Муниципальное бюджетное учреждение «Центр внешкольной работы»
Визитная карточка
Адрес: | 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул. Гагарина, д.11 |
Телефон: | +7(855)-562-60-12;+7(855)-562-58-98 |
E-Mail: | ayaz.b@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБУ "ЦВР" |
Тип УДО: | Многопрофильные |
Руководитель: | Бадртдинов Аяз Камилевич |
Год основания учреждения: | 2006 |
У нас учатся: | 259 |
У нас учат: | 8 |
Награждение
Күңелле очрашу
Опубликовано: 13.02.201413 март көнне Мәктәптән тыш эшләр үзәгендәге “Цифровое фото һәм видео” түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар районыбызның мәгълүмати редакция үзәгендә экскурсиядә булып кайттылар.Әлеге үзәктә корреспондент булып эшләүче Алиса Латыйпова балаларны бик җылы кабул итте. Ул радиостудия, телевидение эшчәнлеге белән таныштырды. Телеоператор Илдар Фәтхиев Мөслим телевидениесенең ничек барлыкка килүен, тапшыру әзерләүнең барлык нечкәлекләрен аңлатты. Балалар сюжетның ничек барлыкка килүе, оператор һәм дикторның телевидениедәге роле белән кызыксындылар. Алиса Латыйпова балаларны журналистларның эшчәнлеге белән дә таныштырды. Балалар газетаның безнең кулга килеп кергәнче нинди этаплар үтүен зур игътибар белән тыңладылар. Бу очрашудан түгәрәктә йөрүче балалар бик канәгать калдылар.
К списку новостей