Муниципальное бюджетное учреждение «Центр внешкольной работы»
Визитная карточка
Адрес: | 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул. Гагарина, д.11 |
Телефон: | +7(855)-562-60-12;+7(855)-562-58-98 |
E-Mail: | ayaz.b@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБУ "ЦВР" |
Тип УДО: | Многопрофильные |
Руководитель: | Бадртдинов Аяз Камилевич |
Год основания учреждения: | 2006 |
У нас учатся: | 259 |
У нас учат: | 8 |
Награждение
Гадәттәгечә быел да “Брейн-ринг” уеннарына старт бирелде
Опубликовано: 25.01.2022Гадәттәгечә быел да “Брейн-ринг” уеннарына старт бирелде. Беренчеләрдән булып төп гомуми белем бирү мәктәпләре очрашты. Ярышта төрле сәбәпләр аркасында дүрт мәктәп катнаша алмады. Алты команда узара көч сынашты. Интеллектуаль ярыш биш турдан торды. Турда иң аз балл җыйган мәктәп уеннан төшеп кала торды. Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынга Мари Бүләр төп гомуми белем бирү мәктәбенең “Ритм” командасы лаек булды. Икенче урында Баланны укучыларының “Умники” командасы һәм пъедесталның өченче баскычын Әмәкәй мәктәбенең “Импульс” командасы яулады. Җиңүче командаларга Мәгариф бүлеге һәм Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең дипломнары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Моннан тыш уен дәвамында “Иң актив укучы” номинациясендә җиңүчеләр ачыкланды. Мари Бүләр мәктәбеннән З. Мирсалихова, Салавыз Муханнан А. Шәвәлиев Мактау кәгазьләренә һәм истәлек бүләгенә лаек булдылар.
Источник: МБУ "Центр внешкольной работы"
К списку новостей