Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Муслюмовская детская школа искусств"
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Хафизова д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-562-52-63 |
| E-Mail: | Kadriya.Gizdatova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство культуры Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБУ ДО "МДШИ" |
| Тип УДО: | ХЭН |
| Руководитель: | Фаттахова Айгуль Назифовна |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 372 |
| У нас учат: | 20 |
Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Муслюмовская детская школа искусств" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
Муслюмовская школа искусств вновь приняла гостей/ Мөслим сәнгать мәктәбе янәдән кунаклар кабул итте 19.07.2022

Вчера, 18 июля, Муслюмовская школа искусств вновь приняла гостей. Директор «Дирекции развития общественных пространств» г. Нюрбы Республики Саха (Якутия) Александра Улинова, учредитель строительной компании «ТехСтандарт» г. Якутска Григорий Николаев ознакомились со школой, осмотрели работу отделений. Гости были особенно впечатлены возможностями, созданными в школе, новыми инструментами. Айгуль Фаттахова подарила гостям книгу о школе искусств. Очень понравился гостям и парк «Курай».
Кичә, 18 июль көнне Мөслим сәнгать мәктәбе янәдән кунаклар кабул итте. Саха Республикасы (Якутия) Нюрба шәhәренең «Иҗтимагый киңлекләрне үстерү дирекциясе» директоры Александра Улинова, Якутск шәhәренең «ТехСтандарт» төзелеш компаниясен гамәлгә куючы Григорий Николаев мәктәп белән якыннан таныштылар, бүлекләр эшчәнлеген карадылар. Кунаклар аеруча да мәктәптә тудырылган мөмкинлекләргә, яңа уен коралларына таң калды. Айгөл Фәттахова кунакларга сәнгать мәктәбе турында китап бүләк итте. Сәнгать мәктәбе янындагы «Курай» паркы да кунакларга бик ошады.
-
Развлекательная программа для отдыхающих в оздоровительном лагере "Лесная страна"/ "Урман иле"сәламәтләндерү лагеренда ял итүчеләр өчен күңел ачу программасы 19.07.2022

18 июля преподаватели отделения театрального и вокального искусства организовали в оздоровительном лагере "Лесная страна" развлекательную программу. Лейсан Замалова провела для детей веселые и интересные игры, а Гузель Галиева исполнила для них свои песни.
18 июльдә театр һәм вокал сәнгате бүлеге укытучылары "Урман иле" сәламәтләндерү лагеренда күңел ачу программасы оештырдылар. Ләйсән Замалова балалар өчен күңелле һәм кызыклы уеннар үткәрде, ә Гүзәл Галиева аларга үзенең матур җырларын башкарды.
-
Флэш-моб для отдыхающих в оздоровительном лагере "Лесная страна"/ "Урман иле"сәламәтләндерү лагеренда ял итүчеләр өчен флэш-моб 12.07.2022

11 июня преподаватели отделения хореографии Муслюмовской детской школы искусств ездили с игровой, развлекательной программой в оздоровительный лагерь "Лесная страна". Играли в танцевальные игры, станцевали флэш-моб. Дети быстро разучили несложные движения для флэш-моба и станцевали самостоятельно. В танце можно выразить себя творчески, а можно и просто выплеснуть свои эмоции, избавившись, таким образом, от плохого настроения. Это весело и здорово – танцевать под ритмичную музыку в компании друзей!
11 июнь көнне Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлеге укытучылары "Урман иле"сәламәтләндерү лагерена уен, күңел ачу программасы белән бардылар. Бию уеннары уйнадылар, флэш-моб биеделәр. Балалар флэш-моб өчен авыр булмаган хәрәкәтләрне тиз өйрәнделәр һәм үзләре биеделәр. Дуслар компаниясендә ритмик музыка астында биергә бик күңелле һәм бик шәп!
-
Выпускники Муслюмовской школы искусств поступили в музыкальный колледж /Мөслим сәнгать мәктәбен тәмамлаган чыгарылышлар музыка көллиятенә укырга керделәр 08.07.2022

