Муниципальное бюджетное учреждение «Центр внешкольной работы»
Визитная карточка
Адрес: | 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул. Гагарина, д.11 |
Телефон: | +7(855)-562-60-12;+7(855)-562-58-98 |
E-Mail: | ayaz.b@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБУ "ЦВР" |
Тип УДО: | Многопрофильные |
Руководитель: | Бадртдинов Аяз Камилевич |
Год основания учреждения: | 2006 |
У нас учатся: | 259 |
У нас учат: | 8 |
Награждение
Бүген "Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә" икенче ел рәттән робототехника буенча республикакүләм "РобоКвест" ярышы узды.
Опубликовано: 17.11.2023Бүген "Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә" икенче ел рәттән робототехника буенча республикакүләм "РобоКвест" ярышы узды. Квестта Татарстанның 9 районыннан килгән 15 командадан 60 укучы көч сынады. Ярышлар башлаганчы катнашучыларны Мөслим районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Бәдретдинова Марина Ранас кызы, Мөслим муниципаль районы мәгариф идарәсе начальнигы Хәбибуллина Лилия Ягди кызы сәламләделәр. Квест шартлары буенча һәр команда үз роботларын төзеп килде. Ярыш 2 номинациядә узды “Дистанцион рәвештә йорүче роботлар” һәм “Автоном роботлар”.
Киеренке ярыш нәтиҗәсендә җиңүчеләр билгеле булды:
“Дистанцион рәвештә йорүче роботлар” номинациясе
«Лабиринт» сынавы
1 нче урын - Халилов Булат, Арча районы;
2 нче урын - Сахипгараев Айзат, Мөслим районы;
3 нче урын - Назмутдинов Самат, Азнакай районы.
«Собери мячи» сынавы
1 нче урын - Капкаев Динис, Азнакай районы;
2 нче урын - Максутов Камиль, Мөслим районы;
3 нче урын - Хафизов Аяз Азатович, Азнакай районы.
«Сумо» сынавы
1 нче урын - Хакимзянов Булат, Арча районы;
2 нче урын - Галимянов Раиль, Актаныш районы;
3 нче урын - Фазлыев Наиль, Мөслим районы.
“Автоном роботлар” номинациясе:
«Шорт-Трек» сынавы
1 нче урын - Хакимзянов Булат, Арча районы;
2 нче урын - Ямалова Азалия, Актаныш районы;
3 нче урын - Фархутдинов Фархад, Азнакай районы;
Камандалар нәтижиләре:
1 нче урын – «Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе» командасы, Арча районы;
2 нче урын - Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең «Офык» командасы, Мөслим районы;
3 нче урын – "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесенең «РобоСила» командасы, Актаныш районы.
Барлык командаларга да ярышта катнашу турында сертификат һәм истәлек сувенирлары тапшырылды. Җиңүчеләр кубоклар, медальләр, дипломнар һәм призлар белән бүләкләнде.
Источник: МБУ "ЦВР" Муслюмовского района РТ
К списку новостей