• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное учреждение «Центр внешкольной работы»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул. Гагарина, д.11
Телефон: +7(855)-562-60-12;+7(855)-562-58-98
E-Mail: ayaz.b@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБУ "ЦВР"
Тип УДО: Многопрофильные
Руководитель: Бадртдинов Аяз Камилевич
Год основания учреждения: 2006
У нас учатся: 259
У нас учат: 8

Награждение

«Урман иле» яңара

Опубликовано: 28.04.2016

“Урман иле” стационар-сәламәтләндерү лагеры быел җәйне аеруча түземсезлек белән көтә, чөнки анда тулаем яңару процессы бара. Ел башыннан корпусларда, ашханәдә капиталь ремонт  башланган иде. Заман таләпләренә җавап бирердәй итеп төзекләндерелгән, яңартылган биналарда балалар  үзләрен иң яхшы санаторийда ял иткән кебек сизәрләр,дип ышанабыз. Һәр корпуста душ, бәдрәф урнаштырылган. Бүлмәләр якты һәм комфортлы. Бассейнсыз җәйне күз алдына китерү мөмкинме? Юк, әлбәттә! Күчмә бассейн малайлар-кызларга имин су коену өчен менә дигән мөмкинлек булачак! 

Лагерьның беренче “Яңарыш” сменасы “Җәй безнең белән башлана, җәйгә һәркем шатлана!” девизы астында 10 июньнән 30 июньгә кадәр булачак. Билгеләнгән положение нигезендә анда бюджет сферасында эшләүчеләрнең балалары ял итәчәк. Ата-аналар взносы 2207,10 сум күләмендә билгеләнде. Смена дәвамында кызыклы урыннарга экскурсияләр, күренекле шәхесләр белән очрашулар, түгәрәк җитәкчеләре белән төрле юнәлешләрдә мастер-класслар оештыру планлаштырыла. Агымдагы елның Россия киносы елы булуын истә тотып, кинофильмнар күрсәтеләчәк. Сюрприз буларак сакланган кызыклы тамашалар да бар, әлбәттә. Путевка алу мәсьәләсе буенча белешмәләр өчен телефон: 2-60-12. Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры урынбасары Равилә Шәрифуллина  -89179388154 , методист Илиза Закирова – 89172272049.

 


Источник: Центр внешкольной работы

К списку новостей