Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Банковская, 61 |
Телефон: | +7 (85556) 2-43-35 |
E-Mail: | roo.mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" Муслюмовского муниципального района РТ |
Руководитель: | Хабибуллина Лилия Ягдиевна |
Новости образования
28 нче март көнне Мөслим районы мәгариф идарәсе планы һәм нигезләмәсе нигезендә чираттагы республикакүләм IV “Фоат Садриев укулары” узды.
Опубликовано: 29.03.201728 нче март көнне Мөслим районы мәгариф идарәсе планы һәм нигезләмәсе нигезендә чираттагы республикакүләм IV “Фоат Садриев укулары” узды. Укуларның макстаы: Мөслим төбәге әдипләре, күренекле шәхесләрнең иҗатын өйрәнү һәм пропагандалау иде. Әлеге укуларда “ТАТМЕДИА” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы “Мәгариф” журналы һәм Татарстан Республикасы Язучылар Союзы белән берлектә үткәрелде. Бәйрәмдә “Мәгариф” журналының баш мөхәррир урынбасары Ришат Каюмов, бүлек мөхәррире Мидхәт Садыйков, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары Фоат Садриев, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Роза Хәбибуллина, Факил Сафин (Чаллы), Әлфия Ситдыйкова (Чаллы), Әсгать Сәләхов (Әлмәт), Миңзифа Әхмәтшина (Әлмәт), Илдус Гыйләҗев (Азнакай), Чаллы дәүләт педагогия университеты профессоры Әнвәр Шәрипов, КФУ Алабуга институты доценты Фәридә Габидуллина һәм башкалар катнашты.
Укуларда республиканың төрле районнарыннан килгән 58 укучы, 22 укытучы, 6 секциягә бүленеп, үзләренең фәнни эшләрен, презентацияләрен тәкъдим иттеләр. Җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга “Мәгариф” журналы әзерләгән дипломнар, кыйммәтле бүләкләр, сертификатлар тапшырылды.
К списку новостей