Муниципальное бюджетное учреждение «Центр внешкольной работы»
Визитная карточка
Адрес: | 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул. Гагарина, д.11 |
Телефон: | +7(855)-562-60-12;+7(855)-562-58-98 |
E-Mail: | ayaz.b@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБУ "ЦВР" |
Тип УДО: | Многопрофильные |
Руководитель: | Бадртдинов Аяз Камилевич |
Год основания учреждения: | 2006 |
У нас учатся: | 259 |
У нас учат: | 8 |
Награждение
Пионер Сабан туе
Опубликовано: 20.05.2013
Пионер Сабан туе
Мөслим районында Татарстан варислар берлеге актив эш алып бара. Варислар – пионерларның иң яхшы традицияләрен дәвам итүчеләр. Варислар ел дәвамында төрле конкурс- бәйгеләрдә, смотр- фестивальләрдә катнашып призлы урыннар яулыйлар. Уку елы дәвамында ирешелгән уңышларга 19 май – Пионерия туган көндә йомгак ясала. Быел әлеге чара Нарат Асты авылы янында урнашкан “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагеры территориясендә оештырылды.
Бәйрәмгә һәр мәктәптән иң актив варислар, педагог-оештыручылар, мәктәп җитәкчеләре чакырылды. Бәйрәм кунаклары булып район башлыгы Р.Р.Хәбипов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Р.Җ.Солтанов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Л.Х.Бариев килделәр. Шулай ук чарада пионерия ветераннары Рәмилә Дәүләтова, Фәнисә Гыйлметдинова, Наилә Сөләйманова катнаштылар.

Тантаналы өлештән соң, актив укучыларны, уң флангтагы дружиналарны, “Куркынычсыз көпчәк” ярышында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Бәйрәмне җәяүле туризм ярышлары дәвам итте, бивак конкурсы, пионер җырларын иң оста башкаручыларны ачыклау булды. Туризм ярышларында 1 урынны Сал.Мухан мәктәбе командасы яулады. 2 урында Олы Чакмак , 3 урынны Симәк мәктәбе командасы алды. Җиңүче командаларга мәгариф бүлегенең мактау грамоталары, истәлек бүләкләре тапшырылды. Пионер Сабан туе җыр-биюләр, күңелле уеннар белән дәвам итте. Һәр катнашкан укучыга Сабан туй бүләге тапшырылды.

К списку новостей