Среди выпускников Муслюмовской детской школы искусств в текущем учебном году было немало талантливых, передовых учеников. Отрадно, что среди этих ребят есть и те, кто связал свою дальнейшую жизнь с искусством. Два выпускника отделения народных инструментов Альфинура Гилметдиновой, поступили в Альметьевский музыкальный колледж. Раниз Хафизов успешно сдал экзамены по классу баяна, Ралина Искандерова – по классу гитары. Выпускница отделения вокального искусства Азалия Хафизова поступила в Казанский музыкальный колледж им. И.В. Аухадеева (преподаватель Гузель Галиева). Поздравляем наших читателей с этим большим шагом! Желаем успехов в дальнейшей творческой жизни.
Мөслим сәнгать мәктәбен агымдагы уку елында тәмамлаган чыгарылышлар арасында сәләтле, алдынгы укучылар шактый иде. Шунысы куанычлы, әлеге егет-кызларыбыз арасында киләчәк тормышын сәнгать белән бәйләгәннәр дә бар. Халык уен кораллары бүлеге укытучысы Әлфинур Гыйлметдинова сыйныфын тәмалаган ике укучыбыз Әлмәт музыка көллиятенә укырга керделәр. Раниз Хафизов – баян классы буенча, Ралина Искандерова – гитара классы буенча имтиханнарны уңышлы гына тапшырып, көллият студент диген исемне алдылар. Җыр сәнгате сыйныфын тәмамлаган укучыбыз Азалия Хафизова исә И.В. Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенә укырга керде. Укытучысы Гүзәл Галиева. Укучыларыбызны әлеге зур адымнары белән котлыйбыз! Алдагы иҗат тормышында уңышлар теләп калабыз.
-
Конкурс материнства и семьи "Нечкэбил-2022"/"Нечкәбил-2022"республика әниләр һәм гаилә конкурсы 01.07.2022

29 июня в Сарманово прошел зональный этап республиканского конкурса материнства и семьи "Нечкэбил-2022". Он проходит в рамках федерального партийного проекта «Крепкая семья», республиканской акции «Татарстан – территория крепких семей» и 7-го Всероссийского конкурса «Семья года». Конкурсанты презентовали видеоролики о своей семье, поделились традициями и рассказали о семейной гордости. Муслюмовский район на конкурсе представляла Айрат и Айгуль Шайгардановы. Айгуль Рифовона - преподаватель отделения вокального искусства Муслюмовской детской школы искусств. От всей души поздравляем семью Шайгардановых с выходом в финальный тур, который состоится 17 сентября в Казани.
29 июнь көнне Сарманда "Нечкәбил-2022"республика әниләр һәм гаилә конкурсының зона этабы узды. Ул «Ныклы гаилә» федераль партия проекты, «Татарстан – нык гаиләләр территориясе» республика акциясе һәм «Ел гаиләсе»7 нче Бөтенроссия конкурсы кысаларында уза. Конкурсантлар үз гаиләләре турында видеороликлар тәкъдим иттеләр, гореф-гадәтләре белән уртаклаштылар һәм гаилә горурлыгы турында сөйләделәр. Мөслим районыннан әлеге бәйгедә Айрат һәм Айгөл Шәйгардановлар катнашты. Айгөл Рифовна-Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең вокал сәнгате бүлеге укытучысы. Шәйгардановлар гаиләсен 17 сентябрьдә Казан шәһәрендә узачак финал турына узулары белән чын күңелдән котлыйбыз.
-
Они-наша гордость!/Алар – безнең горурлыгыбыз! 29.06.2022

