МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида "Кубэлэк" Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, РТ, с.Муслюмово, ул. Кооперативная, д. 166/1 |
| Телефон: | +7(855)-563-90-02 |
| E-Mail: | DKub.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кубэлэк" |
| Руководитель: | Карамова Гульназ Рустамовна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 100 |
| У нас учат: | 13 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида "Кубэлэк" Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
03.04.2018

Тиздән җылы яклардан кошлар кайтыр.Шуңа күрә "Күбәләк" балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме балалары кошлар турында күбрәк белергә,өйрәнергә тырышалар.Менә бүген дә без кошлар турында сүз алып бардык:күчмә кошларны кышлаучы кошлардан аерырга өйрәндек, аларның туклану ысуллары белән таныштык һ.б. Эшчәнлегебез бик тә күңелле үтте.
-
Мы рисуем 30.03.2018

Рисуем овощи и фруктыс детьми средней группы МБДОУ "Кубэлэк" с целью закрепления основных цветов и прилагательных "большой" и "маленький"
-
Абый-апалардан өйрәнәбез 30.03.2018

Бүген "Күбәләк" балалар бакчасының уртанчылар төркеме балаларына мәктәпкә әзерлек төркеме балалары янәдән кунакка керде.Зур абый-апалары кечкенәләрне очкычлар ясарга өйрәттеләр.Кунаклар тагы килергә сүз бирделәр.
-
30.03.2018

Лепка в подготовительной группе "Конек-Горбунок" МБДОУ "Кубэлэк" .Дети познакомились с содержанием произведения.Им было интерсно узнать о приключениях Ивана.
"Күбәләк" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Н.Ершовның шигъри әкияте "Конек-Горбунок" белән таныштылар.Андагы тылсымлы Тутый Кош,зур балык аларда зур кызыксыну уятты.Иванның дустын пластилиннан әвәләп ясадылар.
-
"Фоат Садриев укулары-2018" 30.03.2018

Татмедиа "АҖ филиалы - "Мәгариф" журналы Мөслим муниципаль районының мәгариф идарәсе Татарстан Язучылар берлеге оештырган V нче Республикакүләм "Фоат Садриев укулары-2018" чарасында "Күбәләк" балалар бакчасы тәрбиячеләр актив катнашты.Педагоглар якташ язучылар иҗатына багышланган чыгышлар ясап, төрле дәрәҗәдәге диплом һәм серификатларга ия булдылар. Тәрбиячеләребезгә алдагы эшләрендә дә уңышлар телибез!
Сегодня воспитатели МБДОУ "Кубэлэк" участвовали в V республиканском мероприятии "Чтения Фоата Садриева-2018", организованной филиалом АО "Татмедиа"- журналом "Магариф" , Управлением образования Муслюмовского района,Союзом Писателей Республики Татарстан.Педагоги выступили с докладами об известных писателях и поэтах Муслюмовского района и были награждены сертификатами и дипломами разной степени.Желаем воспитателям дальнейших творческих успехов!
-
Традицион булмаган алымнар кулланып эшлибез 29.03.2018

"Күбәләк" балалар бакчасының уртанчылар төркеме балалары белән традицион булмаган алымнар кулланып,кояш ясадык.Салават күпер,Болыт,Яңгыр,Кояшның якын дуслары икәненә төшендек.Сары төскә өстенлек биреп, сары Куянны сары лимон белән сыйладык.
-
Индивидуаль эш 28.03.2018

"Күбәләк" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән индивидуаль эш.Хәреф һәм иҗекләр кассасы ярдәмендә хәрефләрне өйрәнеп, искә төшереп, аларны дөрес атарга өйрәнәбез.Бу балаларның хәтер һәм фикерләүләрен үстерә.
В МБДОУ "Кубэлэк" индивидуальная работа с детьми подготовительной к школе группы по изучению букв.Дети закрепляют графическое изображение букв, учатся составлять слова.Касса букв и слогов очень помогает при изучении букв.
-
"Мир хороших манер и доброты" 27.03.2018

В МБДОУ "Кубэлэк" в рамках проектной работы "Мир хороших манер и доброты" дети подготовительной группы работают с мнемотаблицами.Тема "Разговор по телефону"
"Күбәләк" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары мнемотаблицалар ярдәмендә "Телефоннан сөйләшү" серләренә төшенәләр.Башта тәрбияче таблицаны аңлата, аннан балалар рәсемне дәфтәрләренә ясыйлар, такта янына чыгып сөйлиләр.Дәфтәрләрен өйләренә алып кайтып, әти-әниләрен таныштыралар.
-
"Юл билгеләре иленә сәяхәт" 27.03.2018

"Күбәләк" балалар бакчасының зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар даими рәвештә юл йөрү кагыйдәләрен һәм юл билгеләрен кабатлап торалар.Бүген дә балалар белән юл белән юл бтллгеләре турында белемнәрен камилләштерү максатыннан, "Юл билгеләре иленә сәяхәт" исемле уен-викторина үткәрелде.Соңыннан "Юл әлифбасы" исемле мультфильм карадык.
-
Нәүрүз Мөбәрәкбад! 23.03.2018

Бүген "Күбәләк" балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме булып узды. Гореф-гадәтләребезне искә төшерү, яшь буында рухи байлыкны баету максатыннан бәйрәм иртәсендә балалар бүлмәдән-бүлмәгә йөреп, “нәүрүз” әйтеп, йомырка, ярма җыеп йөрделәр. Аннан бәйрәмгә Яз кызы-Нәүрүзбикә килде. Ул Кыш бабай белән төрле ярышларда ярышты.Балаларыбыз яз турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр,уеннар уйнадылар.Бәйрәмебез бик күңелле узды.
Әйдә,кояш,сип нурыңны,
Кызганма бер дә,
Зур бәйрәм,күңелле бәйрәм
Нәүрүз бүген бездә!



