Отдел образования МКУ «Управление образования исполнительного комитета муниципального образования города Казани" по Кировскому и Московскому районам»
Визитная карточка
Адрес: | 420095, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Восстания, д. 82 |
Телефон: | приемная 8(843)223-23-75 (внутр. 812) |
E-Mail: | mosedu@bk.ru; OtdelObr.KM@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Отдел образования МКУ «Управление образования исполкома МО города Казани" по Кировскому и Московскому районам» |
Руководитель: | Соркина Жанетта Ваисовна |
Новости района
Городской конкурс «Көз сылуы Сөмбелә”
Опубликовано: 13.11.2023Татар халкының мәдәни кыйммәтләренә, гореф – гадәтләренә, милли йолаларына мәхәббәт тәрбияләү, балаларның милли үзаңын үстерү максатында 13 нче ноябрьдә Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия базасында Бөтендөнья татар хатын-кызларының “ Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Казан бүлеге башкалабызның шәһәр мәгариф идарәсе белән берлектә “Көз сылуы Сөмбелә” шәһәр бәйгесенең йомгаклау этабын үткәрде. Чарада район бәйгеләрендә җиңгән шәһәр мәктәпләренең 5-6 нчы сыйныф укучы кызлары катнашты.Алар җыр-биюдә генә түгел, ә милли гореф-гадәтләребезне, традицияләребезне белүдә көч сынаштылар, кул эшләренә осталыкларын күрсәттеләр. Киров районының “189 нчы куп профильле гимназия “Заман” укучысы Нургалиева Илүзә “Иң тырыш кыз” , ә Мәскәү районының “М.С. Устинова исемендәге 102 нче гимназия” укучысы Гильфанова Айзилә “Ягымлы кыз” номинациясендә җиңү яуладылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
К списку новостей