На этих фотографиях выпускники отделения духовых инструментов Муслюмовской детской школы искусств, успешно окончившие Альметьевский музыкальный колледж Салихов Раушан и Шакиров Алмаз (преподаватель Рунар Шаяхметов). Они служат в оркестре военных духовых инструментов в поселке Рощенский Самарской области.
Еще один ученик Рунара Шаяхметова – Ильназ Фаррухшин, он окончил Набережночелнинский музыкальный колледж и Казанскую государственную консерваторию. В настоящее время Ильназ Фаррухшин ведущий артист на инструменте (фагот) в Государственном национальном симфоническом оркестре Республики Башкортостан. Он награжден Благодарственным письмом председателя Государственного Собрания-Курултая РБ.
Наши ученики становятся мастерами своего дела, желаем им дальнейших побед. Они-наша гордость!
Әлеге фотосүрәтләрдә без Мөслим сәнгать мәктәбенең тынлы уен кораллыры бүлеген бетереп (укытучысы Рунар Шәяхмәтов), Әлмәт музыка көллиятен уңышлы тәмамлаган укучыларыбыз. Салихов Раушан hәм Шакиров Алмаз Самара өлкәсенең Рощенский поселыгында хәрби тынлы уен кораллары оркестрында яхшы гына хезмәт итәләр.
Тагын бер Рунар Шәяхмәтов классын тәмамлап, Яр Чаллы музыка көллиятен hәм Казан дәүләт консерваториясендә белем алган егетебез – Ильназ Фаррухшин. Бүгенге көндә Ильназ ГБУКиН Башкортстан Республикасы дәүләт милли симфоник оркестрында ( фагот ) инструментында әйдәп баручы артисты. Ул Башкортстан Республикасы Корылтае дәүләт җыены председателенең Рәхмәт хатына лаек булды.
Сәнгать юлын сайлаган укучыларыбыз илебезнең төрле төбәкләрендә үз эшләренең остасы буларак танылалар, аларга киләчәктә яңа җиңүләр теләп калабыз. Алар – безнең горурлыгыбыз!
-
День молодежи/Яшьләр көне 28.06.2022

27 июня в сквере «Сердце Муслюмово» состоялось мероприятие, посвященное Дню молодежи. Праздник начался с велопробега. Сотрудники школы искусств с удовольствием приняли участие в мероприятии. После объезда по живописным улицам Муслюмово, проложенным велосипедным маршрутом, праздник продолжился концертом артистов района. Своим красивым выступлением порадовал гордость нашей школы инструментально-вокальный ансамбль “МИрас” (руководители Гульназ Юсупова и Раиса Харисова). Также свои любимые песни исполнили Ильназ Мурзаханов, Нияз Нургалиев и Рената Харитонова. Ученик класса баяна Амир Габдулхаков сыграл на баяне красивую мелодию. Муслюмовцам понравилось выступление наших юных талантов.
27 июнь көнне “Мөслим йөрәге” скверында яшьләр көненә багышланган чара узды. Бәйрәм велойөреш белән башланып китте. Сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре дә элеге чарада бик теләп катнаштылар. Велосипед белән марштрут буенча бирелгән Мөслимебезнең матур урамнарын урап килгәч, бәйрәм район узэшчәннәре концерты белән дәвам итте. Мәктәбебезнең горурлыгы булган “МИрас” инструменталь-вокаль ансамбле узләренең матур чыгышлары белән сөендерделәр (укытучылары Гөлназ Йосыпова hәм Раисә Харисова). Шулай ук, Ильназ Морзаханов, Нияз Нургалиев hәм Рената Харитонова яраткан җырларын башкардылар. Баян классы укучысы Әмир Гәбделхаков тамашачыларга баянда матур көйләрен уйнады. Яшь талантларыбызның чыгышы мөслимлеләргә бик ошады.
-
Мастер-класс для отдыхающих в оздоровительном лагере "Лесная страна"/ "Урман иле"сәламәтләндерү лагеренда ял итүчеләр өчен мастер-класс 27.06.2022

