Муниципальное бюджетное учреждение «Центр внешкольной работы»
Визитная карточка
Адрес: | 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул. Гагарина, д.11 |
Телефон: | +7(855)-562-60-12;+7(855)-562-58-98 |
E-Mail: | ayaz.b@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБУ "ЦВР" |
Тип УДО: | Многопрофильные |
Руководитель: | Бадртдинов Аяз Камилевич |
Год основания учреждения: | 2006 |
У нас учатся: | 259 |
У нас учат: | 8 |
Награждение
Бүген мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе базасында гади самолет модельләрен очырту буенча “Тыныч күк өчен рәхмәт!” дип аталган районкүләм чара оештырылды.
Опубликовано: 28.04.2022Бүген мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе базасында гади самолет модельләрен очырту буенча “Тыныч күк өчен рәхмәт!” дип аталган районкүләм чара оештырылды. Бу чараның төп максаты – укучыларны техник иҗатның бер төре булган авиамодельләштерү юнәлешенә тарту, гади самолет модельләрен үзләштерү, очкычларның аэродинамика нигезләрен гамәлдә сынап карау. Ярышта гомуми белем бирү мәктәпләре белән бергә Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең “Башлангыч техник модельләштерү” берләшмәсендә шөгыльләнүче укучылардан торган командасы да көч сынашты. Катнашырга теләк белдереп барлыгы 8 мәктәп заявка бирде. Өч укучыдан торган команда үзләре белән самолетлар ясап алып килделәр. Сынаулар берсе артыннан берсе булды. Командалар очкычларны мишеньга тидерүдә, еракка очыртуда һәм һавада озак вакыт очып баруда ярыштылар. Этапларның нәтиҗәсе маршрут кәгазенә язып барылды. Ярыш азагында очколар саналды һәм җиңүчеләр билгеле булды. Гран-прига Әмәкәй мәктәбенең “Стрижи” командасы,беренче урынга мәктәптән тыш эшләр үзәгенең “Офык” командасы,икенче урынга Олы Чакмак укучылырының “Сокол” командасы һәм Михайловка мәктәбенең “Штурмовик” командасы өченче урынга лаек булды. Шәхси беренчелектә һәр категориядән иң яхшы уенчылар ачыкланды. “Мишеньга тидерү” категориясендә Кәрим Нафиков, “Ераклыкка очыртуда” Айгиз Шамс, “Һавада озак очып туру”да Вильдан Шайдуллинга тиңнәр булмады. Призлы урынны алучыларга Мәгариф идарәсе һәм мәктәптән тыш эшләр үзәгенең мактау кәгазьләре, катнашкан һәр командага сертификат тапшырылды.
Источник: МБУ "Центр внешкольной работы"
К списку новостей