Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Банковская, 61 |
Телефон: | +7 (85556) 2-43-35 |
E-Mail: | roo.mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" Муслюмовского муниципального района РТ |
Руководитель: | Хабибуллина Лилия Ягдиевна |
Новости образования
18 сентябрь көнне Мөслим үзәк китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган китап укучылар конференциясе узды.
Опубликовано: 19.09.201818 сентябрь көнне Мөслим үзәк китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган китап укучылар конференциясе узды. Конференцияне Мөслим районы туган тел укытучылары һәм укучылар үткәрде. Мөслим лицее укытучылары тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясадылар. Укучылар балалар өчен язылган шигырьләрен укыдылар, Р.Миңнуллин сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкардылар. Китапханә хезмәткәрләре шагыйрьнең вакытлы матбугатта басылган язмалары белән таныштырдылар, әдипнең китапларыннан күргәзмә тәкъдим иттеләр. Конференциянең кунагы Татарстанның атказанган укытучысы, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов каләмдәше Р.Миңнуллин белән бәйле истәлекләр сөйләде, иҗат үзенчәлекләренә тукталды. Шулай ук шагыйрьнең яңа китапларына күзәтү ясалды, китап укуга һәм шагырь иҗатына кызыксыну уяту максатыннан укучыларга буктрейлер тәкъдим ителде.
К списку новостей