• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное учреждение «Центр внешкольной работы»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул. Гагарина, д.11
Телефон: +7(855)-562-60-12;+7(855)-562-58-98
E-Mail: ayaz.b@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБУ "ЦВР"
Тип УДО: Многопрофильные
Руководитель: Бадртдинов Аяз Камилевич
Год основания учреждения: 2006
У нас учатся: 259
У нас учат: 8

Награждение

Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында "Волонтерлык хәрәкәте-хәзерге заман баласының нәтиҗәле социализациясе нигезе» дигән темага педагог-оештыручылар семинары уздырылды.

Опубликовано: 20.04.2022

Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында "Волонтерлык хәрәкәте-хәзерге заман баласының нәтиҗәле социализациясе нигезе» дигән темага педагог-оештыручылар семинары уздырылды. Семинар барышында Ф.Садриев музеена экскурсия оештырылды. Экскурсоводлар язучының тормыш юлы, иҗаты, сәхнә әсәрләре белән таныштырдылар. Темага туры китереп, ике команда педагоглар арасында “21 гасыр волонтерлары” дигән квест-уен үткәрелде, җиңүчеләр билгеләнде. Быел данлыклы пионериянең оешканына 100 ел тула. Шушы датага бәйле рәвештә укучылар “Пионериягә 100 ел” дип аталган тантаналы сбор күрсәттеләр. Пионерларның гимны булган “Взвейтесь кострами” җырын башкарып, барабан кагып, быргы кычкыртып башланган сбор бик күпләрне балачак елларына алып кайтты. Чарага кунак итеп чакырылган ветеран-укытучыларның чыгышын һәр кеше зур игътибар белән тыңлады. Мәктәпнең педагог-оештыручысы Миннур Нәгыймова  “Мәктәптә волонтерлык хәрәкәтен үстерү” дигән темага чыгыш ясады. Балалар тәкъдим иткән җырлы-биюле “Мич котлау” дип аталган театральләштерелгән күренеш 40-50 еллар элек булган чорларга алып кайтты.  Йомгаклау сүзе белән мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Наилә Сәлахова чыкты. Ел дәвамында эшләнгән эшләргә йомгак ясалды, бәйгеләрнең нәтиҗәләре белән таныштырылды. Уку елы башында ук «Балалар хәрәкәте буенча иң яхшы методик эшләнмә» конкурсына старт бирелгән иде.  Бәйгенең лауреатларына мәгариф идарәсе һәм мәктәптән тыш эшләр үзәгенең мактау кәгазьләре, һәр катнашкан педагогка сертификат тапшырылды.


Источник: МБУ "Центр внешкольной работы"

К списку новостей