Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Меллятамакская начальная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423976, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Мелля-Тамак. ул. Кооперативная д. 27б |
Телефон: | 89372993063 |
E-Mail: | Smell.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Меллятамакская НОШ" |
Руководитель: | Хусаенова Гульнара Голусовна |
Год основания учреждения: | 1967 |
У нас учатся: | 7 учащихся, 9 воспитанников |
У нас учат: | 2 учителя, 2 воспитателя. |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Меллятамакская начальная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
"Сезнең даннар мәңгелек" дип исемләнгән очрашу 05.05.2022
Бөек Җиңүнең 77 еллыгын патриотик рәвештә каршылау, ил тынычлыгы, азатлыгы өчен үз гомерләрен биргән авылдашларны искә алу, аларның данын мәңгеләштерү максатыннан укучылар тыл ветераннары белән очрашу оештырды. Н.Асты авылында гомер итүче Әлфинур Мирзаян кызы, Фәһимә Габдрахман кызы, Рәкибә Сәрвәр кызы белән әңгәмә оештырылды, алар да үз теләкләре, хатирәләре белән уртаклаштылар.
-
Тыл ветераннары белән очрашу 03.05.2022
Җиңүнең 77 еллыгын каршылап, укучылар М. Тамак, Н. Асты авылылларында гомер итүче тыл ветераннарында кунакта булдылар. Аларга үзләре әзерлэгэнконцерт номерларын күрсәттеләр, котлауларын җиткерделәр.
-
Чисталык икеайлыгында актив катнашабыз 27.04.2022
Чисталык икеайлыгы кысаларында, дәресләрдән сон вакытны бушка уздырмыйча, укучылар һәм мәктәп коллективы авыл урамнарындагы чүпләрне җыйдылар, махсус капчыкларга тутырып, чүп машинасына чыгардылар
#чисталыкикеайлыгы
#чистамөслим
#чистаавыл
#меллятамакскаянош -
Туган тел көне 26.04.2022
Туган тел көнен билгеле үттек. Мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган чарада укучылар, мәктәпкәчә төркемдә тәрбияләнүче балалар Тукай шигырьләрен сөйләделәр, кызыклы уеннарда катнаштылар, урманнан килгән "Шүрәле" нең биремнэрен үтәделәр. Чара ахырында "Туган тел" жырын хор белән башкардылар.
-
Территорияне чистарту буенча субботник оештырылды 23.04.2022
Укучылар, мәктәпкәчә тәрбия алучы балалар, коллектив хезмәткәрләре белән берлектә мәктәп территориясе кыштан калган чүптән арындырылды.
-
Туган як табигатенә сәяхәт... 21.04.2022
Мәктәпкәчә төркемдә тәрбияләнүчеләр туган ягыбызның табигатен күзәттеләр, беренче чәчәкләр белән таныштылар, хәрәкәтле уеннарда катнашып сәламәтлекләрен ныгыттылар.
-
Гала-концертта катнашу 20.04.2022
"Яшь бөреләр-2022" районкүләм талантлы балалар фестиваленең йомгаклау концертында башлангыч сыйныф укучыларыннан торган "Тамчы" бию төркеме катнашу хокукы алды. Алар "Лошкари" биюен тәкъдим иттеләр. Төркем 3 дәрәҗәдәге диплом, истәлекле бүләкләргә лаек булды.
-
Урок цифры. Быстрая разработка приложений 16.04.2022
Ученики начальных классов были на обучении по быстрой разработке приложений. После завершения обучения всем выдали сертификаты
-
"Яшь бөреләр" район фестиваленең сайлап алу турында катнашу 13.04.2022
"Яшь бөреләр" район фестиваленең сайлап алу турында катнашып укучылар уңышлы чыгыш ясадылар. Алар күрсәткән биюләр гала концертта чыгыш ясау хокукы алдылар.
-
12 апрель - Космонавтика көне 12.04.2022
1961 нче елның 12 апрелендә совет космонавты Юрий Гагарин “Восток-1” космик корабында “Байконур” космодромыннан старт алган һәм дөньяда беренче кеше булып Җир шарын урап очкан. Космоста очу вакыты 1 сәгать 48 минут дәвам иткән.
СССР Югары Советы Президиумының 1962 нче елның 9 апрелендәге указы нигезендә Советлар Союзында 12 апрельдә Космонавтика көне билгеләп үтелә башлый. Шул уңайдан укучылар һәм мәктәпкәчә тәрбия алучы балалар белән мәгълүмат сәгате оештырылды. Авыл китапханәчесе Л. Игошева аларны Юрий Гагаринның укытучысы булган, безнең якташыбыз Никон Романович Егоров белән таныштырды. Космоска кагылышлы мультфильмнар күрсәтелде