Каждую неделю преподаватели Муслюмовской детской школы искусств проводят мастер-классы в оздоровительном лагере "Лесная страна". 27 июня преподаватель отделения духовых инструментов Рунар Шаяхметов провел мастер-класс на тему «Секреты игры на курае и особенности пользы для здоровья». С отдыхающими были проведены ритмические упражнения игры на курае, также Рунар Расихович рассказал о положительном влиянии курая на здоровье.
Һәр атна саен Мөслим балалар сәнгать мәктәбе укытучылары "Урман иле" сәламәтләндерү лагеренда мастер-класслар үткәрәләр. 27 июнь көнне тынлы уен кораллары бүлеге укытучысы Рунар Шәяхмәтов «Курайда уйнау серләре һәм сәламәтлек өчен файдалы үзенчәлекләре» дигән темага мастер-класс үткәрде. Рунар Расихович ял итүчеләр белән курайда ритмик күнегүләр үткәрелде, шулай ук курайда уйнауның сәламәтлеккә уңай йогынтысы турында сөйләде.
-
«Свеча памяти»/ «Хәтер шәме» 23.06.2022

22 июня 1941 года - скорбный день, разрушивший судьбы целого народа страны, нескольких поколений людей, и Великая Отечественная война, длившаяся 1412 дней и ночей, навечно раной в сердцах многих. Эта рана не заживает и не уменьшается. И грустные, тяжелые воспоминания, написанные кровью на сердце, - в сердцах тех, кто испытал эти тревожные годы на своих плечах. В глазах-слезы, в душе — вечная печаль, вечная тоска. 22 июня мы, сотрудники Муслюмовской школы искусств, в восемь часов вечера приняли участие в церемонии зажжения свечи памяти в мемориальном комплексе. Пусть наши сердца будут спокойны, пусть никогда не увидят беды войны. Мы всегда в долгу перед теми, кто самоотверженно защищал нашу страну и пал на полях сражений, которых мы никогда не забудем.
1941 елның 22 июне тулы бер ил халкының, берничә буын кешеләренең язмышын җимергән хәсрәтле көн, аның дәвамы булган 1412 көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышы бик күпләрнең күңел түрендә мәңгелек яра булып сулкылдый. Төзәлми дә, кимеми дә бу яра. Йөрәккә кан белән язылган моңсу, кайгылы, авыр хатирәләр дә бу хәвефле елларны үз җилкәсендә татыганнарның күңел түрләрендә. Күзләрдә — яшь, күңелләрдә — мәңгелек үкенеч, мәңгелек сагыш. Ил-көннәребезнең имин булуын, бу дәһшәтле елларның кабатланмавын теләп, 22 июнь көнне без, Мөслим сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре дә кичке сәгать сигездә мемориаль комплекста хәтер шәмен кабызу чарасында катнаштык. Күкләребез тыныч булсын, сугыш афәтләрен беркайчан да күрергэ язмасын. Гомерлэрен аямыйча илебезне саклаучылар һәм яу кырында ятып калучылар алдында без мәңге бурычлы, аларны без беркайчан да онытмасак иде.
-
День памяти и скорби/ Хәтер һәм кайгы көне 22.06.2022

Сегодняшний день на календаре отмечен как День памяти и скорби. 22 июня началась Великая Отечественная война, унесшая много жизней, оставившая множество семей без отца и мужа. Прошло уже много лет. Но мы ежегодно чтим память тех, кто пожертвовал собой ради великой победы. И в этом году муслюмовцы собрались на митинг в парке воинской славы района. На митинге принял участие и коллектив Муслюмовской детской школы искусств. На митинге выступил оркестр духовых инструментов под руководством Рунара Шаяхметова.
Бүгенге көн календарьда Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә. 22 июнь көнне күп гаиләләрне әтисез калдырып, күп гомерләрне өзгән Бөек Ватан сугышы башлана. Күп еллар үтте инде. Әмма без ел саен Бөек Җиңү өчен үз-үзләрен корбан иткән кешеләрне искә алабыз. Быел да Мөслимлеләр районның хәрби дан паркында митингка җыелдылар. Бу чарада Мөслим балалар сәнгать мәктәбе коллективы да читтә калдмады, Рунар Шәяхмәтов җитәкчелегендәге тынлы уен кораллары оркестры чыгыш ясады.













