Муниципальное бюджетное учреждение «Центр внешкольной работы»
Визитная карточка
Адрес: | 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул. Гагарина, д.11 |
Телефон: | +7(855)-562-60-12;+7(855)-562-58-98 |
E-Mail: | ayaz.b@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБУ "ЦВР" |
Тип УДО: | Многопрофильные |
Руководитель: | Бадртдинов Аяз Камилевич |
Год основания учреждения: | 2006 |
У нас учатся: | 259 |
У нас учат: | 8 |
Награждение
Яңа ел сыннарына конкурс нәтиҗәләре.
Опубликовано: 25.12.2013Җиһанның барлык почмакларында, бар дөньяга иске елга йомгак ясалып, яңа елга планнар корыла. Чөнки бөтен кешелек яңа 2014 нче елны каршы алырга әзерләнә.
Яңа ел балалар күңелендә матур һәм кабатланмас бәйрәм булып истә калсын өчен мәгариф учреждениеләрендә алдан ук планнар төзелде. Мәгариф бүлеге тарафыннан белем бирү учреждениеләренә үз территорияләрендә кардан сыннар ясау бурычы куелды һәм конкурс игълан ителде.
23-24 декабрь көннәрендә махсус комиссия эшләргә нәтиҗә ясады. Әлеге бәйгегә һәр коллектив үзенчә якын килгән. Кайсы гына белем бирү учреждениесенә килеп керсәң дә Кыш бабай белән Кар кызы серле карашлары белән сине каршы ала. Яңа елның мул күчтәнәчләрен төягән җигүле атлар, менә-менә чабып китәрдәй булып җилкенеп басып торалар.
Шунысы куанычлы, әлеге бәйгедән бер генә мәктәп тә читтә калмады. Алар кардан ясалган төрле сыннарга күмелделәр. Мөслим лицее, Мөслим, Әмәкәй, Баек, Үрәзмәт, Тойгелде, Иске Карамалы, Михайловка, Шуган, Симәк урта, Октябрь, Метрәй төп гомуми белем бирү мәктәпләре җитәкчеләре әлеге бәйгегә аеруча җаваплы караганнар. Әмәкәй урта мәктәбе укучылары ясаган фигуралар үзе бер сихри дөньяны хәтерләтә. Зурлыклары белән дә берсеннән -берсе калышмыйлар. Баек урта мәктәбенең аккошлары гына да ни тора! Әлеге җирлектәге балалар бакчасы ясаган ат сынын бер дә боздан ясалган димәссең. Әйтерсең лә урамнан кергән дә, ял итәргә яткан. Аның янында балалар шуар өчен кечкенә шугалак та ясап куйганнар. Үрәзмәт урта мәктәбе укучыларының хезмәтләре дә мактауга лаек. Үзе бер композиция. Нинди генә фигуралар юк анда! Яңа елның бөтен матурлыгын чагылдырып торган әлеге сыннарга җан гына җитми.
Коллективларның зурлыгын, сыннарның үлчәмнәрен, саннарын, матурлыгын һәм иң мөһиме билгеле бер тематикага туры килүен исәпкә алып, конкурс комиссиясе урыннарны түбәндәгечә билгеләде:
Урта һәм төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында:
1 урын- Әмәкәй урта мәктәбе
2 урын-Мөслим,Үрәзмәт урта , Октябрь төп гомуми белем бирү мәктәпләре
3 урын- Мөслим лицее, Тойгелде, Күбәк, Баек , Симәк урта мәктәпләре.
Балалар бакчалары арасында:
1 урын
Баек авылы балалар бакчасы һәм Мөслимнең “Карлыгач”балалар бакчасы.
2 урын
Иске Вәрәш һәм Иске Карамалы балалар бакчалары.
3 урын
Сал.Мухан, Баланны һәм Вәрәшбаш балалар бакчалары.
К списку новостей