mail: | Kadriya.Gizdatova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство культуры Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБУ ДО "МДШИ" |
| Тип УДО: | ХЭН |
| Руководитель: | Фаттахова Айгуль Назифовна |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 372 |
| У нас учат: | 20 |
Новости ОУ
13–14 март көнне Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары Минзәлә шәhәрендә үткәрелгән «Созвездие - Йолдызлык - 2014» ХIV ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона турында катнаштылар
Опубликовано: 15.03.201413–14 март көнне Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары Минзәлә шәhәрендә үткәрелгән «Созвездие - Йолдызлык - 2014» ХIV ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона турында катнаштылар. Конферанс номинациясендә Яхин Ильназ (укытучысы Татарстаннын атказанган мәдәният хезмәткәре Ялалова Лилия) 1 урын, вокал номинациясендә Шафигуллина Гүзәл (укытучысы Гөлназ Юсупова) 2 урын, конферанс номинациясендә Биккинина Зилә hәм Хисамудинов Эльвин (укытучылары Замалова Ләйсән), Ольга Нуруллина hәм Айгөл Мәҗитова житәкчелегендәге «Мөслим бизәкләре» бию ансамбле «Уфа юкәләре», «Матрешкалар» биюләре белән ике турны да уңышлы узып, 3 дәрәҗә лауреат булдылар hәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Бу лауреатлар барысы да апрель аенда Казан шәhәрендә үткәреләчәк суперфиналга чакыру алдылар. Ахметзянова Алина, Нуриева Эльвина, Кирамов Илсур, Саламаев Руслан (укытучылары Ахметзянова Мөршидә), Новикова Татьяна (укытучысы Гүзәл Галиева) вокал номинациясендә, Садриев Сәит, Ахметзянова Алинә, (укытучылары Ләйсән Закирова) конферанслар буларак, беренче турны уңышлы гына үтеп, 2 турда да чыгыш ясадылар. Харитонова Рената (укытучысы Гөлназ Юсупова), Шәйхәйдарова Илзирә, Латыйпова Камилла (укытучылары Ахметзянова Мөршидә), Габдуллина Динә (укытучысы Раилә Ахметгалиева), вокал номинациясендә, Султанова Диана, Бикмурзина Аделина, Ахметзянов Айнур (укытучылары Ләйсән Закирова) конферанс номинациясендә катнашып, үзләрен сынап кайттылар.
К списку новостей













