• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное учреждение «Центр внешкольной работы»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул. Гагарина, д.11
Телефон: +7(855)-562-60-12;+7(855)-562-58-98
E-Mail: ayaz.b@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБУ "ЦВР"
Тип УДО: Многопрофильные
Руководитель: Бадртдинов Аяз Камилевич
Год основания учреждения: 2006
У нас учатся: 259
У нас учат: 8

Награждение

Очкычлар ярышы

Опубликовано: 11.03.2021

Бүген Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан гади самолет модельләрен очырту  буенча  “Тыныч күк өчен рәхмәт” дип аталган районкүләм чара оештырылды. Бу учараның төп максаты – укучыларны техник иҗатның бер төре булган  авиамодельләштерү юнәлешенә тарту, гади самолет модельләрен үзләштерү, очкычларның аэродинамика нигезләрен гамәлдә сынап карау.  Ярышта гомуми белем бирү мәктәпләре белән бергә Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең “Техник  модельләштерү” берләшмәсендә шөгыльләнүче укучылардан торган командасы да көч сынашты. Катнашырга теләк белдереп барлыгы 10 мәктәп заявка бирде.  Өч укучыдан торган команда үзләре белән самолетлар ясап алып килделәр. Сынаулар өч урында бер үк вакытта башланып китте. Командалар очкычларны мишеньга тидерүдә, еракка очыртуда һәм һавада озак вакыт очып баруда ярыштылар. Этапларның нәтиҗәсе маршрут кәгазенә язып барылды. Ярыш азагында очколар саналды һәм җиңүчеләр билгеле булды. Беренче урынга Мөслим гимназиясенең “Гимназистлар” командасы чыкты, икенче урынга Әмәкәй укучылырының “Адреналин” командасы лаек булды. “Стрижи” исемле Рус.Шуган мәктәбе командасы өченче урынны яулады. Призлы урынны алучыларга Мәгариф идарәсе һәм мәктәптән тыш эшләр үзәгенең мактау кәгазьләре, катнашкан һәр командага сертификат тапшырылды.


Источник: МБУ "Центр внешкольной работы"

К списку новостей