Муниципальное бюджетное учреждение «Центр внешкольной работы»
Визитная карточка
Адрес: | 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул. Гагарина, д.11 |
Телефон: | +7(855)-562-60-12;+7(855)-562-58-98 |
E-Mail: | ayaz.b@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБУ "ЦВР" |
Тип УДО: | Многопрофильные |
Руководитель: | Бадртдинов Аяз Камилевич |
Год основания учреждения: | 2006 |
У нас учатся: | 259 |
У нас учат: | 8 |
Награждение
Фестиваль “Дәрестән соң”
Опубликовано: 03.05.2016Мәктәптән тыш эшләр системасында эшләүчеләр өчен 1 май бәйрәме быел бик үзенчәлекле булды. “Мизгел” яшьләр үзәге бу көнне үз территориясен Мәктәптән тыш эшләр үзәгенә тапшырган иде. Биредә иртәдән җанлылык хөкем сөрде. Өстәмә белем бирү берләшмәләренең “Дәрестән соң” фестивале район мәктәпләреннән эстетик-сәнгать юнәлешендәге 19, техник юнәлештәге 7 түгәрәкне мәйданга җыйган иде. Фестивальнең ел саен уздырылып килүче “21 гасыр кулибиннары” белән бер көнне оештырылуы бәйрәм өстенә бәйрәм булды. Традиция буларак, районара кулибиннар бәйрәменә Азнакай, Сарман районнарыннан да яшь уйлап табучылар килгән иде.
Бәйрәм концерт номерлары белән башланып китте. Анда район мәктәпләрендә эшләп берләшмәләрдә шөгыльләнүче кызлар-малайлар үз һөнәрләрен күрсәттеләр. Ике сәгатьтән артык алар мөслимлеләрне җыр, бию, нәфис сүз белән үзләренә каратып тоттылар. Бу вакыт эчендә мәйданда җыелган халык ярминкәдә тәкъдим ителгән кулдан ясалган эшләнмәләрне карап, күңеленә хуш килгәннәрен сатып алды. Шунысы игътибарга лаек: өстән явып торган яңгыр бер генә минутка туктамаса да, аңа карап , бәйрәмне ташлап кайтып киткән кеше булмагандыр, мөгаен. Нинди генә эшләнмәләр юк иде анда: шамаилдән башлап, бәйләгән, теккән, чиккән, үргән әйберләр, тозлы камырдан ясалган сыннар, төрле материалдан әзерләнгән картиналар... Кешенең фантазиясенең байлыгына исең китәрлек!
Халык “Без – мөслимлеләр!” дип исемләнгән күргәзмә янында бигрәк тә озаккарак тукталды. Әлеге район дәрәҗәсендә узган конкурста мәктәп укучылары Мөслим йөзен чагылдыручы сувенирлар эшләделәр. Иң үзенчәлекле эшләнмәләргә мәктәптән тыш эшләр үзәгенең мактау грамоталары һәм сертификатлар тапшырылды. Беренче урынга Баек төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Ислам Сруретдинов (җитәкчесе Рамил Баянов) лаек булды һәм 1000 сумлык сертификат белән бүләкләнде. Икенче урында - Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгылләнүче Фәнзил Закиров (җитәкчесе – Лилия Нафикова), өченче урында Рафаэль Шәйгәрдәнов (лицей, Касыйм Әмиров).
“21 гасыр кулибиннары” яшь уйлап табучылар бәйгесендә велосипедтан “ГАЗ-2016” исемле педальле дүрт тәгәрмәчле автомобиль ясаган Үрәзмәттән Газинур Шәйгәрдәнов (Гүзәлия Шәйгәрдәнова) җиңү яулады. Сүз уңаеннан, Газинур күптән түгел генә республика күләмендә узган әлеге бәйгедә үз яшь категориясе буенча беренче урынны алып кайткан иде инде. Башлангычта укуына кармастан, инде берничә ел дәвамында әлеге төр бәйгедә катнашкан Газинур презентация вакытында сорауларга уверенно җавап бирде. Михайловка урта мәктәбеннән Рөстәм Закировның да (Марат Габидуллин) бу беренче генә көч сынавы түгел икән. Быел ул мотоциклны модернизацияләгән. Өченче урында – мотоциклны квадроцикл итеп үзгәрткән Баек мәктәбе укучысы Илья Горячев (Рамил Баянов).
Түбән Табын укучыларының аеруча активлыгын билгеләп үтү кирәктер: Фәрит Вәлиев җитәкчелегендә алар дистәдән артык хезмәт җимешләрен конкурска тәкъдим иттеләр.
Техник күргәзмә, кагыйдә буларак, ир-егетләрне үзенә тарта. Бу юлы да яңа төр җайланмалар алып килүчеләр үз хезмәт җимешләре турында сорау белән мөрәҗәгать итүчеләргә кат-кат сөйләделәр. Жюри иң үзенчәлекле эш дип Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Раил Баһауовның (Назыйм Габделхәев) гаҗәеп мичен тапты. Икенче урынга Сарман аграр колледжы филиалы студент Дамир Утябаев (Евгений Басорин) лаек булды. Өченче урында – Сарман районыннан Раушан Солтанов (Шамил Нәҗметдинов).
Фестиваль – агымдагы елда мәктәпләрдә эшләп килүче берләшмәләргә йомгак ясау да булды. Мөслим урта мәктәбенең “Шамаил” берләшмәсе җитәкчесе Гөлназ Җәлилова, беренче урынны яулап, мәктәптән тыш эшләр үзәгенең мактау кәгазе белән бүләкләнде. Икенче урында – Күбәк урта мәктәбенең “Салават күпере” берләшмәсе, җитәкчесе Гөлнара Вәлиева. Өченче урында- Михайловкадан “Күңелле уенчык” берләшмәсе, җитәкчесе Рәмилә Сәрвәрова.
Источник: Центр внешкольной работы
К списку новостей